Логотип Казан Утлары

Саҗидә Сөләйманова исемендәге XVIII әдәби премияне тапшыру кичәсеннән фоторепортаж

17 октябрь 2025 - 13:27
6523
0
0

15 октябрьдә Әлмәт татар драма театры бинасында Саҗидә Сөләйманова исемендәге XVIII әдәби премияне тапшыру тантанасы узды.

Бүләкләү тантанасы традицион рәвештә театр артистлары әзерләгән күренешләр белән ачылды. Биредә Саҗидә Сөләйманова шигырьләре заманча укылышта тәкъдим ителде. Шулай ук шагыйрә шигырьләренә иҗат ителгән, халык күңеленә үтеп кергән җырлар яңгырады. Резеда Төхвәтуллина, Алмас Хөсәенов, Сәйдә Мөхәммәтҗанова тамашачыларны үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр.

Бүләкләнүчеләрне һәм тамашачыларны «Татнефть» акционерлык җәмгыяте генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Ринат Мамин, Саҗидә Сөләйманованың улы Әнвәр Маликов, Татарстан Язучылар берлеге рәисенең урынбасары Дания Нәгыйм, «Татнефть» Хәйрия фондының «Рухият» нәшрият эшчәнлеге программасы җитәкчесе Алинә Мостафина һәм башкалар котлады.

Төп бүләк ияләре итеп Ольга Иванова, Рифә Рахман һәм Равил Сабыр билгеләнде.

Әлеге чарадан фоторепортаж тәкъдим итәбез.

Фотолар авторы – Артем Зайцев.

Галерея

Нет комментариев