«Казан утлары» редакциясе хезмәткәрләре Кайбычта «Шигъри тәлгәшләр» әдәби берләшмәсе әгъзалары белән очрашты
Чараны район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова сәламләве белән ачылып китте. Ул район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның әлеге чарада үзенең дә катнашырга теләге булганын, әмма Мәскәүгә командировкага китүе сәбәпле, җае чыкмауга үкенечен җиткерде.
«Миләшкәй» Кайбыч балалар бакчасында тәрбияләнүче кызчыклар – Фирүзә, Әмирә һәм Милана Рафис Корбанның шигырьләрен яттан сөйләде. Фәридә Низаметдинова Кайбычлыларның җырлы сәламнәрен тапшырды.
Шуннан чараны алып баручы Гөлсем Гарәфетдинова сүзне Казан кунакларына бирде.
Баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриев журнал, аның тарихы, бәйгеләр, язучылар турында сөйләде һәм Кайбыч районы әдәби берләшмәсе иҗатчылары хакында җылы сүзләрен әйтте.
«Казан утлары» журналының бүлек мөхәррире Рафис Корбан, күңеле нечкәреп, үзенең Кайбыч кияве булуы, ничек бирегә мәрхүмә хатыны Әлфия ханым һәм кызлары белән кайтып йөрүләрен бәян итте. Аннан үзенең әдәби иҗатка килү тарихы, дөнья күргән китаплары, тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыргач, төп мәсьәләгә – Кайбыч әдәби берләшмәсендә шигырьләре басылган иҗатчыларга күчте, әсәрләре басылган авторларга журналлар өләште.
Бүлек мөхәррире Фәнил Гыйләҗев үзенең шигырьләрен сөйләп, аеруча өметле һәм яшь берләшмә әгъзаларының «Яңа исемнәр» рубрикасында да мәйдан тоту мөмкинлеге хакында әйтте.
Җәмилә Сәгыева җитәкчелегендәге берләшмә әгъзалары үзләре дә шигырьләрен яңгыратты, иҗатлары белән таныштырды.
Бөтендөнья татар конгрессының Кайбычтагы вәкиле, озак еллар район башлыгы урынбасары булып эшләгән Рәмис Хәялиев Тукайның Камил Мотыйгый белән дуслык тарихы хакында сүз тотты. Ул Тукайның күп шигырьләренә көйне Мотыйгый иҗат иткән дигән гипотезаны да алга сөрде.
Кайчандыр хезмәт юлын «Казан утлары» журналында башлаган шагыйрә, Галия Кайбицская музее җитәкчесе Чулпан Камалиева Казан кунакларын төп чаралар тәмамлангач, музейны күрсәтте.
Фото: Фәнил Гыйләҗев
Нет комментариев