Логотип Казан Утлары

«Яңа исем» иҗат лабораториясе кысаларында Балык Бистәсенә сәяхәт

15 июля 2024 - 12:32
73
0
1

«Яңа исем» иҗат лабораториясенә йөрүче яшьләр, проект остазлары, язучылар халык шагыйре, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Равил Фәйзуллин туып үскән Балык Бистәсе районының Балтач (Юлсубино) авылында булып кайтты. Биредә Равил Фәйзуллин үзенең туган нигезе, авыл мәктәбендә урнашкан музей-салоны һәм «Күгәрчен» чишмәсе белән таныштырды.

«Яңа исем» әдәби мәктәбе «Татмедиа» АҖ, ТР Язучылар берлеге һәм Татарстан китап нәшрияты белән берлектә, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.

Ленар Гобәйдуллин фотолары

Галерея

Нет комментариев