Олы юлның... узылганы
Тормышта кеше һәрдаим, кайчак үзе дә аңламастан, ике юл чатында – сайлау алдында кала. Андый чакларда дөрес юнәлеш алу өчен үз тәҗрибәң, белемең, сизгерлегең белән беррәттән, читтән килгән киңәш тә бик ярдәм итә. «Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын», ди бит халык.
Тормышта кеше һәрдаим, кайчак үзе дә аңламастан,
ике юл чатында – сайлау алдында кала. Андый
чакларда дөрес юнәлеш алу өчен үз тәҗрибәң,
белемең, сизгерлегең белән беррәттән, читтән килгән
киңәш тә бик ярдәм итә. «Юлга чыксаң, юлдашың
үзеңнән яхшы булсын», ди бит халык. Гомеренең
күп өлешен төзелеш тармагына багышлаган Илгиз
Шакир улы Хәлимовның тормыш юлында да яхшы,
киң күңелле кешеләр шактый.
Тумышы белән Чүпрәле районы Иске Чокалы
авылыннан ул. Сугыштан имгәнеп кайткан әтисенә,
колхоз эше белән йорт мәшәкатеннән бушамаган әнисенә
булышу өчен 13 яше тулар-тулмас ул да кул арасына керә.
Һөнәрләрнең төрлесен үзләштерә. Ындыр табагында йөк
машиналарын бушата, элеваторга ашлык ташырга да
туры килә аңа. Сигезенчедә укыган Илгизгә мәктәпнең
комсомол оешмасын җитәкләү йөкләнә. «Кышкы бер
көнне авылдан 85 чакрым ераклыкта урнашкан Буага район конференциясенә барырга
туры килде. Пөхтә киенгән, төрле темаларга аралашкан шулкадәр кешене тәүге тапкыр
шунда күрдем, алар кебек эшлекле буласы килү теләге уянды», – дип искә ала ул
чакларны героебыз. Тик юл газабы гына гүр газабына әйләнә яза. Кире кайтканда утырган
тракторлары ватылып, кышкы төндә җәяүлегә күчкән комсомол вәкилләре аздан гына
юлда туңып калмыйлар. Мең бәла белән күрше авылга кайтып кунган сәяхәтчеләрнең
иң яше – ундүрт яшьлек Илгиз иртәгәсе көнне дәресләрдән соң мәктәп җыелышында
конференциядә катнашуы хакында хисап тота. Мишәр үҗәтлегенә кушып, алынган
эшен җиренә җиткереп башкарырга кирәк дигән уй аның күңелендә шулай кечкенәдән
тәрбияләнә.
Шул ук үҗәтлеге, тырышлыгы аңа, җил-яңгырга карамыйча, күрше Аксу авылына
йөреп укуын дәвам итәргә булыша. Ә менә мәктәпне тәмамлаганнан соң егетнең
югары белем алу теләге уяна. Монда да бәхетле очрак ярдәмгә килә. Хайван авыруы
таралмасын дип, карантинга ябылган авыл капкасын армиядән кайткан күрше егете
Вазыйх «ача»: икеләнеп йөргән Илгизгә үзе белән башкалага китәргә тәкъдим итә.
Казанга илтә торган юллар җиңел генә булмый, әлбәттә. Әнисенең хәер-фатихасын
алган егетләр төн уртасында җәяүләп Ульян ягына чыгып китә. «Туган авылымнан
40 чакрым ераклыкта урнашкан Нагаткино авылына барып җиткәндә, кояш шактый
югары күтәрелгән иде инде», – дип искә төшерә Илгиз әфәнде. Бераз ял итеп алганнан
соң, егетләр автобус белән Ульянга, аннан поездга утырып, Казанга юл ала.
Һәр кешенең үз язмышы, үз бәхете кулларында, диләр. Илгиз Шакир улы
да нәкъ шул сүзләрне кабатлый. Язмышны Аллаһы Тәгалә язса да, кайсы юлны
сайлау – кешенең үз эше. Башкала урамнарында хозурланып йөргән егетләр, үзләре
дә сизмәстән, трамвай тукталышына килеп чыга, һәм бераздан аның ишекләре Казан
инженер-төзелеш институты янында ачыла. Тик гариза тапшыру вакыты тәмамланган
була инде. «Иртәгә беренче имтихан», – дип каршы ала аларны кабул итү комиссиясе
әгъзалары. «Шактый киеренке сөйләшкән чакта яныбызга олы яшьтәге бер абзый
туктап, ни булганын сорады. Укырга керер өчен 40 чакрым җәяү килдем, ә мине
Замандашыбыз
177
кире боралар, дидем. Әллә жәлләде, әллә үҗәтлегемә исе китте, Аллаһының рәхмәте
белән, хезмәттәшләренә иң аз гариза кергән автомобиль юллары факультетына
документларымны кабул итәргә, шулай ук тулай торактан урын бирергә кушты».
Ә икенче көнне математикадан язма эшен «бишле»гә тапшырган Илгиз берничә
көннән «Беренче курска кабул ителде» дигән язу белән авылга кайтып төшә. Шулай
да чын студент булыр өчен паспортлы булырга, моның өчен өметле, эшчән яшьләрне
колхозда калдырырга омтылган рәис белән шактый тарткалашырга туры килә. Бу
мәсьәлә дә үзен аңлаучы, бер уйда булучы укытучысы ярдәме белән чишелә.
Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый, диләр. Авыл кешесе дә, кайда
гына яшәвенә карамастан, эшсез тора алмый. Илгиз дә укудан бушаган арада спорт
белән шөгыльләнә (тимераякта шуу буенча 3 нче разряд ала), каравылда тора, сөт
ташучы булып эшли. Җәйге ялларда, имтиханнарны иртәрәк тапшырып, авылга
әнисенә булышырга ашыга, стройотрядта хезмәт итә. Әнисенә, аның янында калган
энесе белән сеңлесенә ярдәм итә алганына Илгиз әфәнде үзе дә сөенә.
Кулына югары белемле белгеч дипломын алган Илгизне исә КамАЗ төзелешенә
җибәрәләр. Чаллының гөрләп үскән чоры, эшләргә, үзеңне күрсәтергә менә дигән
мөмкинлекләр бар. Шулай килеп чыга да: хезмәт юлын гади мастердан башлаган Илгиз
Шакир улы Хәлимов ике завод, биш төзелеш идарәсен берләштергән трестның техник
директоры дәрәҗәсенә ирешә. Кама Аланы атом станциясен төзүдә, Әрмәнстанның
Ленинакан шәһәрен торгызуда катнаша. Һәр җирдә дә үз тирәсенә фикердәшләрен,
уртак эш өчен көчен кызганмаучыларны туплый. Хезмәтенә күрә бөтенсоюз, федераль
дәрәҗәдәге рәхмәт хатларына, мактау кәгазьләренә лаек була. «Бу юлны сайлаганыма
бер дә үкенмим. Нинди генә авырлыклар килгәндә дә, янымда ныклы терәгем булган
Алсуыма да рәхмәт», – ди ул.
Илгиз әфәнде үз тормышындагы юлларны төрлечә уза: җәяүләп тә, поезд,
автобус белән дә, самолётка утырып та. Шулай да юллардан битәр, шунда очраткан
кешеләрне якын күрә ул. «Алар йә гыйбрәт, йә үрнәк, йә яңалык. Рәхмәт әйтеп кабул
итәргә кирәк», – ди героебыз. Шуңа күрә дә Казанга чакыру алган Илгиз Шакир улы
икеләнеп тормый, Алсуы белән киңәшләшә дә башкалага кайтырга ният кыла. Башта
Казначылык департаментында, соңрак «Главтатдортранс» оешмасында эшли. Аңа
кадәр туплаган тәҗрибәсен яшьләр белән уртаклаша, кулланылышка кертелә торган
объектларны кабул итүдә башлап йөрүчеләрдән була. Илгиз ага бүген дә хезмәттәшләре
белән элемтәне өзми. Аның зирәк фикере, төпле киңәшләре гел кирәк.
– Шунысы сөенечле: коллектив ышанычлы кулларда. Директор Эдуард Юрьевич Данилов
оешманың инде лаеклы ялда булган ветераннарын онытмый, hәрдаим кайгыртучанлык
күрсәтеп яши, республикабыз юлларының төзеклеге сагында торган бүгенге белгечләрне
дә яхшы эш шартлары белән тәэмин итә, хезмәтләренә хөрмәт күрсәтә.
Лаеклы ялга чыккач та тик утырмый ул: Алсу ханым белән бакчада мәш килә,
кыз-улларына оныклар тәрбияләшергә булыша. Гомере буе туплаган китапханәсенә,
3-4 дистә ел элек дөнья күргән басмаларга карап исең китәр. Әле менә бишенчедә укыганда
мавыккан иҗат өлкәсенә әйләнеп кайткан: кулына кабаттан каләм алган. «Яшьрәк чакта
эштән бушаган чакта, уй-фикерләремне, күргәннәремне кәгазь битенә төрткәли бара идем,
хәзер шуларны барлыйм», – ди ул, елмаеп. «Тормыш юлы» («Дорога длиною в жизнь»)
автобиографик китабын бастырып чыгарган. Оныклары белән бергәләшеп, балачак
хатирәләренә нигезләнеп язылган «Бүре хәтере» («Волчья память») җыентыгын басмага
әзерләп яткан чаклары.
Улы Айрат әтисе һөнәрен сайлаган, кызы Земфира банкта эшли. Шул рәвешле,
Хәлимовларның язмышына әйләнгән юл йомгагы үз җаена тәгәрәвен дәвам итә...
"КУ"09, 2022
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев