Логотип Казан Утлары
Замандаш

НӘФИС ЗАТНЫҢ КӨЧЛЕ ҖИЛКӘСЕ

Бүгенге көндә хатын-кызларның җитәкче урыннарда эшләве беркемне дә гаҗәпләндерми. Киресенчә дә әле. Дилбегәне үз кулларына алып, тормышның төрле өлкәләрендә уңышка ирешкән туташ-ханымнарга сокланып карыйбыз.

Бүгенге көндә хатын-кызларның җитәкче урыннарда эшләве беркемне дә гаҗәпләндерми. Киресенчә дә әле. Дилбегәне үз кулларына алып, тормышның төрле өлкәләрендә уңышка ирешкән туташ-ханымнарга сокланып карыйбыз.

Шундыйларның берсе – бүгенге героебыз Раилә Хисмәтуллина Теләче районындагы «Нәүрүз» авыл хуҗалыгы кооперативын җитәкли. Кукмара районының гүзәл табигатьле Югары Шәмәрдән авылында туып үскән Раилә Нәкыйп кызына сала тормышының бөтен яклары таныш. Әти-әнисенең алны-ялны белмичә колхозда тир түккәнен күреп үссә дә, язмышын авыл белән бәйләргә курыкмый ул. Мәктәпне тәмамлаганнан соң нинди һөнәр сайлыйм дигән сорау да тумый – республика һәм ил агросәнәгать комплексы өчен берничә дистә мең белгеч әзерләгән Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына юл тота Раилә Нәкыйп кызы.

Бүгенге көнгә җитәкче ирешкән уңышларның иң зурысы дип, ул җитәкләгән «Нәүрүз» авыл хуҗалыгы кооперативын атарга була. Әлеге кооперативта сиксәнгә якын кеше эшли. Авыл җирлегендә шулкадәр эш урыны булдыру – үзе үк уңай күрсәткеч. Шуның өстенә җитәкче моннан берничә ел элек заманында район брендына әйләнгән май җитештереп, әмма банкротлыкка чыккан сөт-май комбинатын торгызырга алына.

– Предприятиене ачып җибәргән чакта дәүләт тарафыннан бирелгән грантлар нык ярдәм итте, – дип сөйли ул бүген. – Алар ярдәмендә ташландык заводны ремонтладык, алдынгы технологияләргә нигезләнгән, заманча җиһазлар сатып алдык, чистарту корылмасы төзедек, үз эшләренең осталары булган белгечләрдән, эшчеләрдән торган хезмәт коллективы тупладык. Элеккеге завод ябылгач, чит районнарга эш эзләп киткәннәр дә кире үзебезгә кайтты. Шунысы сөенечле: күбесе – яшьләр.

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате тармагы белән сүздә генә түгел, гамәлдә таныш Раилә Хисмәтуллина сыр, май базарының бөтен нечкәлекләрен өйрәнә. Аның таркалган җитештерү объектларын эшләтеп җибәрү һәм аларга яңа җиһазлар алып, яңа технологияләр кертеп, аякка бастыру тәҗрибәсе дә бар. Авыл кызы булуы да файдага гына: биредәге тормышны, сала кешеләрен, аларның психологиясен яхшы белә. Кечкенәдән авыл хезмәтен белеп, танып һәм яратып үскән, үз көченә, үз кулларына һәм белеменә ышана торган җитәкче белән эшләве кул астындагылар өчен дә ышанычлы күрсәткеч.

– Үз алдыбызга башкалар өчен үрнәк булу максатын куйдык. Шуңа күрә Польша, Испания, Белоруссиядә урнашкан заводларга барып, аларның эш тәҗрибәсен өйрәнеп кайттык. Шуның нәтиҗәсендә иң яхшы агрегатлар сатып алдык, алдынгы эш оештыру алымнарын гамәлгә керттек.

Уңышның тулы бер команда хезмәтенә бәйле булуына нык инанган кеше Раилә Нәкыйп кызы. Аның фикеренчә, коллективта аерым бер бригада гына аерылып, беренче урынга чыга, башкалардан яхшы булып күренә алмый. Шуңа күрә дә ул үз тирәсенә оста һәм җаваплы белгечләрне туплаган, алар арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне җайга салган. Бу да үз нәтиҗәсен бирә – эшләрендә өзеклек туганы юк.

Социаль-икътисади үсеш ягыннан караганда, шундый зур җитештерү предприятиесе барлыкка килү – район өчен дә зур вакыйга. Бер яктан, район бюджетына өстәмә салым кертемнәре килсә, икенче яктан җирле халык үзендә җитештерелгән ризык белән туклана. Заводта тәүлеккә җиде тонна ярым каты сыр, бер тонна сыер мае җитештерелә. Кулланучылар ихтыяҗын төрле яклап канәгатьләндерү йөзеннән күптән түгел эретелгән сыр цехы ачылган. Бу да – «Нәүрүз» кооперативы өчен тагын бер әһәмиятле адым. Беренчедән, әлеге цех калдыкларсыз эшләү мөмкинлеге тудырса, икенчедән, төрле тәмдәге сырларның ассортиментын киңәйтергә мөмкинлек биргән.

Теләчедә ясалган сыр сәүдә нокталарына барып җиткәнче яки кибет киштәсенә «менеп кунаклаганчы», сыйфат билгесе алу өчен берничә кат тикшерү уза. Иң әүвәл аны мастер тикшерә. Продукцияне сәүдә нокталарына һәм кибет киштәләренә җибәрү өчен машиналарга төягәндә май һәм дымлылык күләме билгеләнә, органолептик (төсе, исе, тәменә карап) бәяләмә бирелә.

– Барлык технологик этапларда да биредә җитештерелә торган сөт продукциясенең сыйфаты, санитар культура ныклы контроль астында. Бу исә, үз чиратында, кулланучыларга чын мәгънәсендә тәмле, файдалы, натураль продукт тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә, – ди җитәкче, горурланып.

Сыйфатлы сырның фәкать югары сыйфатлы сөттән генә ясалганын һәркем яхшы аңлый. Шуңа күрә дә кооператив ышанычлы җирле сөт җитештерүчеләр, шулай ук уткүршеләр – Кукмара, Саба һәм Арча районнары фермерлары белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Предприятиедә чималның сыйфатын ныклы контрольдә тотучы өч лаборатория эшләп килә. Сөтнең сыйфаты физик-химик күрсәткечләр буенча стандартларга туры килүе, майлылыгы, тыгызлыгы һәм башка төрле үзенчәлекләре аша билгеләнә. Сөтне кабул иткәндә, аның санитар микробиологик халәтенә зур игътибар бирелә. Биредә бер генә килограмм сөт тә ветеринария хезмәте белешмәсеннән башка кабул ителми. Төрле тәмләткеч өстәмәләр, майлар куллану турында сүз дә була алмый.

Теләче продукциясе Татарстан шәһәр һәм районнарына, шулай ук Мәскәү, СанктПетербург, Екатеринбург, Түбән Новгородка һәм Россиянең башка бик күп төбәкләренә озатыла. Продукциянең сатып алучылар арасындагы популярлыгының сере исә алдынгы технологияләр белән беррәттән, биредә эшләүчеләрнең җан җылысы, эшне ярату хисләре кушылып җитештерелгән булуындадыр, мөгаен.

Уңышка омтылган, моның өчен бар тырышлыгын куеп эшли торган һәм соңгы нәтиҗәнең уңышлы булачагына нык ышанган Раилә Нәкыйп кызын яңа гына үз эшен башлап җибәрергә уйлаучыларга үрнәк итеп күрсәтәсе килә. Аның бетмәс-төкәнмәс энергиясенә, һәр яңалыкны җентекләп өйрәнеп, кирәк дип тапкан очракта үз эшенә кертеп җибәрергә омтылуына күпләр соклана.

– Хезмәткәрләрем, безнең продукцияне кулланучылар алдында җаваплылык тоям, – ди әңгәмәдәшем.

Шуңа күрә коллективта хезмәт хакына бәйле мәсьәлә күтәрелми дә. Ул төгәл билгеләнгән көнне бирелә. Шулай ук хезмәткәрләргә һәм район халкына уңайлы булсын өчен, үзләре җитештергән сөт ризыклары белән беррәттән, киштәләрендә Кукмара икмәге, кулинария ризыклары, печенье, кәнфит ише башка тәм-томнарны күрергә мөмкин булган фирма кибете дә ачканнар. Эштән соң әллә кая барып, азык-төлек эзләп йөрисе юк. Күптән түгел генә ашханәле дә булганнар. Монысы да хезмәткәрләрне кайгырту, ял вакытын дөрес итеп оештыруга кайтып кала.

Ял дигәннән, вакыты никадәр генә тыгыз булса да, героебыз китап укырга, үзен рухи һәм физик яктан формада тотарга тырыша. «Китап бит ул – тормыш көзгесе. Нинди генә сюжетлы әсәр укырга алынсаң да, тормыштагы хәлләр белән аваздаш була ул. Күпмедер вакыт борчып йөргән сорауларга геройлар сүзе аша җавап табу да файдага гына», – ди җитәкче.

Һәрдаим яңалыкка омтылу, авырлыкларга бирешмичә максатыңа тугры калу, ирешкән уңышның тәмен тоеп яшәү – болар барысы да Раилә Нәкыйп кызына хас сыйфатлар. «Татар эшмәкәре нинди була?» дип сораучыларга нәкъ Раилә Хисмәтуллинаны мисал итеп китерү урынлы булыр, мөгаен.

 

"КУ" 03,2022

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев