ЯНЫП-БАЛКЫП ЯШӘҮЧЕ ФӘРИД МИҢНЕӘХМӘТОВ
Татар халкы, кайда гына яшәсә дә, милләтебез йөзенә тап төшерми, аның киләчәге өчен көч-хезмәт куеп, сокланырлык эшләр башкарып, башкаларны да шул эшләргә илһамландырып яши белә.
Татар халкы, кайда гына яшәсә дә, милләтебез йөзенә
тап төшерми, аның киләчәге өчен көч-хезмәт куеп,
сокланырлык эшләр башкарып, башкаларны да шул
эшләргә илһамландырып яши белә. Яңа танышым Фәрид
абый Миңнеәхмәтов һәм аның гаиләсе белән аралашканнан
соң моңа кабат инандым. Бүгенге көндә Фәрид абый
гаиләсе белән Свердловск өлкәсе Березовский шәһәрендә
гомер кичерә, «Березовский рудник» оешмасында шахтёр
булып эшли. Моннан тыш, Свердловск өлкәсендә Милли
көрәш федерациясе башлыгы да ул. Тумышы белән
Пермь якларыннан. Бу якларга ничек килеп урнашты
икән дисезме? Бәлки Урал тауларының гүзәллеге гашыйк
иткәндер аны? Хәер, язмыш адәм баласын кайларда гына
йөртми бит... Гомер йомгагын сүтеп, Фәрид абыйның
язмышы белән дә якыннан танышыйк әле.
Фәрид абый 1959 елда Пермь өлкәсе Октябрь районының Янапай татар авылында өч
балалы гаиләдә иң олысы булып дөньяга килгән. Авылга Казан ягыннан килгән татарлар
нигез салган, диләр. Мондагы борынгы каберлекләр 17 нче гасырга карый. Өлкәннәр
сөйләвенә караганда, бу урыннарга беренче тапкыр өч карт килеп урнашкан була. Янапай
бабай исеме белән бәйле Янапай авылы барлыкка килгән булса, икенче бабай Кашку
авылына нигез салган, ә өченчесенеке онытылган дип сөйлиләр. Тирә-ягында сазлык
булганга күрә, элек Янапай авылын Саз авылы дип тә йөрткәннәр икән. Фәрид абыйның
әтисе колхозда тракторчы, әнисе сыер савучы булган. Шушы җирлектә белем алып,
Фәрид абый 1978 елда армия cафына алына. 1980 елда армия хезмәтеннән кайткач, озак
та тормый, үз авылының иң матур, чибәр кызы – классташы Гөлсирәгә тәкъдим ясый.
Бик тәвәккәл, үҗәт була яшь егет. Армиядән генә кайткан егеткә Гөлсирә тиз ризалык
белдерә. Риза булмый кара, буе дисәң, буе, матурлыгы дисәң, матурлыгы – мондый
баһадир, җитмәсә көрәшче дә егетне тормыш иптәше итеп сайлаганга бүгенге көнгә
кадәр шатланып туя алмый Гөлсирә апа. Свердловск өлкәсенә беренче булып Фәрид
абый барып төпләнә. Совхозда эшкә урнашкач, гаилә фатирлы да була. Аннары Гөлсирә
апаны да Урал якларына алып килә. Свердловскида техникум тәмамлап, Фәрид эретеп
ябыштыручы булып эшкә урнаша. Соңгы ун елда шахтада ремонт бригадасында хезмәт
куя. Еракларга китеп төпләнсә дә, тамырларын онытмыйлар Миңнеәхмәтовлар. «Шөкер,
туган нигезебез бар. Янапайда туган-тумачаларыбыз яши. Туган якларга сукмагыбыз
суынмый. Кайтып, нәсел дәвамчыларыбыз белән аралашып яшибез, – ди Фәрид абый.
– Балаларыбыз Руслан белән Гөлнара да, бүгенге көндә тормышта үз урыннарын табып,
җәмгыятьтә кирәкле, файдалы эштә эшлиләр. Гаиләнең тамырлары нык булса, киләчәге
дә якты. Балаларыбыз йөзебезгә кызыллык китермәде. Үзебез алар өчен үрнәк булып
яшәдек. Алты бөртек оныгыбыз – кызларыбыз бар. Карт әти, карт әни дип өзелеп
торалар. Алар килүенә Гөлсирә милли ризыклар әзерләп тора. Кыстыбый, бәлешләрне
яратып ашыйлар». Әле үзләренең хуҗалыклары да бар. Яшелчә, җиләк-җимеш, бәрәңге
үстереп, бакча эшләре белән дә шөгыльләнергә яраталар икән.
Шахта эше – авыр хезмәт. Ләкин татар халкы эштән куркып кала торганнардан
түгел. Тарихка күз салсак та, милләттәшләребез, бәхет эзләп, Донбасс, Кузбасс,
Урал якларына шахтада эшләргә чит җирләргә чыгып киткән бит. Фәрид абый эшли торган «Березовский рудинк» оешмасы исә Уралда файдалы казылмалар чыгаручы иң борынгы шахта булып санала. 1745 елда барлыкка килгән предприятие 279 ел
дәвамында илебезне кыйммәтле чимал белән тәэмин итә. 712 метр тирәнлектә казу
эшләре алып бару, ай-һай, җиңел эш түгел. Җир асты юлларының озынлыгы да
25 чакрым. Замана белән бергә атлап, монда яңа технологияләр өйрәнелә, кулланыла.
Березовский шәһәрендәге күп кенә милләттәшләребез дә биредә эшли икән.
«Җитәкчебез Фәрит Нәбиуллин – үзебезнең кеше. Татарстаннан ул. Татар милләте өчен
җаны-тәне белән янып, тырышып эшләүче шәхес. Башкарган эшләренең исәбе-хисабы
юк. Кайсы гына өлкәне алма, бар җирдә дә ярдәм итүче олы йөрәкле кеше. Ишеген
шакып кергән берәүне дә кире борып чыгармый, ярдәм итә. Без аңа бик рәхмәтле. Ул
безнең Березовский шәһәре татарларын берләштереп торучы дисәм дә, артык булмас», –
ди аның адашы Фәрид абый, җитәкчесе белән горурланып.
Язмам герое Фәрид Миңнеәхмәтовның көрәш белән мавыгуы турында алдан әйткән
идем инде. Свердловск өлкәсендә 30 елдан артык Көрәш федерациясе эшләп килә. «Мин
үзем көрәш белән 9 сыйныфта укыганда шөгыльләнә башладым. Күп тапкырлар Сабантуй
батыры, төрле ярышларда җиңүче булдым. Җиңүләремнең санын әйтә алмыйм инде. Хәзер
дә, Аллаһка шөкер, көрәшәм. Үзебезнең Березовский шәһәре егетләрен көрәш серләренә
төшендерәм. Тренировкаларны элек спорт комплексында оештыра идем. Фәрит Нәбиуллин
ярдәме белән аерым биналы булдык. Укучыларым Свердловск, Россия һәм Бөтендөнья
чемпионатларында призлы урыннар яулый. Аларның җиңүләре мине тагын да тырышыбрак
эшләргә этәрә, канатландыра. Көрәш бит ул спорт төре генә түгел, ул – тормыш мәктәбе.
Килеп туган авырлыкларны җиңеп, алга барырга өйрәтә. Спортчыларны да тырышырга,
бирешмәскә, кыенлыклар алдында сыгылып төшмәскә, бары тик алга барырга кирәк дип
өйрәтәм. Биредә төрле милләт вәкилләре шөгыльләнә. Татар, башкорт, рус, үзбәк, таҗик –
көрәш мәйданы безне берләштерә. Безнең шәһәрдә татар көрәше зур үсештә. Әлбәттә,
ярдәм итүчеләребез – спонсорларыбыз бар. Андый шәхесләр булганда милләтебез дә яши
әле», – ди әңгәмәдәшем.
Свердловск өлкәсендә иганәчеләр милләт өчен берсен-берсе уздырып ярдәм
итәргә ашкынып кына торалар икән. «Сапфир» фәнни-җитештерү берләшмәсе
генераль директоры Ришад Серажетдинов та шундыйлардан. «Татар көрәше Фәрид
Миңнеәхмәтовның канына сеңгән. Бу спорт төренә ул теләсә кемне гашыйк итә ала.
Тырышлыгы, максатчан булуы белән ул күпләргә үрнәк. Көрәш белән шулкадәр
мавыгуы, шәһәребез яшүсмерләрен дә шул юнәлештә тәрбияләргә тырышуы мактауга
лаек. Без аңа һәрвакыт теләктәш», – ди Ришад Галям улы. Свердловск өлкәсе законнар
чыгару җыелышы депутаты, «Эшмәкәрлек» партпроектының төбәк координаторы
Абзалов Альберт Феликс улы да Фәрид абыйның тырышлыгана соклануын яшерми.
Шуңа да татар көрәше буенча ярышлар уздырырга даими ярдәм итә.
Чыннан да, милләттәшләребез монда үз ана телләрендә иркен сөйләшеп, җырлап-
биеп, укып, бәйрәмнәр үткәреп яши. Үзләренең «Курай» халык ансамбле милли
көйләребезне җиткерсә, мәчетләрендә намазлар укыла, телне өйрәнергә теләүчеләр
өчен татар теле дәресләре даими уздырыла. Татарстаннан килгән концертларны да
калдырмый монда халык. Милли бәйрәмебез Сабан туе турында әйтәсе дә юк. Ул
инде хәзер татар халкының гына түгел, ә илебездәге төрле милләт халыкларының да
көтеп алган бәйрәме.
Эштә дә, тормышта да, гаиләдә, дә, спортта да Фәрид абый Миңнеәхмәтовның
девизы – «Алга!» Теләкләре дә изге аның: «Милләтебез яшәсен, гөрләсен, яңалыкка
омтылсын! Безнең халык тырыш, уңган, моңлы халык бит. Шул сыйфатларыбызны
җуймасак иде. Татар гаиләләре артып торсын. Балалар туып торсын, тормышыбызны
бизәсен! Һәр яктан үрнәк булып, янып-балкып яшик!»
Руфия МӨХЕТДИНОВА
«КУ» 10, 2024
Фото: unsplash
Теги: публицистика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев