ГАДЕЛЛЕК САГЫНДА
Редакциябез кунагы – Башкортстан Республикасы Адвокатлар Коллегиясе әгъзасы, отставкадагы прокурор, юстициянең өлкән киңәшчесе, Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы эксперты, Россия Юристлар ассоциациясе әгъзасы Динар Наил улы Шакиров.
Редакциябез кунагы – Башкортстан Республикасы Адвокатлар Коллегиясе әгъзасы,
отставкадагы прокурор, юстициянең өлкән киңәшчесе, Башкортстан Республикасы
Иҗтимагый палатасы эксперты, Россия Юристлар ассоциациясе әгъзасы Динар
Наил улы Шакиров.
– Динар Наилович, үзегез белән якыннанрак таныштырыгыз әле.
– Мин Башкортстанның Шаран районы Ярәмкә авылында туып үстем. Әтием белән әнием моңлы, җыр-моңга мөкиббән кешеләр иде. Әнием клуб мөдире булып эшләде. Шуңа да без абыем Илдар, апам Резеда белән иҗади мохиттә тәрбияләндек. Әти-әнием, яшьлек елларында ук «Дуслык» вокал ансамбле һәм театр түгәрәге оештырып, күрше районнарда концертлар, спектакльләр куеп йөрделәр. Ул елларда үзебезнең авылга да артистлар күп килә иде. Мин көндез, клубны ачып, артистларны каршы ала идем. Әнкәй аларны бәлеш пешереп сыйлый, аралашалар, җырлашалар. Шулай итеп, гомер юлы җыр-моң белән үрелеп барды. Әнкәем «СССРның мәдәният отличнигы» медаленә дә лаек булды. Әле бүгенге көндә дә, яше сиксәнгә якынлашса да, «Яшь йөрәкләр» ансамблендә җырлап йөри. Ни кызганыч, моннан берничә ел элек әтием вафат булды. Җәннәт әниләрнең аяк астында диләр. Вакытым, җаем булган саен, әнием янына кайтырга ашыгам, һәркемне әниләрен ташламаска, хәер- фатихаларын алып калырга өндим. Җырлы-моңлы, иҗади гаиләдә тәрбияләнүемнең нәтиҗәседер – татар телендә шигырьләр укырга яратам, Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз элемтәдә торам. Казанга барырга мөмкинлегем булганда, бик дулкынланып, сөенеп барам. Уфаны да яратам мин, ләкин Казанны милләтебезнең мәркәзе итеп кабул итәм, ул күңелемә бик якын! Бирегә килгән саен, милләтемә тагын нинди файда китерә алам икән дигән уйлар күңелне били!
Һөнәри эшчәнлегемә килгәндә, егерме ел прокуратура системасында, шуның
15 елын район прокуроры булып эшләдем. 2020 елда отставкага киттем һәм адвокатлык
эшчәнлеген башладым. Һөнәри юнәлешне үзгәртүнең катлаулы яклары да булмады
түгел, ләкин бүгенге эшчәнлегем белән канәгатьмен. Прокурор эше артык күп көч
һәм энергия таләп итә иде, ахыр чиктә, ул миңа күңел канәгатьлеге китерми башлады.
Адвокатлык эшенә керешкәч, кешеләргә ярдәм итә алуым белән горурланып куйдым,
тормышым ямьләнеп киткәндәй булды.
– Хәзер сез хокук өлкәсенең кайсы юнәлешендә эшчәнлек алып барасыз?
– Аерылышу процессы, милекне бүлү, балалар белән аралашу тәртибен билгеләү, юл-транспорт һәлакәтләре бу-
енча мораль зыянны компенсацияләү мәсьәләләрендә ярдәм итәм, төрле категориядәге
җинаять эшләре буенча зыян күрүчеләрнең һәм гаепләнүчеләрнең хокукларын яклау
белән дә шөгыльләнәм. Проку- ратурада эшләү, хокук саклау органнары, судлар, дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе
минем бүгенге адвокат эшчәнлегемдә бик булыша.
– Нинди мәсьәләләр буенча еш мөрәҗәгать итәләр?
– Күпчелек хатын-кызлар аерылышу мәсьәләләре буенча килә. Гаилә таркалганнан
соң, ир-ат үзенең элеккеге хатынын һәм балаларын матди яктан тәэмин итәргә тиеш. Әмма
мондый мисаллар бармак белән генә санарлык. Хатын-кызлар еш кына элеккеге тормыш
иптәшеннән куркалар, бу чорда алар юридик яктан да, эмоциональ яктан да ярдәмгә мох-
таҗ. Минем фикеремчә, ир белән хатын арасында мәхәббәт тә, хөрмәт тә калмаган икән,
бу никахны «балалар өчен» дип кенә сакларга тырышырга кирәкми. Чөнки бу очракта
син инде үз тормышың белән яшәмисең. Балаларга кагылышлы мәсьәләләрдә исә мин һәр
ситуацияне, үзем дә әти буларак, йөрәгем аша үткәрәм. Балалар темасы минем өчен бик
авыр. Әти-әни хокукыннан мәхрүм итү, алимент түләтү, баланың яшәү урынын билгеләү...
– Хокук белгече нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
– Билгеле, клиентларның мәнфәгатьләрен югары дәрәҗәдә яклау өчен, үз
белгечлегең өлкәсендә законнар һәм процесслар турында тирән белемгә ия булырга
кирәк. Шулай ук ул клиентларга катлаулы юридик аспектларны ачык һәм аңлаешлы итеп
аңлату, каршы яклар белән нәтиҗәле аралашу һәм суд органнарын үз позицияләреңә
ышандыру мөһим. Бернигә карамастан, адвокат клиент мәнфәгатьләре өчен ахырга
кадәр көрәшергә әзер булырга тиеш. Нәкъ менә шушы сыйфатларның бергәлеге уңай
нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.
– Динар Наилович, буш вакытларыгызны ничек үткәрәсез?
– Профессиональ эшчәнлектән тыш, тормышымның башка өлкәләренә дә вакыт
бүлеп куярга тырышам. Дэн Браун, Пауло Коэльо, Эльчин Сафарли, Ремарк, Джек
Лондон, Михаил Шолохов, Михаил Булгаков әсәрләрен яратып укыйм. Спорт –
тормышымның аерылгысыз бер өлеше. Минем өчен ул – энергия чыганагы.
– Ничек уйлыйсыз, уңышыгызның төп сере нәрсәдә?
– Хезмәтеңне ярату, үзеңә ышану, игелекле, намуслы булу, яңалыктан курыкмау –
бөтен сер шунда. Мин журнал укучыларына да шуны телим. Һәрхәлдә, хыялланырга
һәм хыял-максатларыңны тормышка ашырырга омтылырга, үзгәрешләрдән курыкмаска
киңәш итәм. Ишекнең икенче ягында нәрсә барлыгын беркайчан да белеп булмый. Иң
мөһиме – курыкмаска. Без кичәге көнне инде кире кайтара алмаячакбыз, әмма иртәгә
булачак вакыйгалар турыдан-туры үзебезгә бәйле. Журналның барлык укучыларына
иминлек һәм уңышлар телим.
Әңгәмәдәш – Алинә ХӘБИБУЛЛИНА
"КУ" 06, 2024
Фото: архив.
Фотода Динар Шакиров уллары белән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Интервью өчен рәхмәт . Кызыклы басма килеп чыкты . Беркемгә дә адвокат ярдәме кирәк булмасын , әмма әгәр дә сез шундый хәлдә калсагыз, берүзегез генә булдыра алмаячаксыз дип хис итәсез икән, ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә беркайчан да курыкмагыз . Ә журналга иҗади уңышлар, яңа кызыклы темалар һәм талантлы авторлар даирәсен киңәйтү телим. Рәхмәт
0
0