Бердәмлекне көч итүче ханым
Бүгенге героебыз Рима Гомәр кызы Сафиуллованы да әлеге эшчән җан ияләренә тиңләргә мөмкин. Тик ул, соңгыларыннан аермалы буларак, ел әйләнәсе хезмәттә.
Яз-көз айларында кортларның чәчкәдән-чәчкәгә күчә-күчә бал җыйганнарын, иртә таңнан мәш килеп, эшкә керешкәннәрен, көн буе гөжләп торганнарын карарга яратам. Кечкенә дә төш кенә шул алар. Умартачы хатыны дәү әниемнең: «Бисмилла әйтеп кабыгыз, бер кашык татлы нигъмәт җыю өчен никадәр хезмәт кергәнен үсә төшкәч аңларсыз әле», – диюе әле дә истә.
Бүгенге героебыз Рима Гомәр кызы Сафиуллованы да әлеге эшчән җан ияләренә тиңләргә мөмкин. Тик ул, соңгыларыннан аермалы буларак, ел әйләнәсе хезмәттә.
Республика күләмендә кресть янфермер хуҗалыгы белән җитәкчелек итүче әлеге бердәнбер хатын-кызга сокланып һәм шаккатып карыйсың. Максатчанлык, үҗәтлек, тырышлык кебек сыйфатлар ана сөте белән кергән шул аңа. Тумышы белән Чүпрәле районыннан, умартачылар нәселеннән ул. Тугыз балалы ишле гаиләдә туып үскән Рима ханымда җаваплылык хисенең көчле булуы бик табигый. Кул арасына кергән балалар кечерәкләрен карый, әти-әнисенә йорт тирәсендә булыша.
– Умарталыктан тыш, йорт тулы терлек тоттык, әти-әни һәрберебезгә эшне бүлеп бирә иде, – дип искә ала ул үзенең балачагын. – Әни белән әти безнең өчен намус белән хезмәт итү үрнәге булып торды.
Шуңа күрә дә алынган һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга кирәклеген яхшы аңлый, үзе шуңа омтыла, башкалардан да шуны таләп итә. Хәер, халыкның, хуҗасына охшамаган мал хәрәм була дигән мәкале бу очракта хезмәттәшләргә дә кагыладыр, мөгаен. «Бер максат белән янучы, бер тарафка юнәлгән фикердәшләр белән идарә итәргә дә кирәкми, – ди җитәкче. – Һәркем үз вазифасын яхшы белә. Шуңа күрә мин аларга юнәлеш кенә бирәм, тыныч күңел белән эшләсеннәр өчен хезмәт шартларын кайгырту белән шөгыльләнәм».
– Авыл халкы бердәмлеге белән көчле. Биредә чит кеше юк. Кайгыны да, шатлыкны да уртак итүенә, кирәк вакытта бер-берсенә тәмле сүзен, ярдәмен кызганмавына сокланам, – ди Рима ханым, елмаеп.
Ә бит моннан өч дистә еллап элек инде көйләнгән кала тормышын калдырып, салага кайтып төшәрмен дип күз алдына да китермәгән булгандыр. Тормыш иптәше Рәмис әфәндене Тәтеш районының бер хуҗалыгына рәис итеп билгеләгәч тә, Ульянда яшәп яткан Рима куркып кала. Тормышлары үз көенә ага, малайлары үсеп килә. Бер карасаң, бәхет өчен артык нәрсә кирәкми дә кебек. Әмма җир эшенә мөкиббән киткән, кырны икенче өедәй якын күргән иренә карый да тәвәккәлләргә була, шул ук хуҗалыкта иренең уң кулына әйләнә. Тырышлыклары бушка китми, чит илләр тәҗрибәсен туплап, районда гына түгел, республика күләмендә алдынгылар рәтенә чыккан хуҗалык җитәкчесен тагын да җаваплырак вазифага куялар. Моңа кадәр бухгалтер булып эшләгән Рима ханыма исә идарә дилбегәсен үз кулларына алырга туры килә.
– Бер эшне дә ялгыз гына җиңеп чыгу мөмкин түгел, бигрәк тә авыл хуҗалыгында. Чәчүгә төшәр алдыннан механизаторларны җыйдым да: «Егетләр, бөтен өмет сездә», – дидем. Бу эшнең нечкәлекләрен белми идем бит әле ул вакытта. Ходай рәхмәте, сүземне тыңладылар. Тукталып калмаска, сынауларны лаеклы узарга терәк булдылар, – ди бүген Рима ханым.
Кунак ашы – кара-каршы дигәндәй, хезмәттәшләренә рәхмәтен мулдан әйтә ул.
– Авыл – ул аерым бер мохит. Биредә яшәүчеләр авыр хезмәткә күнеккән, нинди генә авырлыклар килеп чыкса да, зарланмаска өйрәнгән. Мин исә, җитәкче буларак, алар алдында җаваплылык тоям. Эшләгәннең ашы булырга тиеш. Шуңа күрә дә төрле яклап ярдәм кулы сузарга, ял вакытларын күңелле итеп оештырырга, хезмәт шартларын уңайлы итәргә тырышам. Ашханә эшли, юыну, өс-баш алыштыру урыннарыбыз көйләнгән. Компьютерлар популярлашып киткән чорда бухгалтерларыбызны махсус курсларда укытып кайтардык, – ди җитәкче ханым.
Хезмәт алдынгыларына санаторийга юллама, зур-зур бүләкләр бирү, авырлыклар килгән чакта матди ярдәм күрсәтү дә матур гадәткә әйләнгән. Дистә еллар буе иңгә-иң куеп эшләгән, кирәк чакта уртак эш өчен вакытын да, көчен дә жәлләмәгән хезмәттәшләрен шатландыра алуны да бәхеткә саный Рима ханым.
– Тормышымны коллективымнан башка күз алдына да китерә алмыйм инде хәзер, алар миңа туганнарым кебек якын. Бергәләп, туган көннәрне, бәйрәмнәрне үткәрәбез, үзара ярдәмләшеп яшибез. Һәрберсенең эшкә теләп, ашкынып йөрүләре дә үзенә күрә бер күрсәткеч булып тора, минемчә. Уртак максатка ирешү өчен тырышканга күрә нәтиҗәләребез дә мулдан. Хезмәтенә күрә хөрмәте дигәндәй, хезмәт хакыбыз да күпләр сокланырлык. Шуңа күрә яшь кадрларны да җәлеп итә алабыз.
Кадрлар дигәннән, аларга кытлык юк, ди хуҗалык җитәкчесе. Шулай да якын-тирә авылларда яшәүчеләр белән эшләүне хубрак күрә ул. Гаиләсе янында булган, эштормыш шартлары җайга салынган хезмәткәр тырышыбрак эшли дигән фикердә тора.
Эшлекле ханымның иң зур хыялы исә – авылларны яшәтү, матурайту. Татар хатынкызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова тәкъдиме белән Тәтеш районындагы оешманы җитәкләргә алынуы да шул хыялын тормышка ашырырга омтылудан аның. Авыл хуҗалыгы тармагында берьюлы ике оешманы җитәкләгән кешенең эше болай да тавык чүпләп бетермәслек күп инде.
– Тукай да бит, «...эшкә бирсәң чын күңел...», дип язып калдырган. Иң мөһиме – теләк, – ди героебыз. – Вакытны дөрес бүлгән очракта алынган һәр эшеңә өлгереп була. Үзебез яшәгән җирләрне дә чит илләрдәге кебек чәчәккә күмәсем килә. Авылда да матур итеп яшәргә, эшләргә шартлар булганлыгын барысы да күреп торсын!
Бүгенге көндә райондагы ундүрт татар авылының һәрберсендә «Ак калфак» хәрәкәте эшләп килә. «Нәни энҗеләр», «Татар малае» бәйгесе үткәргәннәр. Шаккатырлык бит, руслар, мари-чувашлар күбрәк яшәгән Тәтеш татарча сөйләшә башлаган!
– Шактый тырышырга туры килде инде. Теләктәшләрем белән авылдан-авылга, өйдән-өйгә йөреп, киләчәгебезнең нинди булуы бездән торганны, ата-бабаларыбыздан калган рухи мирасны балаларыбызга, оныкларыбызга тапшыру зарурлыгын аңлатып йөрүебез бушка китмәде. Зиратларны, чишмәләрне чистартуны элек оештырырга туры килсә, хәзер халык үзе хәбәрләшә дә өмәгә чыга, – ди җитәкче, горурланып.
Мондый үзгәрешләргә иң сөенгәне, әлбәттә, өлкәннәр. Әбиләрнең: «Рәхмәт, кызым!» – диюләре үк Рима ханымның иңенә канат куя, яңа эшләргә рухландыра.
– Шәһәрдән аермалы буларак, авылда бит теләгән һәр юнәлеш белән шөгыльләнергә секцияләр, түгәрәкләр оештырып бетереп булмый. Шулай да җаен табарга тырышабыз. Хатын-кызлар белән ансамбль оештырдык, костюмнар тектердек. Төрле бәйрәмнәрдә чыгыш ясыйбыз, яратып кабул итәләр. Инде башка районнарга да чакыралар. Моңа кадәр Казанга да барыр җае булмаган сәләтле бер терлек караучымны «Играй, гармонь» фестиваленә җибәрдек, дөнья күрергә мөмкинлек биргән өчен бүгенгә кадәр рәхмәт әйтә. Авылда да талантлы кешеләр күп. Аларны да барларга, бераз булса да ярдәм итәргә генә кирәк.
«Жилкәнеңне жилләр екса – йөрәгеңне жилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да жиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек...» Фәнис Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» әсәреннән алынган әлеге юллар героебызның тормыш девизы булып тора. Бер тәвәккәлләп, аның турында китап язсаң, яратып, исләре китеп укырлар иде, мөгаен. Күпләргә үрнәк һәм терәк булган, үз тырышлыгы белән хезмәттәшләре арасында гына түгел, республика күләмендә абруй казанган Рима Гомәр кызының бәхете дә башкарган эше кебек бәрәкәтле, мулдан булсын.
"КУ" 08, 2022
Фотолар архивтан
Галерея
Теги: публицистика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев