АЛТЫН ТӨБӘГЕНДӘГЕ АЛТЫН КЕШЕЛӘР
– Хәзерге заманда үгет-нәсыйхәт белән генә туган телне өйрәнүгә кызыксыну уятып булмый, бигрәк тә үсеп килүче буын яңалыкка интерактив чаралар, уен аша тартыла. Гимназиядә үткән чара да – моның ачык мисалы, – ди Фрида Фәрит кызы.
Аларның максаты уртак: Татарстаннан читтә яшәсәләр дә, балаларына, оныкларына ана телләрен өйрәтү, ата-бабаларының рухи-мәдәни мирасын калдыру. Бүген без Свердловск өлкәсендә кунакта.
Оясында ни күрсә...
Халыкта «Балаңны тәрбияләмә, үзеңне тәрбиялә, ул барыбер үзеңә охшаячак» дигән гыйбарә йөри. Березовский шәһәрендә көн итүче милләттәшләребез дә моны яхшы аңлый. Ноябрь уртасында шәһәрнең 5 нче гимназиясендә «Милли ишегалды» дип аталган чара да шул максаттан үткәрелде. Җиде йөздән артык гимназистлар хозурына татар халкы яшәеше белән бәйле күренешләр, илкүләм билгеле «Курай» ансамбле чыгышы тәкъдим ителде.
– Әле күптән түгел генә укучыларны үзебезнең көнкүреш, милли гореф-гадәтләребез белән таныштырган идек кебек. Баксаң, укучылар белән тәүге очрашудан соң инде өч дистә елдан артык вакыт үтеп киткән икән, – ди Березовскийдагы татар-башкорт җәмгыяте җитәкчесе Фрида Насретдинова, шәһәрдә милли хәрәкәт җанланып киткән чорны искә төшереп.
Фрида ханым үзе тумышы белән Башкортстанның Тәтешле районы Аксәет авылыннан. Югары белемне Казанның финанс-икътисад институтында ала, хезмәт юлын Арча сөт комбинатында башлый ул. Әмма, кияүгә чыгып, туган ягына – Нефтекамскига күченеп кайткан яшь белгечне язмыш җилләре Свердловск өлкәсенә алып китә. Биредә дә ул сайлаган һөнәренә тугры кала – башта Россиядә бердәнбер прецизион эретмәләр заводында, ә 1993 елдан соң яңа оешкан медицина иминиятләштерү фондында бухгалтер булып эшли. Инде лаеклы ялда булуына карамастан, бүген дә җаваплы вазифада ул – Березовскийда яшәүче милләттәшләребезне бердәм йодрыкка туплап тора.
– Хәзерге заманда үгет-нәсыйхәт белән генә туган телне өйрәнүгә кызыксыну уятып булмый, бигрәк тә үсеп килүче буын яңалыкка интерактив чаралар, уен аша тартыла. Гимназиядә үткән чара да – моның ачык мисалы, – ди Фрида Фәрит кызы.
Халкыбызның сый-нигъмәтләреннән авыз итү, костюмнарын тотып карау, эш кораллары аша һөнәрчелек белән танышу укучылар күңеленә аеруча хуш килгән. «Инде күбесенең әти-әниләре дә ишетеп кенә белгән иләк, орчык-каба, бишекне күрсәткәндә, бигрәк тә Сабантуй күренешен яктырткан чүлмәк вату, капчык киеп сикерү уеннарын уйнаган чакта аларның күзләре янып торды», – ди Фрида ханым. Балалар да җавапсыз калмаган: абый-апаларына сәләтләрен күрсәтеп, халкыбызның җыр-биюләрен башкарган.
Шул ук максатны күздә тотып, активистлар Сабантуйга бүләк җыюга да күбрәк яшьләрне җәлеп итәргә тырыша. Гореф-гадәтләрне барлау белән беррәттән, аларны киләчәк буынга тапшыра алырлык алмашчылар тәрбияләү дә мөһим бүгенге заманда.
Берлек кайда – көч шунда
Теләсә нинди идеяне дә тормышка ашырып була дигән фикердә Березовскийда яшәүче милләттәшләребез. Ә алар бирегә илнең төрле почмакларыннан җыелган. Без аралашканнары Татарстан, Башкортстан республикаларыннан, Пермь краеннан күчеп төпләнгәннәр.
– Һәр эштә иң мөһиме – бер уй белән янып йөрүче кулдашларың булу, – ди Фрида Фәритовна. Иҗтимагый хәрәкәткә кушылган һәркемнең үз юнәлеше бар икән. – Бу эшне аерым бер кеше генә башкара дигән сүз түгел. Күмәкләшеп эшлибез.
Мәсәлән, укучылар белән очрашуда гына түгел, өлкә күләмендә, шәһәрдә уза торган һәр чараның йөзек кашы булган «Курай» милли коллективына нигез салынган елны хәтерләмиләр дә инде биредә. Ә менә 2009 елда ансамбльне Илнур Хәмидуллин җитәкли башлагач, аңа яңа сулыш өргәндәй була. Татарстанның Балтач районы Куныр авылында туып-үскән егет, Казан мәдәният институтын тәмамлаганнан соң, тормыш иптәше Зөлфиянең туган ягы Свердловск өлкәсенә юл тота. Һөнәрле кайда да югалмый инде. Берсе – хордирижёрлык, икенчесе оркестр бүлеген тәмамлаган яшь белгечләрне Березовский җирлеге, бигрәк тә андагы мәдәният бүлеге колач җәеп каршы ала.
– Икебез дә бер үк уку йортын тәмамладык. Тормышка, иҗатка карашыбыз уртак. Мин шәһәрдә эшләсәм, Зөлфия күрше Югары Пышма шәһәрендә иҗат итә. Бәйрәмфестивальләрдә очрашабыз, бәйге-ярышларда «бил алышабыз», – ди Илнур әфәнде. – Шулай да баян кирәк чакта пышмалылар белән дә сәхнәгә чыккалыйм. Арада көндәшлек юк, төп максатыбыз – милләттәшләребезне берләштерү, иҗат аша туган телебезне, мәдәниятне саклап калу. Тарихи Ватаныбыздан читтә булганда, бу – иң мөһиме.
Иҗат кешеләренең балалары, гадәттә, сәхнәдә үсә. Зөлфия ханым белән ике кыз һәм бер ул тәрбиялиләр. «Мәктәптә күбрәк рус телендә сөйләшәләр, өйдә татарча аралашырга тырышабыз. Аңласалар да, мохит булмагач, кыенракка туры килә инде яшьләргә, – ди ата кеше. – Шундый чакларда җыр һәм бию ярдәмгә килә. Кечкенәдән халык музыка уен кораллары, җырлар, гомумән, мәдәниятебез белән танышып үсәләр».
Әле менә узган ел мәктәп яшендәге балалар өчен «Тамчы» ансамбле оештырганнар. Ансамбльгә әлегә даими рәвештә 5-6 бала гына йөрсә дә, проектның нәтиҗәле булачагына ышана җитәкче. «Җырлар аша ана телебезнең матурлыгын күрсәтәбез, традицияләребезне өйрәнергә җирлек тудырабыз», – ди ул.
Шунысы да игътибарга лаек: илнең төрле почмакларыннан бәхет эзләп килгән төрле милләт вәкилләрен үзенә сыендырган Березовскийда һәркемгә ихтирам белән карыйлар. «Башкалар алдында дәрәҗәне төшереп булмый. Һәр чыгышыбыз белән тамашачыга аерым бер идеяне җиткерәсебез килә. Шуңа күрә халкыбызның иң матур әсәрләрен тәкъдим итеп, шулар аша татар сәнгатенә юл ачарга омтылабыз. Җырларны 2-3 тавышка җырлавыбыз да чыгышларыбызга яңа төсмер өсти», – ди Илнур әфәнде.
Тырышулары да бушка китми артистларның. Моны ирешкән уңышлары да раслап тора. Әле күптән түгел үзешчән коллективлар арасында үткәрелгән «Милләтләр бердәмлеге» («Единство наций») фестивалендә 2 нче урынга лаек булганнар. Татар җырларын башкаручыларның «Урал сандугачы», «Яраткан моңнар» төбәкара бәйгеләрендә дә «Курай»лылар ел саен беренчеләр рәтендә.
– Эчәр суыбыз, ашар ризыгыбыз шунда булган, кендек каны тамган җирләрдән еракта яшәргә язган инде. Шөкер, әти-әниләрем исән-сау. Җай чыкканда, Татарстанга кайтабыз, ешрак әти-әниләр, гаиләләре белән энеләрем кунакка килә, – ди Илнур әфәнде. – Шәһәр җитәкчелеге дә, иганәчеләр дә ярдәм кулы сузып тора, бер гозеребезне дә кире какканнары юк. Музыка мәктәбе, яшьләр үзәге, китапханә белән үзара ярдәмләшеп яшибез. Читтән килүчеләр дә сокланып китә.
– Шуңа да игътибар итәргә кирәк, – дип, сүзгә Фрида Фәритовна кушыла. – «Курай»га йөрүчеләребезнең дүртесе генә лаеклы ялда, башкаларының төп эш урыны бар. Шулай да җай чыккан саен репетициягә киләләр, кирәк чакта ярдәм итәләр.
Әңгәмәдәшләремнән ансамбльнең исеме җисеменә туры киләме соң дип кызыксынам. Халкыбызның онытылып бара торган җырларын күп очракта баянга кушылып җырласалар да, араларында курай тартучы Вадим Мостафин да бар икән. Иҗат белән эшне бергә үреп бару Вадим үскән гаиләдән киләдер, мөгаен. Җәен 83 яшен тутырган әтисе Мөдәррис ага да соңгы җиде ел дәвамында «Курай»лылар белән бергә җырлап йөри. «Тормышының күп өлешен шахтада үткәргән булуына карамастан, сулышы әйбәт, рәхәтләнеп җырлый – андыйлар сирәк», – диләр аның хакында хезмәттәшләре. Моннан берничә ел элек тормыш иптәшен җирләгән Мөдәррис ага үзе дә ансамбльгә рәхмәтле. «Яшәвемә бер ямь бирдегез, сезнең янда яшәреп киттем», – ди ул.
«Үз тамырларыңны онытма»
Илнур әфәнденең авылдашы – Гөлсия ханым Гарипова җитәкчелегендә булдырылган проект әнә шулай дип атала. Кияүгә чыгып, монда килеп төпләнгәненә дә егерме елдан артык вакыт узып киткән инде. Әле туган ягында яшәгәндә үк мәдәният йортында эшләү тәҗрибәсе булган Гөлсия Равил кызы, бирегә килгәч тә, үзәк китапханәгә эшкә урнаша. Бүгенге көндә өлкән китапханәче булып эшли.
Фикердәшләр бер-берсен әллә кайдан эзләп таба. Гөлсия һәм Фрида ханымнарның да юллары бик тиз кисешә.
– «Үз тамырларыңны онытма» проекты шәһәребездә яшәүче милләттәшләр белән бергәләп эшләү, ана телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклау, балаларыбызга җиткерү максатында булдырылды. Мин килен булып төшкәндә, китапханәдә бер генә татар китабы да, гәҗит-журналы да юк иде. Шөкер, бүгенге көндә «Казан утлары», «Сөембикә», «Идел» журналларын яздырабыз, аларны сорап укучыларыбыз да шактый. Шулай ук Татарстан китап нәшрияты белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Ел саен киштәләребез яңа, матур эчтәлекле татар китаплары белән тулыланып тора, – ди туган ягы белән ныклы дуслык җепләре булдырган Гөлсия ханым.
Һәрчак яңалыкка омтылган, шулар аша яшьләрдә уку культурасы тәрбияләргә тырышкан Гөлсия ханымның уңышлары да шактый. Шундыйларның берсе – ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлап, китапханәчеләр арасында оештырылган өлкәкүләм бәйгедә катнашып, «Туган як серләре» проекты белән җиңүчеләр рәтенә керүе.
Хезмәттәшләре белән бер максат өчен тырышулары да бушка китмәгән – ун миллионлык грант хисабына китапханәгә заманча ремонт ясалган. Укучыларны яңа китаплар, татар әдипләре белән таныштыру өчен төрле чаралар үткәрелү традициягә кергән инде: бу җәһәттән күргәзмә-презентацияләр, җай булганда, шагыйрь-язучылар белән очрашулар да оештырыла. Балаларга онлайн форматта әкиятләр укуны да уңышлы алым дип саныйлар биредә. Г.Тукай, М.Җәлилнең туган көннәренә атап оештырылган рәсем һәм шигырь бәйгеләре, төрле әдәби чаралар да еш уздырыла. Шунысы куанычлы: әлеге чараларда төрле милләт вәкилләре катнаша. Активист ханымнар фикеренчә, бу балалар һәм яшьләр арасында ана телләрен өйрәнү белән беррәттән, башка милләт мәдәниятенә ихтирам хисе тәрбияләү өчен дә бик мөһим.
– Соңгы елларда Татарстаннан читтә урнашкан төбәкләрдә дә халкыбызның горефгадәтләренә, традицияләренә игътибар арта, – дип, сүзгә кушыла бүгенге көндә шәһәр администрациясе карамагындагы Иҗтимагый палата депутаты Фрида ханым. – Бу исә үсеп килүче буынга үз тамырларын өйрәнергә этәргеч булып тора. Моның өчен шәһәр җитәкчелеге, иганәчеләргә зур рәхмәтлебез.
Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк: Гөлсия ханым тормыш иптәше Марс әфәнде белән ике кыз үстергәннәр. Алсу һәм Айгөл саф татар телендә сөйләшә. Милли җанлы әти-әнисенә охшап, шәһәр, өлкә күләмендә үткәрелгән чараларда катнашып, чыныгу алган кызларның берсе Казанда табиб һөнәрен үзләштерә, икенчесе Екатеринбургның И.И. Ползунов исемендәге көллиятендә белем ала.
– Туган яклар бик сагындыра, – ди Гөлсия ханым. – Анда кайтуны бик дулкынланып көтеп алам. Авылдашым Илнур белән бер өлкәдә хезмәт итүебез исә шул сагынуны вакытлыча булса да басып торырга ярдәм итә.
Уртак омтылыш
Татар халкын Сабантуйсыз күз алдына китереп булмый. Аны хәзер чит илләрдә дә, хәтта океан аръягында да зурлап оештыралар. Милләттәшләребез күпләп яшәгән Березовскийда исә ул быел утыз икенче тапкыр оештырылган.
– Шөкер, башлап җибәргән чордагы кебек кул сузып йөргән чаклар артта калды. Егетләрем хәзер: «Оештыру – синнән, финанс ягын үзебез хәл итәбез», – дип елмая Фрида ханым. Егетләр дигәндә, ул мәчет каршында төзелгән Попечительләр советын күз алдында тота. Рәисләре Фәрит Миннәхмәт улы Нәбиуллин белән берлектә алар шәһәр халкын, бигрәк тә милләттәшләре мәнфәгатьләрен кайгыртып яши. Татар-башкорт иҗтимагый хәрәкәтенә булышлык күрсәтә, мәдәният чараларын, спорт ярышларын игътибарсыз калдырмый. Шул рәвешле күпмилләтле илнең бердәмлеген ныгытуга зур өлеш кертә.
Мәчет дигәннән, моннан 13 ел элек ишекләрен ачкан мәчеттә тумышы белән Свердловск өлкәсенең Каменск-Уральский шәһәреннән имам Рәдифулла хәзрәт Гиндуллин эшли. Мәчет карамагындагы шимбә-якшәмбе мәктәпләрендә теләгән һәркем – олылар да, балалар да татар телен йә гарәп графикасын өйрәнә яисә дини белем ала.
Милләттәшләребезнең һәрберсе иҗтимагый хәрәкәт эшенә үзеннән өлеш кертергә тырыша. Кемдер матди яктан булыша, икенчеләре оештыру эшендә башлап йөри. Тумышлары белән Башкортстаннан булган Рида һәм Нәҗип Хәйдәршиннар шундыйлардан.
– Без күчеп килгәндә, Березовский кечкенә генә бер бистә иде әле. Хәзер әнә нинди матур шәһәргә әйләнде. Ул чакта монда татарлар яши дип тә уйламый идем. Ә менә гомер бәйрәмемне шәһәрдә популяр булган «Кристалл» ресторанында үткәрәсем килде. Нәкъ шул ук көнне анда татар-башкорт җәмгыяте матур бер чара уздыра иде, – дип искә ала Рида ханым үзенең милли хәрәкәткә кушылып киткән чакларын.
Шул вакыт эчендә башкарган эшләре дә шактый булган инде. Милли бәйрәмнәр белән беррәттән, иганәчеләр ярдәмендә Өлкәннәр көненә бүләкләр тарату оештырылган. Гомер буе шахтада эшләгән әби-бабайларның күңелен күрер өчен барлыкка килгән чара оештыручылар өчен дә бер саваплы эш булып тора. Мәүлет аенда җыелган садакаларга хәрби хезмәткә киткән якташларына кирәк-яраклар алып җибәргәннәр.
– Рух ягыннан да, физик яктан да көчле буын тәрбияләнә Березовскийда, – ди шәһәрдә милли көрәш түгәрәген ачып җибәргән Пермь өлкәсе Янапай авылы егете Фәрит Миннәхмәтов. – Моның өчен барлык шартлар да тудырылган.
Бүгенге көндә спорт мастерлыгына кандидат, беренче разрядка ия спортчылар тәрбияләгән тренерның планнары зурдан. Самбо, тхэквондо, дзюдо кебек спорт төрләре белән беррәттән татарча көрәш белән шөгыльләнүче егетләрне дә чемпионнар рәтендә күрер өчен тырыша ул. Ниятенә ирешер өчен тылы нык – тормыш иптәше Гөлчирә ханым һәр эшендә таянычы булып тора.
Гомумән алганда, Березовский шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез ныклы кулларда. Венера-Рәзиф Рияновлар, Гөлназ-Олег Фасиховлар, Рушания-Марат Янгировлар турында да алга таба язарбыз әле. Җир астына төшеп, шахталарда эшләп, алтын белән очрашмасалар да, аларның һәрберсен алтынга тиңләп була. Тарихи Ватаннарыннан читтә гомер кичерсәләр дә, берләшеп, уртак максатлар белән яши алар. Бердәм булгач, ниятләренә ирешәләр дә!
"КУ" 12, 2022
Фото: архив
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев