Логотип Казан Утлары
Юмор-сатира

Вәгъдә – иман

«Вәгъдә иттеңме – үтә!», дип васыять итеп тә калдырганнар. Бу әйтем гомер-гомергә әдәп-әхлак кагыйдәләренең нигез ташларыннан саналган...» Олуг язучының сүзе искә төшкән саен, бүгенгәчә ояла-кызарына башлыйм.

Узган гасырның туксанынчы еллар башында чыга башлаган «Татарстан хәбәрләре» гәҗите тәүге саннарыннан ук халкыбызның вөҗдан-намусы булган каләм ияләренең, сәхнә йолдызларының, кыю фикерле галимнәр, гаярь хәрбиләр, дәүләт башлыкларының милләттәшләренә атап язган кыска, әмма тыгыз фикри җегәр белән сугарылган ихлас сүзләрен бирә башлады. Беренче булып Гомәр ага Бәширов белән элемтәгә кердек. Олуг әдибебез берсүзсез ризалашты. Ике-өч көн үткәндерме-юктырмы, Гомәр ага, үзе шалтыратып, «Ихлас сүз»нең (язмалар шундый рубрика белән басылды) әзер икәнлеген әйтте.

– Рәхмәт, Гомәр ага, өйлә вакытларында килеп чыгармын, – дип ышандырдым олуг язучыны. Язманы танышу санына, бүтәнчәләтеп дә әйтсәк, гәҗитнең беренче санына бирәчәгебезне дә белдердем. Һәм ул 1991 елның февралендә дөнья да күрде.

Әллә инде гәҗитнең бюджеты каралачак мөһим җыелышка җибәрделәр, әллә башка сәбәп килеп чыкты – тәгаенләп кенә әйтә алмыйм, ләкин Гомәр агадан ул язманы редакциянең башка бер хезмәткәре алып кайтты. Аны күргәч, Гомәр ага, гаҗәпләнүен белдереп:

– Әхмәтҗанов үзе киләм дигән иде бит, – дип куйган.

Каләмдәш нәрсәдер әйткәндер, әлбәттә. Гомәр ага саубуллашканда:

– Менә вәгъдә иткән язма, җибәргән кешегез беренче абзацны кат-кат укысын әле. Укыйм: «Вәгъдә – иман, дигәннәр борынгы бабаларыбыз. Әйткән сүзең каккан казык шикелле нык, ышанычлы булырга тиешлеген дә искәрткәннәр. «Вәгъдә иттеңме – үтә!», дип васыять итеп тә калдырганнар. Бу әйтем гомер-гомергә әдәп-әхлак кагыйдәләренең нигез ташларыннан саналган...»

Олуг язучының сүзе искә төшкән саен, бүгенгәчә ояла-кызарына башлыйм.

 

"КУ" 04, 2018

Фото: pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев