Җиденче том
P.S. «Татар тарихы»ның җиденче томы чыннан да чыкты. Анда М.Ш.Шәймиевнең дә мәкаләсе бар. Ышанмасагыз, укып карагыз!
«Татар тарихы»ның беренче томын тәкъдим итү мәҗлесе бара. Президент чыгыш ясый: хуплый, мактый, авторлар белән, чыгачак томнар белән кызыксына. Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов, канатлана-канатлана, проект турында мәгълүматлар бирә.
Иң ахырдан Минтимер Шәймиев әйтеп куя:
– Әйдәгез, җиденче томга тотыныгыз! Мин дә шунда берәр мәкалә язармын!
Рафаэль Хәкимов шунда ук эләктереп ала:
– Менә җиденче томга авторлар коллективы туплана да башлады! P.S. «Татар тарихы»ның җиденче томы чыннан да чыкты. Анда М.Ш.Шәймиевнең дә мәкаләсе бар. Ышанмасагыз, укып карагыз!
"КУ" 05, 2018
Фото: pixabay
Теги: юмор
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев