«Адашыр идем...»
Ә мин сезнең урында булсам – адашыр идем!..
Иҗат йорты дип аталса да, анда гел-гел язып кына утыру мөмкин түгел, билгеле. Чып-чын урман уртасы, табигать кочагы бит... Шуңа күрә андагы сукмакларны байтак таптадык без. Көннәрдән бер көнне, Мәскәүдән килгән шагыйрә ханым белән, матур гына әңгәмә кыла-кыла, урман сукмагыннан бара идек, каршыбызга Мостай ага килә бит. Үзе генә. Һәрвакыттагыча уйчан, моңсу күренә бу. Безне таныды ул, билгеле – инде бирегә килгәнгә байтак булды бит... «Мостай агага нәрсә дип әйтергә микән?» дип баш вата башлаган идем, ә ул безгә елмаеп:
– Бу сукмактан барып адашмассызмы икән соң? – дип сорап куйган булды.
Ә мин инде моны бик тә җитди сүз санап:
– Юк, юк! Без бу сукмакның кая барганын беләбез... – дип, аны тынычландырырга ашыктым.
– Ә мин сезнең урында булсам – адашыр идем! – диде Мостай ага һәм тыныч кына үз юнәлешендә китеп тә барды.
Бөек шагыйрь белмичә әйтмәгәндер шул?!
"КУ" 1, 2018
Фото: pixabay
Теги: юмор сатира
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев