Татар фәненә тугры хезмәттә
НУРФИЯ ЮСУПОВАГА – 50 ЯШЬ
Казан университетында буыннардан буын-
нарга күчә барган татар әдәбияты гыйлеме
мәктәбенең күркәм традицияләре бар. Фило-
логия фәннәре докторы, профессор Нурфия
Марс кызы Юсупова – шул традицияләргә
ихлас тугры хезмәт итүче әдәбият галиме, киң
карашлы, тирән фикерле мөгаллимә.
Алты монография, 13 коллектив моногра-
фия, 355 фәнни мәкалә, 75 уку-укыту куллан-
малары һәм дәреслекләр авторы профессор
Н.М.Юсупованың татар фәненә сукмагы
– әдәбият галиме, остазыбыз Тәлгат Нәби
улы Галиуллин сызган юл ул. Казан дәүләт
университетының татар филологиясе, тарихы
һәм көнчыгыш телләре факультетын уңышлы
тәмамлаганнан соң өлгер, фәнгә әзерлекле
килгән эшлекле яшь белгечкә факультетның
деканы тарафыннан татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасына
аспирантурага керергә һәм мөгаллим буларак эшкә урнашырга тәкъдим ясала.
Галимә Нурфия Марсовна Юсупованың татар фәненә юлы Г.Тукайның
тормышы һәм иҗаты белән бәйле эзләнүләрдән башлана. Студент вакытта ук
фәнни егәрен ул әдәбият галиме Таһир Шәмсегали улы Гыйлаҗев җитәкчелегендә
Тукай гыйльмиятен, ХХ йөз башы әдәби җәүһәрләрен текстологик эшкәртүдә
сынап карый. Аспирант буларак «ХХ гасыр татар шигъриятендә Тукай образы»
дип исемләнгән темага кандидатлык диссертациясен яклауга рухи вә гыйльми
әзерлекне ул студентлар конференцияләрендә ялкынлы чыгышлары, фәндә
яңалык булырлык курс эшләре, диплом хезмәте белән үк башлап җибәрә. Г.Тукай
әдәби музеенда үткәрелә килгән «Тукай укулары»нда Нурфия Марсовна студент
буларак та, аспирант буларак та даими чыгыш ясый. Аның чыгышлары – булсын
фәнни җәмәгатьчелектә, булсын иҗат әһелләре арасында – зур кызыксыну,
кызу бәхәсләр уята. Шундый ялкынлы чыгышларның берсеннән соң шагыйрь
Мөдәррис Әгъләмов: «Нинди көчле тукайчы галимә килә бит әдәбиятка!» –
дип, соклануын җиткерә. «Тукай укулары» җыентыкларында яшь белгечнең
тәүге мәкаләләре басыла, Тукай фәненә яңалык алып килгән «ХХ йөз башы
татар әдәбиятында милли идеал формалашу», «Хәзерге татар поэзиясендә
Тукай образы», «Әдәбият тарихында яңа сәхифә», «Трансформация суфийской
символики в поэзии о Тукае (нач. ХХ века)» һ.б. мәкаләләре «Фәнни Татарстан»,
«Учёные записки» журналларында дөнья күрә башлый. 2001 елда яшь галимәгә
«Тукай җәмгыяте»ндә сәркатип вазифасы тәкъдим ителә, бүгенгәчә ул вазифаны
профессор Н.М.Юсупова олы җаваплылык белән башкарып килә. Ул – «Габдулла
Тукай энциклопедиясе»нең (2016) бер мөхәррире дә.
Дистәләгән әдәбият галимнәренең остазы, профессор Т.Н.Галиуллин талантлы
яшь әдәбиятчының тырышлыгын, фәнгә тугрылыгын бәяләп, Нурфия Марс кызын Г.Тукай темасы белән беррәттән М.Җәлил иҗатын өйрәнү ызанына да
кертеп җибәрә. 2004 елда «Мәгариф» нәшриятында дөнья күргән «Муса Җәлил»
җыентыгындагы Т.Н.Галиуллин белән берлектә язылган «Керсез йөрәк монологы»
дип исемләнгән кереш сүз галимәнең татар шигърияте тарихы белән бәйле фәнни
сукмагының чираттагы сәхифәсен ача. Шул рәвешле хезмәт гомеренең башыннан
алып Н.М.Юсупованың Тукай һәм Җәлил темасына багышланган язмалары фәнни
яңалык буларак киң җәмәгатьчелеккә һәрдаим тәкъдим ителә килә. 2005 елда яшь
галимәнең «Тукай в творчестве М.Джалиля» дип исемләнгән эзләнүләре Оренбург
каласында «Евразийское Ожерелье» альманахында дөнья күрә. Яшь галимә
Оренбург каласында ел саен диярлек басыла, алдагы елда ук «Эволюция творчества
М.Джалиля: художественно-эстетические поиски» мәкаләсе тәкъдим ителә. 2026
елда галимә республикабыз матбугатында «Җәлилне «татар Фучигы» дип атыйлар,
аның даны дөнья буйлап тарала», «Джалиловедение – особое направление в
татарском литературоведении, со своей историей, методикой и библиографией»
дип исемләнгән язмаларында Җәлил темасына мөнәсәбәтле гыйльми карашлары
белән бүлешә. Быел дөнья күргән «Муса Джалиль: энциклопедические очерки»
дип исемләнгән коллектив хезмәттә галимәнең герой-шагыйрьнең тормыш һәм
иҗат юлына мөнәсәбәтле гыйльми язмасы урын ала.
2000 елларда Нурфия Марс кызы милли әдәбият нәзариясе сукмагына да
аяк атлый. Әдәбият галиме Д.Ф.Заһидуллина гыйльми мәктәбен дәвам итеп,
ул фәнни җәмәгатьчелеккә «ХХ йөз башы татар поэзиясендә модернизм»,
«XX йөз башы татар поэзиясендә сызлану (экзистенциализм) фәлсәфәсенең
бирелеше» дип исемләнгән мәкаләләре белән өр-яңа эзләнүләрен тәкъдим итә.
«1960–1980 нче еллар поэзиясендә стильләр төрлелеге», «Зөлфәт шигърияте:
мифологик символлар төрлелеге», «Урта гасыр татар суфичылык шигъриятендә
Камил инсан концепциясе», «ХХ йөз башы татар әдәбиятында символизм:
калыплашу юллары һәм үзенчәлекләре», «ХХ йөз башы татар поэзиясендә
символ буларак миф-легенда сюжетлары яки яңа мифларны тергезү»,
«1920–30 нчы еллар татар поэзиясендә образ-символларның трансформациясе»,
«ХХ йөз башы татар поэзиясендә жанрлар системасы: шәрыктан гаребкә
борылыш», «1930 нчы еллар татар поэзиясендә фольклор образларының
яңарышы» һ.б. күпсанлы гыйльми чыгышлары белән Казан университетындагы
татар фәненә тугры Нурфия Марс кызы Юсупова «ХХ йөзнең беренче яртысында
номинация системасы буларак образ-символлар» дип исемләнгән докторлык
диссертациясен эшләүгә алына. Академик Дания Фатих кызы Заһидуллина,
җәмәгате – профессор, тел галиме Айрат Фаик улы Юсупов, әнисе Гөлфия ханым
Гафиятуллинаның даими таянычын тоеп, Нурфия Марсовна Казан федераль
университетының татар әдәбияты кафедрасында докторлык диссертациясен
башкарып, яклап чыга һәм тиз арада профессор дәрәҗәсен дә ала.
Галимә татар шигърияте үсешен өйрәнүгә концептуаль якын килә. Төрле
елларда ул урта гасыр татар суфичылык поэзиясен – Ш.Зәки, Габди, Колшәриф
иҗатларын өйрәнә, Дәрдемәнд, Г.Тукай, М.Гафури, Г.Сәлим, Кашшаф Патии,
М.Җәлил, Ф.Кәрим, Р.Саттар, Ф.Утяшева, Г.Кутуй, Ә.Фәйзи, Х.Туфан,
С.Хәким, И.Юзеев, Зөлфәт, Р.Харис, Р.Фәйзуллин, М.Әгъләмов, К.Сибгатуллин,
Р.Миңнуллин, Х.Гайнетдин, Сөләйман, М.Мирза, З.Мансуров, Р.Вәлиев,
И.Иксанова һ.б. шигъриятләрен тирәнтен бәяләп, сигез томлык «Татар әдәбияты
тарихы» (2017, 2024) җыентыгында, «Татар энциклопедиясе»ндә (2009)
күпсанлы мәкаләләр белән чыгыш ясый. Берочтан милли драматургиянең
үсешенә мөнәсәбәтле фикер-карашларын да җиткерә килә.
Татар фәненә җиң сызганып хезмәт итүче галимә милли әдәбиятларны
чагыштырма планда өйрәнүгә дә үзеннән зур өлеш кертә. Бүгенге көндә ул –
«ХХ-ХХI гасыр чигендә татар һәм башкорт шигърияте: гомуми тенденцияләр
һәм үзенчәлекләр», «Национальные литературы республик Поволжья
(1980–2010 гг.)» дип исемләнгән коллектив монографиядә «Современная
татарская поэзия в контексте литератур народов Волго-Уралья: общее и
особенное» һ.б. күпсанлы мәкаләләре белән Рәсәй фәнни җәмәгатьчелегендә
мәгълүм шәхес.
Н.М.Юсупова – Татарстан Язучылар берлегенең ел йомгакларында,
корылтайларында даими чыгыш ясаучы әдәбият галиме. «Казан утлары»
журналының даими авторы буларак та, «ХХ гасыр татар поэзиясендә Тукай
образы», «Татар шигъриятенең үсеш-үзгәреш юллары» һ.б. язмалары белән
киң җәмәгатьчелектә абруй казана.
Татар фәненә хезмәтне Казан университеты мөгаллимәсе урта һәм югары
мәктәп өчен уку-укыту әсбаплары эшләү белән тыгыз үреп бара. Бүгенге көндә
Татарстан мөгаллимнәре арасында олы абруй казанган методист галимәнең
урта һәм югары мәктәп өчен эшләнгән йөзгә якын уку-укыту кулланмалары,
дәреслекләре бар. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
белән берлектә Нурфия Марс кызы 2000 еллардан башлап татар әдәбиятыннан
республика олимпиадалары, Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре, аларга
әзерлек турында матбугат язмалары, күпсанлы әсбаплар тәкъдим итә.
Методист галимә – урта мәктәп укучылары өчен эшләнгән «Татар
әдәбиятыннан таблицалар» (Д.Ф.Заһидуллина, Н.М.Йо сыпова,
Ә.М.Закирҗанов, И.И.Кадыйрова. Казан, 2009) кулланмасының һәм «Татар
әдәбияты. Теория. Тарих» басмасының (Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов,
Т.Ш.Гыйлаҗев, Н.М.Йосыпова. Казан, 2006) бер авторы. Татар телендә урта
гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программаның
(1-11 нче сыйныфлар) бер авторы (Казан: Татар. кит. нәшр., 2011; Татар телендә
белем бирүче мәгариф оешмалары өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа
(5–9 сыйныфлар өчен) (Д.Ф.Заһидуллина, Н.М.Йосыпова. Казань, 2014), аерым
дәреслекләрнең мөхәррире дә.
Галимәнең урта мәктәп өчен татар әдәбиятыннан кулланмалар эшләү
өлкәсендә иң уңыш казанган хезмәтләренең чираттагысы – үз эченә терәк
схемалар, менталь карталарны берләштергән «Әдәби нурлар» уку-укыту
комплекты. 2026 елда методист галимә урта мәктәп укучыларына атап
эшләнгән «Татар фикере» дәвамлы проектының фәнни мөхәррире буларак,
10 язучының тормыш һәм иҗат юлы хакында видеофильмнар тәкъдим итте,
«Тукай илендә: татар һәм рус телләрендә мәктәпкәчә белем бирү оешмалары
өчен плакатлар комплекты»н һәм «Муса Җәлил. Балалар өчен татар һәм
рус телләрендә шигырьләр: плакатлар комплекты»н эшләүне җитәкләде.
Боларга өстәп, Нурфия Марсовна киң җәмәгатьчелек өчен эшләнә торган
«Әдипләребез» дип исемләнгән дәвамлы телевизион проектта дистәләгән
татар шагыйренең тормыш һәм иҗат юлына күзәтү ясый.
Югары мәктәптә чирек гасыр мөгаллимлек итү дәверендә профессор өч
баскычлы уку-укыту системасы өчен күпсанлы кулланмалар эшләп килә,
шулай ук урта һәм югары мәктәп өчен татар әдәбиятыннан теоретик терминнар
сүзлеген төзүчеләрнең берсе.
Күптән түгел Н.М.Юсупова фәнни җәмәгатьчелеккә Татарстан
Республикасында педагогик белемнең 150 еллыгы уңаеннан «Казан педагогия институтында методик эшчәнлек: татар әдәбиятыннан программалар һәм
дәреслекләр» (TATARICA. 2026. № 27 (1)) дип исемләнгән аналитик мәкалә
тәкъдим итте. Казан университетындагы татар фәненә тугры галимә уку
йортыбызда татар фәне үсешенә гомерләрен багышлаган галимнәргә рәхмәтле
булып яшәвен һәрвакыт ачык әйтә, төрле елларда әдәбият галимнәре Тәлгат
Галиуллин, Резеда Ганиева, Альберт Яхин, Азат Әхмәдуллин, Хатыйп
Миңнегулов, Дания Заһидуллина, Таһир Гыйлаҗев, тел галиме Фәрит
Юсуповларның гыйльми эшчәнлеге хакында зур күләмле мәкаләләр бастыра.
Студентлар белән берлектә Хатыйп Госман кебек олпат галимнәребезнең
каберләрен карап, тәрбия итүгә үзеннән өлеш кертә.
Студентларның телдән төшми торган укытучысы Нурфия Марс кызы Казан
университетында дистәләгән магистр, өч аспирант тәрбияли, бер докторант
җитәкчесе булып тора.
Бүгенге көндә Казан федераль университетының ике диссертация советы
әгъзасы профессор Н.М.Юсупова – татар әдәбияты кафедрасының йөзек кашы,
горурлыгы ул. Кафедраның иң күркәм традицияләрен саклауда, үстерүдә
аның роле алыштыргысыз. Казан федераль университетының татар әдәбияты
кафедрасы исеменнән татар фәненә гомерен багышлап, хезмәт итүче профессор
Нурфия Марсовна Юсупованы күркәм юбилее белән тәбрик итәбез. Фәнни,
иҗади уңышлар, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы телибез!
«КУ» 10, 2026
Фото: архив
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев