Логотип Казан Утлары
Юбилейлар

Шигъри сүз кодрәте

Мөхәммәт Мирза иҗатына бер караш.

Сүз кодрәте – үзәгенә

Янып керә алуында.

Буыннардан-буыннарга

Күчеп, тере калуында.
М.Мирза 

Мөхәммәт Мирза – ХХ-ХХI гасыр чиге татар поэзиясе үсешенә, аның яңарышына зур өлеш керткән шагыйрь. Аның шигырь-поэмалары кешене олы кыйммәт итеп күтәрә, кешелекнең яшәеш кануннарын аерып чыгара яисә тормыш закончалыкларын тәнкыйть утына алган үзгә бер әдәби дөньяны укучы хөкеменә тәкъдим итә. 

1980 елларның икенче яртысында лирик шигырьләре, җырлары, поэмалары, хикәяләре, әдәби тәнкыйть һәм публицистик мәкаләләре белән әдәбият мәйданына килеп керсә дә, М.Мирзаның таланты шигърият төрендә ачыла. «Кәккүк тавышын санадым» (1994), «Турайгыр» (1998), «Киек каз юлында» (2003), «Тере су» (2007) кебек җыентыклары басылып, әдәби җәмәгатьчелек һәм тәнкыйтьчеләр тарафыннан хуплап каршы алына. Бер-бер артлы дөнья күргән тәнкыйть мәкаләләрендә, фәнни язмаларда Р.Ганиева, Д.Заһидуллина, Ф.Хәсәнова кебек галимнәр, М.Әгъләмов, Г.Гыйльманов, Н.Акмал, Р.Мингалим кебек шагыйрьләр тарафыннан М.Мирза сагышлы, өзлексез эзләнүләр алып баручы, философ, үз фикерләрен укучыга тулы һәм чиктән тыш ачык җиткерә алучы, өлгергән шагыйрь буларак бәясен ала. 

Әдәбият мәйданына килеп кергән һәр әдип үз сукмагын, үз йөзен булдырырга омтыла. Ә бу шәхси стиль әдипнең үзенә хас булган язу чалымнарыннан, ул яратып кулланган алымнардан, еш мөрәҗәгать иткән образлардан, формалардан, лирик героеның хасиятләреннән оеша. Мондый «индивидуальлек» М.Мирзага да хас. Билгеле булганча, ХХ гасыр ахырында иҗтимагый-сәяси вазгыятьнең алышынуы үзенчәлекле идеологик мәйданга әверелгән татар шигъриятенә дә көчле тәэсир ясый, поэзия үзгә фәлсәфи-әхлакый, эстетик, сәяси кыйммәтләр һәм аларны җиткерүнең яңа алымнарын, калыбын эзли башлый. Аерым сүз осталары татар шигъриятенең үсешен рус яки көнбатыш эстетик һәм сәнгати кануннарына юнәлтеп үстерүдә, аерым шагыйрьләр исә нигезне, традицияләрне яңартуда, шәрык әдәби үзенчәлекләрен заманга яраклы дәвам итүдә күрә. М.Мирза иҗатында соңгысы алга куела, шагыйрь шигъриятнең үсешен асыл кыйммәтләрне милләт хәтерендә яңартуга бәйли, шәркый сәнгати алымнарның актуальлеген югалтмавын дәлилли. Бу сыйфат аның шигырьләрендә чагылыш тапкан дөнья сурәтендә, лирик геройның дөньяга карашында гына күзәтелеп калмый, образлылыкта, жанрлар төрлелегендә яисә шигырь калыбын, хәтта үлчәмен сайлауда да ачык күренеп тора. 

М.Мирзаның лирик герое төрле. Бер яктан, ул – дөньяны фәлсәфи аңларгабәяләргә омтылучы, кичерешләре катлаулы образлар ярдәмендә чагылган уйчан шәхес; икенче яктан, хөр фикерле, тормыш-яшәешкә, үзе яшәгән җәмгыятькә һәм анда барган үзгәрешләргә ирония, сарказм белән сугарылган тәнкыйди бәясен, фикерен ишеттерергә омтылган актив гражданин шәхес; өченче яктан, авыр кичерешләрдән юануны балачактан, авылда үткән яшьлек сукмакларыннан, мәхәббәттән, Ана җылысыннан эзләгән хисчән кеше булып, ул шагыйрь иҗатын лирик-эмоциональ дулкынга көйли. 

М.Мирза иҗатын үзенчәлекле иткән икенче хасият аның шигъриятендәге жанрлар төрлелегендә, шушы юлдагы форма эзләнүләрендә күренә. Форма ягыннан Көнчыгыш әдәби традицияләренең үстерелүе дә шагыйрь иҗатындагы жанрлар төрлелегендә ачык чагыла. М.Мирза классик Көнчыгыш жанрларын заман укучысына фикер әйтүдә файдалана. Аларны «уйнатып», тәҗрибәләр ясый. 

Мәсәлән, шагыйрь газәл, робагый, касыйдә, нәсыйхәт жанрларын яңартып җибәрә. Шагыйрьнең нәсыйхәт тибындагы шигырьләре Көнчыгыш әдәбиятындагы әхлакый кыйммәтләрне киләчәк буыннарга тапшыру идеясе белән сугарыла. «Әйтче, кардәш, һаман түзеп торыйкмы...», «Бәләкәй булсаң бул, тик син вак булма...», «Күзгә-күз кагып бирәмсең сәламең...», «Холыксызлар кемнедер гел битәрләр...» һ.б. шигырьләр шундыйлардан. «...Карыйм да бу дөньяның дүрт ягына..» шигырендә былбыл, гөл  кебек суфичылык поэзиясе аша мәгълүм образлар, бер яктан, лирик геройның үзен әйләндереп алган тормышка, яшәешкә мәхәббәте булып укыла. Икенче яктан, шушы тормышны бүләк иткән Аллаһка мөнәсәбәтне тасвирлауга юнәлтелә, лирик герой үз тормыш тәҗрибәсеннән туган караш-фикерләре белән уртаклаша:
 

Хөрлегемә, саулыгыма мең разый,

Тулып агам гомер-дәрьям ярына.            

    Ил-йортым киң, ризыгым мул, рухым шат,    

            Юлым ачык – хилафсыз иманыма.

Ким итмәгән – ургып тора хисләрем,

Былбыл оя кора күңлем талына.        

         Күгем зәңгәр, таңым алсу, гөлләрем    

             Һәрчак шифа, илһам коя җаныма...

Җиде бабам көтеп алган бәхет бу:

Насыйп әйлә, Раббым, оныкларыма.

Тормыш кичкән лирик герой кеше өчен саулыкның, тынычлыкның, ризыкның мөһимлеге хакында сөйли.

Дини эчтәлек, тәрбияви башлангыч М.Мирзаның газәлләрендә дә актуальлеген югалтмый. Аларда көнчыгыш классик газәлләренә хас мәҗнүнлек, мәхәббәттән шашыну мотивлары, гомумән, күзәтелми. Хәтта дөньяви мәхәббәт темасына язылганнарында да бу шулай: «Әгәр сине сагынмасам, / Хатлар да язмас идем, / Җырларымнан баскыч тезеп, / Син балкыган биеклеккә / Менәргә базмас идем». Мондый әсәрләрдә шагыйрь кеше гомерен Аллаһ тарафыннан бирелгән бүләк итеп таный, язмышның алдан язылуы хакында сөйли, ислам кануннарындагыча, язмышның Аллаһтан булуы турында сөйли. Мәсәлән, «Бер күк астында яшәп тә...» шигырендә кеше тормышы Аллаһ биргән язмыш белән тыгыз бәйләнештә карала. Лирик герой ислам фәлсәфәсен яхшы белүче, тормыш авырлыгыннан Аллага сыенучы, аңардан ярдәм көтүче, аңа рәхмәт укучы диндар кеше булып күренә, шушы юлны бердәнбер хакыйкать итеп таный. «...Фатихасыз бер көнем дә торалмам...» шигырендә ул, ислам кануннарында язылганча, Аллаһтан ярдәмне үзе өчен генә түгел, бөтен милләт, кавем өчен сорый:

Фатихасыз бер көнем дә торалмам,

Ил-көнемә иминлек бир, бер Аллам.

Уң кыл юлын бөтен нәсел-ыруның,

Кодрәтең киң, рәхмәтең зур, бер Аллам!

Дога рәвешендәге шигырьдә «Бер Аллам» рәдифен кабатлау аша кешегә Аллаһ ярдәменең иң мөһим шарт икәнлеге ассызыклана. Гомумән, М.Мирза газәлләре, төркитатар әдәби традицияләрен үстерә: иҗтимагый-социаль эчтәлек, дини хис-кичерешләр белән сугарыла. 

Шагыйрьнең дүртьюллык – робагыйларында да фәлсәфи, әхлакый, гыйшкый (интим), иҗтимагый мәсьәләләр күтәрелә: «Рас килде – фаразлар хаклыгын кара син…», «Туган җирең – кендегең төйнәлгән төш…», «Белмәс иде һичкем дә юкбарыңны» һ.б. 

Кемдә кемнең хакы йөри түләнәсе,

Кемне каплый кемнең кара күләгәсе.

Дөнья матур, дөнья киң, дип акыл сата

Денен, телен җуйган илнең кем-кемсәсе?, 

– дип яза ул.

Биредә әхлакый мәсьәләләр үзәккә куела; иҗтимагый-социаль кануннар да фәлсәфи-этик яссылыкта кире кагыла, рухи яңарышка өндәү мотивы яңгыраш ала.

1990 елларның ахырыннан М.Мирза иҗатында форма эзләнүләре көчәя, классик шигырь калыбыннан китеп, ул үз фикерен укучыга җиткерү юлында яңа формалар эзли, берьюллык, икеюллык, өч һәм дүрт, биш, алты, җиде һәм сигезьюллыклар иҗат итә башлый. Аның кыска шигырьләре Көнчыгыш әдәбиятындагы  афористик гыйбарәләргә охшатып языла. Юкка гына ул аларны гыйбарә, күзәтүләр дип атамый. Мисал өчен: «Астыртынның сурәте – айсберг». Зур өлеше су астында билгесезлектә калган табигать стихиясе образы шагыйрьгә эчке дөньясы белән биктә калган, эчкерле кешене ачарга мөмкинлек бирә. 

Шагыйрь иҗатында бишьюллыклар, аеруча «Адәм баласы» шигырьләр циклы үзенчәлекле. Милли шигърияттә «Туфан строфасы» буларак калыплашкан һәм лирик герой кичерешен, автор фикерен яңгыраш-тәэсир бөтенлегендә җиткерүгә йөз тоткан бишьюллыкны М.Мирза яңача, чичән шагыйрьләр стилендә, табышмак формасында коруга ирешә. Мәкаль-әйтемнәр куллану, шигырь юлларын хикмәтле сүз кебек төзергә омтылу, «шәркый» характерлы, бик нечкә ирониягә, төртмәле кинаягә мөрәҗәгать итү – барысы да аларның үзенчәлеген тәэмин итә. Шагыйрьнең осталыгы образларны көтелмәгән мәгънә борылышлары белән баетып, ассоциацияләр тудыра алуда да күренә. 

Әлеге циклда урын алган бишьюллыкларны символик эчтәлекле җыелма Адәм баласы образы, философ статусындагы лирик герой һәм фәлсәфи башлангыч бербөтенгә туплый. Лирик герой укучыны кешелек өчен беренчел кыйммәтләр, яшәү мәгънәсе, шәхеснең тормыш-яшәештәге урыны, вазифасы хакында сөйләшүгә алып керә, кешелек һәм кеше турында уй-тойгылары белән уртаклаша. Шагыйрь үзе аларны «уйлы шигырьләр» дип атый: «Уйлы шигырьдә, мөнәсәбәт белдерү, тойгы уяту белән бергә, мәгърифәткә өндәү, әдәп-әхлакка чакыру, әхлак кануннарын җиткерү дә бар. Бу инде – Шәрык әдәбиятының гасырлардан-гасырларга күчеп килгән традициясе. Һәм, әйтергә кирәк, күркәм традиция». Шушы контекстта Адәм баласы кешелекнең үзе булып кабул ителә башлый. 

Мәсәлән: «Чәчәге – чәнечке… / Яфрагы – ут әнә… / Адәм баласының / Теленәсе күңле / Шул гөлгә үрелә…». Чәчәге чәнечке, яфрагы ут булган гөл образы эчтәлекне төрлечә аңларга юл күрсәтә. Шигырь контекстында ул чынга ашмаган хыяллар, иллюзия булган әхлакый, иҗтимагый, сәяси идеаллар, тигезсез мәхәббәт һ.б. мәгънә калыпларында уйнатыла. Лирик герой шушы халәтләрнең кеше күңелен имгәтүе хакында сөйли. Әмма текстта күпнокталар куелу, әйтеп бетерелмәгәнлек һәр кешегә үз тормыш тәҗрибәсенә бәйле нәтиҗә ясау мөмкинлеген бирә. 

Шул ук үзенчәлек башка бишъюллыкларда да дәвам итә. Мәсәлән: «Үзе таңнан эштә, / Акылы – төштән соң... / Адәм баласының / Кайчан, кайда, ничек / Авызы пешкән соң?». Ике татар халык мәкаленең аерым компонентларын файдаланып, шагыйрь яңа эчтәлеккә алып чыга: мәкальләргә хас «чеметеп», чит кыйммәтләрне алга куйган кешелекнең үткән буыннардан гыйбрәт алмавы турында сөйли.
М.Мирза иҗатында фәлсәфи шигырьләр күп. Алар кеше кыйммәте, кеше гомеренең бәһасе, яшәеш кануннары, кешелекнең Җир-галәмдәге миссиясе турында уйлана, яшәү һәм үлем бөтенлеген ислам кануннары яктылыгында бәяләп языла. Мисал өчен, «Кара каен» шигырендә үзәк образ ак каеннар турында шигырь укып күнеккән укучыны сискәндерә, строфадан-строфага ул берничә мәгънәне үзенә сыйдырган символга әйләнә. Мәңге табылмаслык бәхетне эзләп, авыллардан, әнкәләре яныннан киткәннәрне хәтерләткән кылганнар һәм карга оялары образлары белән янәшәлектә ташландык нигез кебек укыла; юкка чыккан авыллар белән ассоциация тудыра; лирик геройга гомеренең үтүенә бәйле туган сызлануны җиткерергә ярдәм итә: «Япа-ялан кырда / Шадра кара каен... / Охшап барам аңар, / Гомер үткән саен. / Буразнасын ярып, / Кара ятты йөзгә... / Янып бетеп гомер, / Кереп барам көзгә». Шуның аша  М.Мирза табигатьтә генә түгел, яшәештә дә һәр кеше  ялгыз, яшәү вакытлы, үтә-югала дип кабатлый. Шушы ук фикерне «Киек каз юлында» шигырендә киек каз образы аша җиткерә («Калулар юк, калулар юк / Дөньяда – кыйгак, кыйгак... кыйгак»). 

Мондый шигырьләрдә иман ныклыгы, сафлыгы иң төп мәсьәләләрнең берсе итеп күтәрелә. «Бетмәс байлык – иман / Оҗмахка керерлек» дип санаган шагыйрь өчен иман дини-әхлакый, милли һәм мәдәни таяныч, рухи кыйммәт дәрәҗәсендә кабул ителә. Мәсәлән, «Иң тынгысыз матдә – кеше» шигырендә иман ныклыгы аерым кешенең генә түгел, милләтнең дә әхлакый нигезе кебек аңлатыла. «Бүленгәнне бүре ашар» эпиграфы ачкыч ролендә укыла һәм интертекстуаль вазифа үти. Мәкальнең үзендә бүленүнең аяныч нәтиҗәләргә китерүе хакында әйтелә һәм бердәм булу кешелек җәмгыятендә яшәүнең нигезе дип тәкъдим ителә. Әмма шигырь кысаларында  шагыйрь  бүленү сүзе белән «уен» башлый. Бер яктан, бүленү арту, күбәю кебек шәрехләнә: «Бүленешү – чиккән челтәр кебек, / Чылбырланып кабат берләшү. / Җирдә иң тынгысыз матдә – Кеше, / Яшәр өчен мәңге көрәшү». Шул ук вакытта бүленү соңгы строфада һәр кешенең эчке халәтенә бәйләп куела, эчке рух, иманның бүлгәләнүенә кагыла. Кавем, милләтләрнең, гомумән, кешелекнең бердәмлеге, алга таба яшәеше өчен һәр кешенең күңел ныклыгы, иманының бүленмәслеге кирәк, дигән фикер укыла башлый.

М.Мирзаның фәлсәфи эчтәлекле шигырьләрендә Көнчыгыш әдәбиятына хас изгеләштерү күренеше дә күзәтелә, шушы фонда шигърият, шигъри сүз еш кына Илаһи нур чагылышы кебек шәрехләнә, шагыйрь образының вазифасы да шуңа бәйле билгеләнә: «Мин барлык кыйммәтләрне / Шигырь бизмәненә / Салып үлчим хәзер». Шигъри сүз, шәркый традицияләрдә, илаһи сүз югарылыгына күтәрелә, шушы яссылыкта «Сүз – галәм илчесе, Адәм баласын ул мәңгелеккә илтер» дип кабатлана. Шагыйрь – шигырь язучы чикләрендә генә калмыйча, яшәешнең пульсын алдан сизүче, җәмгыятьне рухи яктан төзек, сәламәт тотучы пәйгамбәр, милли юлбашчы кебек күзаллана. Мәсәлән, «Тукайлы башкала», «Мәңгелекне хаклап» шигырьләрендә Тукай, Такташ, Туфан, Җәлилләрне татар халкының әйдаманы, остазы, халык тормышына юл ярып баручы итеп сурәтләү калкулана, милли үсешкә, якты киләчәккә югары мәдәният, әдәби сүз, шагыйрьләрнең рухи батырлыгы аша гына ирешеп булуы турында фикер үткәрелә. 

Гомумән, шагыйрь мәңгелек рухи кыйммәтләрне җиткерүгә хезмәт итәргә тиеш дигән фикер М.Мирза иҗатын иңләп бара. Автор фикеренчә, теге яки бу чорга дан җырлаган әдипләрнең иҗат гомере кыска: «Кызыл шигырь язып / Дан-шөһрәт казанган / Адәм баласының / Иҗатын җирлиләр / Үзеннән алдарак...». «Шагыйрь дәште...» шигырендә шагыйрьләрнең гражданлык бурычы милләткә китергән файдасы, аның тормышында тоткан урыны белән бәйләп куела. Янәшәдә М.Мирзаның үз шәхси бәясе, билгеле фикерләргә үзенчәлекле ироник мөнәсәбәте калкулана: «Шагыйрь дәште: – Көрәшчеләр кирәк!, – дип, – / Беләкле күп, йөрәклеләр кирәк, дип, / Көрәшләрдә җиңелмәдек, җиңмәдек, – / Һәрчак җитмәде безләргә бердәмлек».
 

М.Мирзаның гражданлык лирикасында 1990 елларда татар шигъриятенең үзәгенә күтәрелеп, үз милләте өчен көрәшергә әзер булган актив, хөр фикерле гражданин лирик герой алга чыга, тормыш-яшәешкә, үзе яшәгән җәмгыятькә һәм анда барган үзгәрешләргә бәясен, фикерен ишеттерергә омтыла. Лирик герой сәяси торгынлыкның нигезләрен үткән тарихтан эзли; өзлексез сугышлардан гыйбарәт тарих аерым кешене дә, милләтне дә, халыкны да бәхетле итә алмый дип раслый: «Сорау арты сорау туып торыр...», «Сугыш уеннарын күп уйнадык», «Ил-йортына яу килгәндә...», «Әйләнде дә басты куласа» һ.б. «Ил нидән башлана: / кавем, ыруданмы? / ... гаилә коруданмы» кебек сорауларга җавап эзләгәндә, ил, халык язмышы турында уйлану – милләт киләчәге, тел язмышы, гореф-гадәтләр, йолалар сакланышы, яшь буынның мәдәни кыйммәтләргә мөнәсәбәте мәсьәләләренә ялганып китә, «Ил-мәйданда төш түгел», «Сабантуй», «Агыйделдә ак пароход», «Нишләр идем» кебек шигырь-поэмалар шул хакта сөйләп, мәйданга чыга. 

Мәхәббәт шигырьләре М.Мирза иҗатында күпчелекне тәшкил итми, аларның фәлсәфи мотивлар белән баюы күзәтелә. Шагыйрь мәхәббәтне ике кеше арасындагы хис-халәт, мөнәсәбәтләр баскычыннан яшәеш гармониясенең чыганагы югарылыгына күтәрә. Мисал өчен, «Сиңа кайтыр юлым» шигырендә традицион «юл / тау», «юл / карурман», «юл / диңгез» янәшәлеге, фольклор традицияләрендәгечә урау юллар, үтеп булмаслык таулар, карурман, диңгез кебек образ-сурәтләр шул хакта сөйли. Сөйгән ярдан аерылу лирик герой күңелендә сагыш хисен уята; шагыйрь, үтеп чыгып булмаслык каршылыкларны строфадан-строфага үстерә барып, бер-берсен баетып килгән образ-детальләр аша шушы хисне әрнүгә җиткерә. Алар аша үз фикерен шәрехли: беренче мәхәббәттән аерылу кешене мәңгелек сагышка сала һәм бу халәт кеше җанында даими хискә әверелә. «Хыянәтне кичермимен, дидең», «Көттем, дисең», «Хисләр чакырып алыр кунак түгел...», «Әле еллар ераклыгы...» һ.б. шигырьләрдә дә шушы фикер яңгырый.

Мондый эзләнүләр М.Мирзаның поэмаларында да дәвам итә. Мәсәлән, репрессия корбаны булган бабасы Нурлыгаянга багышлап язылган «Турайгыр» поэмасы милли сыйфатларның тарихи вакыйгаларда сыналуын күзәтә. 1930 елларда динле, иманлы буынның авылдан куылуы нәтиҗәсендә традицион рухи кыйммәтләрнең юкка чыгуы хакында сүз алып барыла, аның өчен шагыйрь нигезгә эленгән ал әләм, кызыл кәфенлек кебек үзенчәлекле образларга мөрәҗәгать итә һәм аларның мәгънәләрен үзгәртә. Үз хуҗасыннан тартып алынган ат – Турайгыр образы гаилә, кавем, халык, илнең терәге булган ир кешене бәяләүче кебек уйланылган. Әсәр тукымасында ул нигез, нәсел, авыл сакчысы гына түгел, милли ныклык, иман төзеклеге, системадан ризасызлык чикләрендә укыла алган күпмәгънәле символга әверелә. 

Әсәр поэтик яктан да үзенчәлекле. Поэманың башында билгесезлек халәтен җиткерү өчен риторик сораулар кабатлана. Әрнү тойгысын эпитет, метафора һәм сынландыру алымнары хасил итә: Турайгырның кешнәвеннән, мылтык тавышыннан болытлар калтырый, йөрәкләр кага, җир шары сискәнә һ.б. Әлеге сурәтләү алымнары М.Җәлилнең «Вәхшәт» шигыренә дә ишарә ясый, әнә шулай шагыйрь сыйнфый көрәш нәтиҗәсендә авыл кичергәнне миллионнарча кеше язмышын җимергән сугыш фаҗигаләре белән янәшә куя. Ил күләмендә барган хәлләр символик образ-детальләр аша да тирәнәйтә: «Турайгырның күзен чокыган / каракошлар бигрәк ач иде...». Гаепсез кешеләрне фаҗигагә этәрүчеләрнең  символы булган каракош образы шушы максатка юнәлтелгән  күренешләргә бәя бирә торган икенче эчтәлеккә юл ача. 

Әлеге образ шушы ук мәгънәдә «Кабатланмас мәңге дигәннәре» поэмасында да очрый. Шагыйрь сугыш вакыйгаларын җентекләп сурәтләүне максат итмичә, алар тәэсирендә туган кичерешләр сызыгын алгы планга чыгара. Һәр сугышның мәңге кабатланмас дип тәмамланып та, даими яңарып торуы әрнү тойгысын иң соңгы чиккәчә үстерә. Г.Тукайдагы «кисмәк өстендә иттифакый кунган каракош» образына ишарәләгән Каракош-козгын образы меңләгән кешеләрне үлемгә этәргән сугыш фаҗигасен хасил итә. Ил азатлыгы хакына гомерләрен биргән егетләрнең җаны, аларның тиңсез хәсрәт кичергән аналары каршында Ватан җаваплы дигән фикер әсәрдә төп идея булып яңгырый. 

Совет системасына тәнкыйди караш, тормыш-яшәешнең көнүзәк проблемаларын яшәеш, милләт язмышы, халык әхлагы һәм традицияләре нокталарыннан күздән кичерү шигырь-поэмаларның гражданлык эчтәлеген тирәнәйтә. Бер гасырлык тарихны үз эченә алган «Кысыр Гариф» поэма-кыйссасы бу яктан аеруча көчле яңгырый. Асылда ул тормыш-яшәешнең үзәге, таҗы булган кешенең сугыш газаплары, рухи фаҗигаләр аша кичеп тә, кешелекле булып калырга омтылуы хакында сөйли. Әсәрнең башында ук «Сугышларны дөнья байлыкларын кабат бүлешү, таланган-яуланган байлыкның хуҗаларын аклау-саклау өчен махсус китереп чыгаралар дип бәяләүчеләр хаклымы әллә» соравы куела. Гариф образы аша М.Мирза шул чорның күп язмышларын бер ноктага туплый.

Әсәр татар шигъриятенә сугыш фаҗигасен буыннар фаҗигасе итеп таныган, аны фаҗигале үткән итеп бәяләүче, җимерелгән язмышлар өчен әрнүче лирик геройны «кайтара». Шул елларда җимерелгән язмышлар ил киләчәгенә бәйле күзаллана: илнең бәхете дә, хәсрәте дә аерым кешеләр бәхетенә яки кайгысына бәйле дигән фикер ассызыклана. Охшаш мотивлар алга таба шагыйрьнең әтисе фаҗигасен, әнисе язмышын сурәтләгән «Бакы – кубарык җил», әбисенең фаҗигале язмышын тасвирлаган «Хәбибҗамал» поэмаларында дәвам итә, үстерелә. 

М.Мирзаның «Мохтар» әсәре хәзерге татар поэзиясенә яңа сүз булып килеп керде. Татар халкының танылган шәхесе, актёры, режиссёры Мохтар Мутинга багышланган бу драматик поэмада биографик мәгълүматлардан бигрәк, Мохтар Мутинның эчке халәтен, омтылышларын, фаҗигасен тарихи хакыйкать аспектында сурәтләүгә зур урын бирелә. Шагыйрь әлеге шәхесне күтәреп кенә калмый, аны яңа яктан ача. Татар укучысы өчен М.Мутин идеаллаштырылган образ булып түгел, тормыштагы тәртипләр белән каршылыкта торучы шәхес, үз-үзе белән, үзенең дөньяга карашлары белән көрәшүче трагик язмышлы кеше буларак ачыла. М.Мутинның ачы язмышын сурәтләү барышында шагыйрь халык кичергән фаҗигале вакыйгаларга да туктала, аның тарихындагы хәлиткеч чорларга басым ясый, шушы вакыйгаларда татарларның үзләренең роле турында уйлана. Әсәрнең кыйммәте дә шунда. 

Шагыйрьнең мәхәббәт лирикасында сафлык, матурлык, мәхәббәт, югарыгабиеккә омтылыш, кадерле кешеләр сурәте калка. Мондый шигырь-поэмаларда авыр кичерешләрдән юануны, рухи камиллекне, матурлыкны, гармонияне балачак хатирәләреннән, авылда үткән яшьлек сукмакларыннан, Әнкәсе катыннан эзләгән эмоциональ лирик герой алга чыга. «Кош теле», «Йолдызлы басу», «Әнкәй», «Авылым чишмәсе» һ.б. шигырь-поэмаларында  М.Мирза рухи кыйбланы үткәннәрдә, өлкән буынның яшәү рәвешендә таба, авыл мохитен, яшәешен югары күтәрә, туган туфракны ярату, җирсү хисен үзәккә ала. 

Әнә шулай «берүзенә бер диңгез» тапкан М.Мирза иҗаты заманның актуаль мәсьәләләрен чарлый, күпсанлы шигырь-поэмалары бүгенге әдәби барышта шәркый традицияләрнең дәвам ителешен, үстерелешен, мәгънәви баетылышын дәлилли һәм шигъриятнең милли нигезләрне, кыйммәтләрне югалтмавы хакында сөйли.

 

"КУ" 01, 2023

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев