Логотип Казан Утлары
Юбилейлар

Шәриф Камалның тууына – 140 ел

Язучының бай архивы Татарстан Милли музее фондында саклана. Аның бер өлеше Милли музей филиалы – Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры экспозициясендә дә тәкъдим ителә.

2024 елның 27 февралендә язучы, драматург, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Шәриф Камалның (Шәриф Камалетдин улы Байгилдиев) тууына 140 ел тулды. Язучының бай архивы Татарстан Милли музее фондында саклана. Аның бер өлеше Милли музей филиалы – Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры экспозициясендә дә тәкъдим ителә.

1) Шәриф Камал (сулдан уңга), Кави Нәҗми һәм виртуоз гармунчы Фәйзулла Туишев. Ф.Туишев фатирында  1936 ел.

2) Казанның татар мәктәбе (хәзерге 80 нче мәктәп) укучылары белән очрашу.  1940 ел

3) Шәриф Камал совет республикалары язучылары арасында.  Уңнан икенче – Әхмәт Фәйзи. 1940 ел.

4) Сталино (Донецк) шәһәрендә татар телендә чыккан «Пролетар» газетасы редакциясе хезмәткәрләре белән. 1937 ел.

5) Татар дәүләт театрында Шәриф Камалның иҗат юбилеена багышланган кичәдә чыгыш. 1940 елның марты

6) Язучы гаиләсе (сулдан уңга): хатыны Хәят, кызы Зәйнәп, кияве Ефрем, Шәриф Камал. 1930 нчы еллар ахыры.
 

Сәхифәне Айдар ШӘЙХИН әзерләде. 

Фото: архивтан

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев