Логотип Казан Утлары
Юбилейлар

ОЛПАТ КАЛӘМ ИЯСЕ

Күренекле прозаик Вакыйф Нуруллин (1935) – ХХ гасырның 60 нчы еллар башында татар әдәбиятына килгән, үзенә генә хас иҗат өслүбен тудырган, нигездә, повесть жанрында эшләгән өлкән буын әдипләреннән.

Күренекле прозаик Вакыйф Нуруллин (1935) –
ХХ гасырның 60 нчы еллар башында татар
әдәбиятына килгән, үзенә генә хас иҗат өслүбен
тудырган, нигездә, повесть жанрында эшләгән
өлкән буын әдипләреннән. Күп зыялыларыбыз
кебек, ул Казан дәүләт университетының данлыклы
татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган.
1961–1977 елларда «Казан утлары» журналында
башта әдәби хезмәткәр, аннары проза бүлеге мөдире
булып эшләгән. 1977–1989 елларда Татарстан китап
нәшриятының баш мөхәррире вазифасын башкарган.
Бераз вакыт әдәби иҗат эше белән шөгыльләнгәч,
1993–1995 елларда «Казан» журналын оештыруда
катнашып, анда хезмәт куйган. 1995–2008 елларда
Татарстан Республикасы Милли музеенда әдәбият бүлеге мөдире булган.
Вакыйф Нуруллин 1963 елда беренче күләмле әсәрен – атаклы «Шинельсез
солдатлар» повестен иҗат итә. Ул аны беркая да тәкъдим итми, вакыты
җиткәнне көтеп, берничә ел өстәл тартмасында саклап тота. 1968 елда
повесть, ниһаять, «Казан утлары» журналында басыла, шул ук елда Татарстан
китап нәшриятында аерым китап булып та дөнья күрә. Бу әсәр укучылар
тарафыннан да, әдәби тәнкыйть ягыннан да җылы кабул ителә. Бала чагы
Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы авыр елларга туры килгән каләм иясенең
дебюты аның үз тормышыннан алына, үз башыннан узган, үз йөрәге аша
үткән вакыйгаларга нигезләнә. Монда ул сугыш чоры авылының драматик
тормышын, авыл кешеләренең тырышлыгын һәм батырлыгын, яшь буынның
Ватанына тугрылыклы булып, чыныгып үсүен тасвирлый.
«Шулай да, «Шинельсез солдатлар»ны укып чыккач та, прозабызга
тормышның үзеннән, халыкның, бигрәк тә авыл халкының, холык-фигылен,
көнкүрешен һәм хезмәт героикасын яхшы үзләштергән, тойган, алай гына
түгел, шуларның барысын яшьли үз башыннан кичергән, димәк, җитди әйтер
сүзе булган үзенчәлекле прозаик килүен абайларга мөмкин иде инде», – дип яза
язучы Ринат Мөхәммәдиев1. Әдәбият галиме Фоат Галимуллин исә «үсештәге
иҗат» дип бәяли2.
1969 елда Вакыйф Нуруллинның унике хикәясе тупланган «Төкле аягың
белән» җыентыгы басылып чыга. Шуннан соң язучы тулаем повесть жанрына
кереп китә һәм тормыштагы кеше характерларын үтә дә нечкә психологизм
белән сурәтләүче чын профессионалга әверелә. Бер-бер артлы аның «Күпер чыкканда» (1968–1969), «Әгәр син булмасаң...» (1970–1973), «Яшьнәп
үткән яшьлек» (1971–1975), «Аккан су юлын табар» (1976–1979), «Һәлакәт»
(1979–1981), «Ике урам арасы» (1980–1984), «Җавап бир, кеше!» (1985–1987),
«Сагынырсыз әле...» (1986–1991) әсәрләре языла.
Сугыштан соңгы авыл тормышын сурәтләгән «Күпер чыкканда» исемле
икенче повесте да авторга зур уңыш алып килә. «Әгәр син булмасаң...» әсәре
исә «Шинельсез солдатлар»ның дәвамы буларак иҗат ителә, чөнки беренче
әсәр басылып чыкканнан соң, китап сөючеләр язучыга күпсанлы хатлар юллый,
һәркемне төп каһарманның киләчәк тормышы кызыксындыра.
«Яшьнәп үткән яшьлек» документаль материалларга таянып иҗат ителгән
повесть булса, «Аккан су юлын табар» әсәре герое шулай ук чынбарлыктан
алынган. Соңгысында авыл тормышы һәм анда күмәк хуҗалык рәисенең
урыны, кеше һәм табигать, авылның киләчәге булган яшьләр, рухи тәрбия
һәм башка мәсьәләләр күтәрелә.
Сүздән сурәт ясаучы язучы-рәссам буларак, язучының каләме әсәрдән-
әсәргә шомара һәм камилләшә, иҗади колачы һәм сулышы киңәя. Мәхәббәт һәм
хыянәт кебек мәңгелек темалар күтәрелгән «Һәлакәт» повесте, шулай ук фактик
материалга нигезләнеп, мавыктыргыч сюжетка корылуы белән әһәмиятле3.
Вакыйф Нуруллинның «Ике урам арасы», «Җавап бир, кеше!» әсәрләре
дә әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан җылы каршы алына. «Сагынырсыз
әле...» повесте исә Совет чоры җитәкчесе образын гәүдәләндерә, аның туган-
тумачалыкка, әшнәлеккә, рухи бозыклыкка корылган тормышы ахыр чиктә
төп каһарманның үзе өчен үкенечле тәмамлана. Аны укыгач, бүгенге көн
күзлегеннән карап, күңелдә үзеннән-үзе «хәзер нәрсә үзгәрде соң?» дигән
сорау туа.
«Аның һәр әсәрен бербөтен итеп туплаган көч – публицистика белән лиризм,
документаль төгәллек белән сәнгатьчә гомумиләштерүнең бергә үрелүендә,
автор шәхесенең эзлекле һәм максатчан булуында», – дип яза әдәбият галиме
Мөдәррис Вәлиев4.
Әйе, Вакыйф Нуруллин – бәхетле каләм иясе. Ул – утызга якын китап
авторы. Әсәрләре рус, украин, таҗик, азәрбайҗан, казакъ, каракалпак телләренә
тәрҗемә ителгән, чит телләрдә аерым басмалар булып та дөнья күргән.
Чыннан да, халыкчан гадилек белән, чынбарлыкка, тәҗрибәгә, үзең
күргән-кичергәннәргә, дөресрәге, тормышка таянып, бернинди дә авырсыну
кичермичә, ихлас күңелдән иҗат итү – олы әдипнең язу осталыгы, икенче төрле
әйткәндә, аның әдәбияттагы язмышы. Вакыйф Нуруллин – татар әдәбиятына
үз өлешен керткән нәкъ менә шундый олпат каләм иясе.


1 Мөхәммәдиев Р.С. Якутлар табыладыр вакыт белән: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит.
нәшр., 1983. – 177 б.
2 Галимуллин Ф.Г. Инешләр Иделгә кушыла: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. –
29–44 б.

3 Даутов Р.Н., Рахмани Р.Ф. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек: 2 томда. – Казан: Татар. кит.
нәшр., 2009. – 2 том. – 221 б.
4 Маннапов С. Дөньяга – якты күзләр белән // Нуруллин В. Күпер чыкканда: повестьлар. – Казан: Татар.
кит. нәшр., 1985. – 10 б.

 

 «КУ» 05, 2025

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев