Логотип Казан Утлары
Юбилейлар

КИЛӘЧӘККӘ ЙӨЗ ТОТЫП

Дания Фатих кызы – үзенең фәнни мәктәбен булдырган, дистәләрчә шәкертенә фән юлын ачкан галимә, 450 дән артык басма хезмәт авторы. Аның җитәкчелегендә ике докторлык, тугыз кандидатлык диссертациясе яклана. Ул бүген дә әдәбият фәне методологиясенең аерым аспектлары буенча проектларда катнаша, аспирантларга җитәкчелек итә. Галимә 20 ел дәвамында докторлык һәм кандидатлык диссертацияләре яклау советларында, шулай ук берничә фәнни һәм фәнни-популяр журналның редколлегиясендә әгъза булып тора.

Иҗтимагый-мәдәни тормышның һәр өлкәсендә үсеш-үзгәреш аерым шәхесләр
эшчәнлегенә бәйле. Милли мәдәнияттә гаять мөһим урын алып торган матур әдәбият
һәм аны өйрәнү фәне үсешенә зур өлеш керткән әнә шундый шәхесләрнең берсе –
филология фәннәре докторы, профессор, академик, ТРның атказанган фән эшлеклесе
Дания Фатих кызы Заһидуллина. Аллаһка шөкер, әдәбиятыбыз зур булган кебек, аны
тикшерү, бәяләү фәне дә, соңарып мәйданга чыгуга карамастан, бу өлкәдәге ихтыяҗга
җавап биреп килә. ХХ йөз башында Җ.Вәлиди, Г.Сәгъди, Г.Баттал, Г.Ибраһимов,
Г.Исхакый һ.б. тырышлыгы белән беренче адымнарын ясаган әдәбият белеме, берничә
буын галим-голәмә тырышлыгы белән татар сүз сәнгатенең ерак тамырларыннан алып
хәзергесенә кадәрге тарихын, халык тормышы белән тыгыз бәйләнешен, традицияләрен
һәм закончалыкларын, аерым шәхесләрнең ролен һ.б. тикшерүдә җитди казанышларга
ирешә. Аерым мәктәпләр, фәнни концепцияләр ил күләмендә, шулай ук төрки дөньяда
танылу ала. Д.Ф.Заһидуллина әдәбият фәне өлкәсенә ХХ гасыр ахырында килә һәм
танылган галимнәр, укытучы-остазлары М.Хәсәнов, Й.Нигъмәтуллина, Р.Ганиева,
Т.Галиуллин, Г.Халит, Н.Юзиев, Н.Хисамов, М.Гайнетдинов, А.Әхмәдуллин,
Х.Миңнегулов, М.Бакиров, М.Мәһдиев, Ф.Галимуллин, А.Яхин һ.б. ярдәмендә
әзерлекле, киң белемле, эрудицияле белгеч булып җитешә. Аларның эшләрен уңышлы
дәвам итеп, үзенең мәктәбен булдыра, соңгы еллар татар әдәбияты фәнен әйдәп
баручы галим булып үсә. Билгеле, бу өлкәдә эшләүче галимнәребез шактый күп булып,
һәрберсенең үз урыны бар. Дания Фатих кызының эшчәнлеге исә киңлеге, масштаблы
булуы, әдәбият теориясе, әдәбият тарихы, әдәби тәнкыйть өлкәләрен иңләп алуы һәм
аларны ил, дөнья әдәбияты фәне яссылыгында тикшерүе белән аерылып тора. Төрле
халыклар әдәбиятын һәм фәлсәфә, сәнгать, психология, социология, тарих, педагогика
кебек фәннәрне яхшы белүе аңа милли әдәбиятларны тикшерү методологиясен,
методларының яңа юлларын, форма-алымнарын табу, үстерү мөмкинлеге бирә. Бу
көннәрдә үзенең гомер бәйрәмен – юбилеен билгеләп үтүче Дания Фатих кызы
Заһидуллинаны киң җәмәгатьчелек күпсанлы шәкертләрнең укытучы-остазы, мәктәп
укытучыларының киңәшчесе, принципиаль тәнкыйтьче һәм әдәби-мәдәни мирасны
киң катлам укучыларга җиткерүдә күп көч куючы әдәбиятчы-галим буларак белә.
Аның кебек үз эшенең чын профессионалы һәм шәхес буларак, зыялылык үрнәге
күрсәтеп, шул ук вакытта гадел һәм киң күңелле, намуслы һәм тыйнак, ярдәмчел һәм
гади булып кала алу бик азларга бирелә. Боларның нигезе, билгеле инде, гаиләдә, ул
тәрбияләнеп үскән мохит аша салына.
Дания Фатих кызы Заһидуллина 1964 елның 1 октябрендә Мөслим районы
Әмәкәй авылында туган. Мәктәптә укыган елларда ук әдәбият-сәнгать дөньясы белән
кызыксына башлый, шигырьләре район газетасы битләрендә дөнья күрә. Дөньяга
карашын формалаштыруда, әдәбиятка тартылуда сыйныф җитәкчесе Гөлсәрия, рус
теле һәм әдәбияты укытучысы Асия апаларының, башка укытучыларның йогынтысы
зур була. Татар теле һәм әдәбияты укытучы буларак мәктәпкә яшь язучы Факил
Сафинның кайтуы, әдәби иҗат белән кызыксынуны, омтылышны бермә-бер арттыра.
Район газетасы каршындагы әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе Фоат Садриевның
җылы сүзен ишетү дә яшь авторның хыял-омтылышларын үстереп җибәрә. Гомумән, әдәбиятка булган игътибар, мәктәптәге һәм райондагы иҗади мохит Дания Салиховага
(кыз фамилиясе – ред.) беренче чирканчык алырга, иҗат серләренә төшенергә ярдәм
итә. Башка фәннәрдән дә бик яхшы укуына карамастан, ул киләчәген әдәбият белән
бәйләү фикеренә килә һәм Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә
юл тота. Университетта уку еллары яшь кызга яңа канатлар куя. Ул М.Мәһдиев
җитәкчелегендәге «Әллүки» түгәрәгенә йөри. Проза остасы булып танылган,
әдәбиятны шәхесләр аша һәм архив материаллары белән үреп, гаять кызыклы,
гыйбрәтле итеп студентларга җиткерүче Мөхәммәт абыйны остазларының берсе дип
саный. Аның татар сүз сәнгате, бигрәк тә ХХ йөз башына караган лекцияләре Дания
Салиховага әдәбият фәненең мавыктыргыч дөньясын ача. Ә инде танылган әдәбият
галиме Йолдыз Нигъмәтуллина алып барган семинарларда ул әдәбиятны өйрәнүнең
мәктәпләре, фәннең яңа концепцияләре белән таныша, татар әдәбият фәненең рус һәм
дөнья казанышларына нигезләнеп, шул ук вакытта милли үзенчәлекләрен саклау аша
үсү юлларын эзләвенә төшенә.
1986 елны Д.Заһидуллина гаиләсе белән Балтач районы Түнтәр авылына күчеп килә
һәм мәктәптә татар теле, әдәбияты укытучысы булып эшли башлый. Өч елдан соң,
Казанга кайтып, укытучылык эшен дәвам итә, аспирантурага укырга керә. 1992 елны
аны Казан дәүләт университетына ассистент итеп эшкә чакыралар. Студентларга белем
бирү белән бергә, Дания Фатих кызы тиз арада кандидатлык (1993) һәм докторлык
(2001) диссертацияләре яклый, доцент, профессор, кафедра мөдире дәрәҗәсенә
ирешә. Үзенең белеме, һәркемгә ихтирамлы һәм игътибарлы булуы белән студентлар
һәм коллегалары арасында тирән ихтирам яулап ала. Аның лекцияләре фәннилеге,
фактик материалларга байлыгы, татар әдәбиятын, укыту методикасын башка
халыкларныкы белән чагыштырып бәяләве белән аерылып тора. Гуманитар фәннәрне
тикшерү методологиясен яхшы белгән галимә аспирантлар һәм докторантлар белән
җитәкчелек итә башлый. 2007 елда ул ТР Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы
итеп сайлана һәм фәнни оешманың гыйльми сәркатибе булып эшли башлый. Ә инде
2011 елда ТР ФА хокукый әгъзасы дәрәҗәсенә ирешә һәм 2016–2023 елларда ТР
Фәннәр академиясенең вице-президенты булып хезмәт итә. Бу чорда ул баш-аягы
белән оештыру эшләренә чума: республикада гуманитар фәннәрне үстерү һәм заманча
тикшеренүләр алып баруны оештыру, аеруча татар теле, әдәбияты һәм сәнгате буенча
өр-яңа проектларны башлап җибәрү, Идел буе республикаларында, төрки халыкларда
танылу алган хезмәтләр бастырып чыгару һ.б.
Дания Фатих кызының фәнни-методик һәм әдәби-теоретик эшчәнлеге киңкырлы
булып, ул аларда җитди башлангычларга нигез сала, үсеш-үзгәреш юлларын билгели.
Укытучы буларак алган тәҗрибәсенә таянып, мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын
укыту мәсьәләләрен тикшерүгә килә. Лирик әсәрләрне өйрәнү барышында укучыларны
әхлакый-эстетик тәрбияләүгә багышланган кандидатлык диссертациясе (1993)
татар әдәбиятын укытуны яңача оештыру мәсьәләләрен алга куюы белән аерылып
тора. Автор әдәбиятны марксистик идеология йогынтысыннан арындырып, сүз
сәнгатенең үз закончалыкларына бәйле өйрәнү концепциясенә нигезләнә. Бу өлкәдәге
тикшеренүләренең нәтиҗәле дәвамы буларак «Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту»
(2000, 2004) хезмәте басылып чыга. Аның кыйммәте, бер яктан, сүз сәнгатен укытуның
мәктәп-мәдрәсәләрдә тупланган бай тәҗрибәсен ачуда булса, икенче яктан, рус һәм
башка халыклар әдәбиятын өйрәнүдәге казанышларга нигезләнүе, өченчедән, татар
әдәбиятын укытудагы шәхсән тәҗрибәсенә нигезләнүе, гамәлгә юнәлтелгән булуы
белән аңлатыла. Шуңа да әлеге хезмәт, шулай ук алдагы елларда коллегалары белән
берлектә бастырып чыгарган «Татар әдәбияты: Теория. Тарих» (2004, 2006), «Әдәби
әсәргә анализ ясау» (2005), «Әдәби әсәр: өйрәнәбез һәм анализ ясыйбыз» (2007)
дәреслекләре тиз арада укытучыларның өстәл китабына әйләнә.
Д.Заһидуллина тикшеренүләре арасында татар әдәбият теориясенең барлыкка килү, үсү-үзгәрү тарихын һәм хәзерге вакыттагы торышын үз эченә алган хезмәтләре үзгә
урын алып тора. Әлеге мәсьәләне беренче булып һәм максатчан өйрәнгән «Әдәбият
кануннары һәм заман» (2000) хезмәтендә татар әдәбиятын, фәлсәфи-эстетик фикер
үсешен тикшерү аша әдәби-теоретик карашларның эзлекле рәвештә җирләшүен,
шулай ук фән буларак әдәбият теориясенең милли үзенчәлекләрен ачуга килә. Галимә
фикеренчә, татар әдәби-теоретик фикере үсешендә өч баскыч-чор күзәтелә: 1) борынгы
заманнардан алып ХХ йөз башына кадәрге чор; 2) ХХ йөз башында татар әдәбият
теориясенең формалашу чоры; 3) 1920 нче еллардан башлап 1990 нчы елларга кадәр
сузылган чор. Д.Заһидуллина татар әдәбияты белән генә чикләнеп калмыйча, татар
иҗтимагый фикеренә, Шәрык һәм Гаребнең әдәби-фәлсәфи карашларына иркен
мөрәҗәгать итә һәм, шуларга таянып, күзәтүләрен төзек фәнни системага сала.
ХХ гасырның беренче ун елында әдәбият теориясе формалашу өчен шартлар
өлгереп җитә дип саный автор. Бу, бер яктан, әдәби казанышлар һәм шуңа бәйле
теорияне үстерүгә ихтыяҗ туу белән аңлатыла, икенче яктан, татар әдәби тәнкыйте
дә формалашу чорын кичерә һәм теоретик мәсьәләләр тәнкыйть белән бергә күтәрелә,
өченче яктан, татар дөньясына рус-Европаның фәлсәфи, эстетик карашлары үтеп керә.
Татар әдәбиятының кызу темплар белән үсеше, анда реализм һәм романтизмга
нисбәтле төрле юнәлешләр барлыкка килү әдәбият фәне белән шөгыльләнүчеләр
арасында бәхәсләр, фикер каршылыклары китереп чыгара. Соңгысы исә әдәбиятны
аңлатуда билгеле бер принципларга таянган кешеләрне бергә туплаган фәнни-әдәби
мәктәп оешуга китерә. Әдәбиятның иҗтимагый ягын алгы планга чыгаручыларны
хезмәт авторы «җәмгыятьчеләр» дип атый. Әлеге мәктәпне оештыручы булып,
эстетик һәм фәлсәфи карашларны көрәш идеясе белән бәйләгән Г.Исхакый тора.
Ә инде кешенең эчке дөньясын тасвирлау, яшәешнең психологик нигезләрен аңлату-
күрсәтүне алга чыгарып өйрәнүчеләр «рухиятчеләр» мәктәбен оештыра. Аның
башлангычында Г.Ибраһимов тора. Д.Заһидуллина монографиясе татар әдәбияты
белеме тарихына яңача карарга этәрә. Автор аерым китап булып яисә күпсанлы
газета-журналларда сакланып килгән, моңа кадәр игътибардан читтә калган бай
әдәби-теоретик мирасыбызны барлый, җентекле анализ ясый һәм татар әдәбияты
теориясенә ХХ гасыр башында гаять талантлы шәхесләр тарафыннан нигез салынуын
дәлилләп, соңгыларының фәнни-гамәли табышларын ача, әдәбият фәнендәге урынын
билгели. Аның бу өлкәдәге эзләнүләре студентлар өчен чыгарылган «История науки
о литературе у татар» (2011) хезмәтендә тагы да тирәнәя, яңа факт-мисаллар белән
баетыла һәм татарларда әдәбият фәне үсеше гарәп-фарсы һәм төрки телле халыклар
фәне казанышлары яссылыгында бәяләнә.
ХХ йөз башында татар әдәбияты үзенең «алтын чоры»н кичереп, иҗат мәйданына
йөзләгән шәхесне чыгара. Эзләнүләр гаять киң колач алып, бер яктан, шәрык, икенче
яктан рус-Европа әдәбиятларындагы табышларны үз эченә ала һәм дөнья әдәбиятының
бер өлеше буларак үсә башлый. Д.Заһидуллина әлеге чорның әдәби җәмәгатьчелектән
читтәрәк калып килгән катламын өйрәнүгә алына һәм җитди яңалык алып килә.
Ул татар әдипләренең, реалистик һәм романтик сурәтләү белән бергә, модернизм
дип аталган юнәлешкә актив мөрәҗәгать итүе белән бәйле. Аның аерым үрнәкләр
буларак урын алуы Г.Сәгъди, Г.Халит, Й.Нигъмәтуллина, И.Нуруллин, Р.Ганиева кебек
галимнәр тарафыннан билгеләнгән булса, галимә бу күренешнең киң җирләшүен,
модернистик агымнар буларак символизм, экзистенциализм, импрессионизм һәм
экспрессионизмның асыл сыйфатлары Дәрдемәнд, С.Рәмиев, Н.Думави, М.Хәнәфи,
Ф.Әмирхан һ.б. әсәрләрендә чагылышын дәлилли. «Модернизм һәм ХХ йөз башы
татар прозасы» (2003) хезмәтендә Яңарыш юлына чыккан татар сүз сәнгатендә фани
һәм бакый дөнья турында уйлану, җир тормышының чикләнгәнлеген, кеше гомеренең
кыскалыгын аңлау, шуңа бәйле яшәү мәгънәсенә, Хакыйкатькә төшенү һәм әлеге
фәлсәфи карашларны әдәби чараларда чагылдыру омтылышының көчәюен күрсәтә.

Автор билгеләгәнчә, модернизм «әдәбияттагы күнегелгән алым һәм ысулларны кире
кага, әдәбиятның торышы-хәле белән риза булмаудан килеп чыга. Шул ук вакытта
ул әдәбиятны камилләштерү-үзгәртүгә этәргеч бирә, үзгә юллар эзли». Шунысы
игътибарга лаек: яңа алым-формаларда чагылыш тапкан югалту, кайгы, өметсезлек,
курку мотивлары аша әлеге фаҗигалелекне булдырмау юллары эзләнә, Яшәешне
хәрәкәткә китерүче көч буларак, Өметкә йөз тотыла. Мондый сыйфат-үзгәрешләр
яңа эзләнүләрнең, бер яктан, Коръән фәлсәфәсенә, аерым алганда, суфичылык
әдәбиятындагы караш-фикерләргә барып тоташуын күрсәтсә, икенче яктан һәм
өстенлекле рәвештә, Европада киң таралган А.Шопенгауэр, Ф.Ницше, Вл.Соловьев
карашларына таянуын ачыклый.
Тормыш-яшәеш катлаулы, каршылыклы булып, анда барган Яхшылык һәм Явызлык
көрәше аерым кеше күңелендәге матурлык һәм ямьсезлек, өмет һәм өметсезлек, ышану
һәм шикләнү тартышы-каршылыгына килеп тоташа. Еш кына әдәбиятта «ялгыз кеше
трагедиясе» дип аталган сызлану яисә экзистенциализм фәлсәфәсенең нигезендә
Яшәешнең камил булмавы, гомернең кыскалыгы, кеше ялгызлыгы һәм көчсезлеге
хакындагы фикерләр ята. Шулар җирлегендә Яшәү һәм Үлем, Гөнаһ һәм Җәза, Өмет
һәм Хакыйкать кебек төшенчәләргә бәйле бәхәсләр егерменче йөз башында күпсанлы
әсәрләр иҗат ителүгә китерә. Аларны тирәнтен шәрехләү барышында Д.Заһидуллина
сызлану фәлсәфәсенең төрлелеген, катлаулылыгын һәм гаять үзенчәлекле сәнгати
фикерләүгә китерүен ача. Шул рәвешле Ф.Әмирхан, М.Хәнәфи, Б.Мансур, Г.Рәхим,
М.Гафури, Ә.Тангатаров, Г.Газиз һ.б. проза әсәрләренә әтрафлы бәя бирелеп,
аларның иҗат йөзе, язу стиле күз алдына бастырыла. Галимәнең бу төр эзләнүләре
дәвамы буларак «Модернизм в татарской литературе первой трети ХХ века» (2013)
монографиясе дөнья күрә. Хезмәттә Дәрдемәнд, Н.Думави, Г.Газиз, Ф.Әмирхан һ.б.
авторларның киң катлам укучыларга таныш әсәрләре дә «яңача» укыла, аларның
әлеге чор әдәбият тарихындагы урыны билгеләнә. Октябрь инкыйлабыннан соңгы
әдәбият буенча тикшеренүләр бу чор сүз сәнгатенә бәйле фикер-карашларны бермә-бер
киңәйтеп җибәрә. Татар әдәбияты фәнендә беренчеләрдән булып ХХ йөз башындагы
модернистик эзләнүләрнең яңа шартларда да үзгә юллар, алым-чаралар белән дәвам
ителүе, аларның социалистик реализм иҗат методы белән катлаулы мөнәсәбәте
билгеләнә. Рус әдәбиятының көчле йогынтысында булган авангард әдәбият форма
һәм эчтәлекне яңарту юлларын эзли. Шул рәвешле имажинизм һәм футуризм дип
аталган агымнар мәйданга килә. Автор фикеренчә, аларда билгеле бер дәрәҗәдә
ХХ йөз башы модернизм әдәбияты билгеләре саклана. Әмма бу күренеш озакка
бармый. 1920 нче елларның икенче яртысында сүз сәнгатендә бертөрлелек көчәя,
һәм ул әдипләрнең сәнгати эзләнүләрен бермә-бер тарайта. Галимәнең «Дөнья сурәте
үзгәрү» (2006) китабы да әлеге тикшеренүләр уңаенда каралырга тиеш. Әдәбият
яңарышы, беренче чиратта, әдипнең чынбарлыкны кабул итүе, аны үзгә сурәтләрдә,
әдәби чаралар ярдәмендә ачуы белән бәйле. Д.Заһидуллина, татар әдәбиятының
күпгасырлык тарихына күз ташлап, анда яшәеш сурәтләренең ни сәбәпле һәм ни
рәвешле үзгәрүен тикшерә. Автор фикеренчә, ХХ гасыр башында дөньяның яңа
моделе формалаша, яңа тип геройлар мәйданга килә. Әлеге контекстта Дәрдемәнд,
Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Ш.Камал, Н.Думави һ.б. иҗатындагы милли дөнья сурәте
чыгылышын тикшереп, әдәбиятыбызның классик чорына яңача карау һәм аны бәяләү
мөмкинлеге бирелә. Шуңа да Н.Йосыпова белән берлектә чыгарган «ХХ гасыр татар
әдәбияты тарихы» (2011) дәреслеге татар әдәбияты тарихы буенча яңа концепциягә
нигезләнгән бөтенлекле күзәтү буларак яңгыраш ала. Авторлар, әлеге чордагы сүз
сәнгатен бербөтен күренеш буларак һәм фәннең соңгы казанышларына нисбәтле
тикшереп, гаять кызыклы нәтиҗәләргә киләләр.
Соңгы дистә елда Д.Заһидуллина татар әдәбияты тарихы буенча алып барылган
тикшеренүләрнең үзәгендә тора. Бу чорда алгы планга әдәбият тарихының сигез томлы академик басмасын әзерләү чыга (2014–2021). Дания Фатих кызы әлеге
җитди бурычның концепциясен эшләүдә актив катнаша. Галимә, сигезтомлык
әдәбият тарихының методологик һәм концептуаль нигезе булып, рухи мирасны бөтен
тулылыгында һәм бербөтен күренеш буларак һәм халыкның яшәү рәвешен милли идея
чагылышында, үзенең эчке закончалыкларына бәйле үсеп-үзгәреп торучы иҗтимагый
күренеш итеп, шулай ук әдәбият фәне казанышларына нигезләнеп, әдәби-эстетик,
фәлсәфи һәм әхлакый яссылыкта өйрәнү кирәклеген яклып чыга. Аның тарафыннан
язылган күпсанлы күзәтү мәкаләләре, иҗат портретлары концептуаль нигезе, фәнни-
теоретик киңлеге, фактик байлыгы белән аерылып тора.
Әлеге җитди хезмәтне әзерләү барышында ул бигрәк тә 1960–1980 еллар әдәбиятын
яңача бәяләү кирәклегенә төшенә һәм «1960–1980 еллар татар әдәбияты: яңарыш
мәйданнары һәм авангард эзләнүләр» (2015) монографиясендә әлеге чор сүз сәнгате
яңа концепциягә нигезләнеп тикшерелә. Теге яисә бу әдәби чорда күзәтелгән сыйфат
үзгәреше, традицияләр дәвамчанлыгына һәм яңа юллар эзләүгә бәйле булып, яңарыш
әйдәп баручы әдипләрнең традицион әдәбият янында үзгә формалар, алымнар эзләве
белән бәйле була. Д.Заһидуллина фикеренчә, әлеге авангард эзләнүләр башлап
шигърияттә урын ала, аннары драматургиягә һәм прозага үтеп керә. Нәтиҗәдә автор
1960–80 еллар татар шигъриятен әдәби кыйбла үзгәрү, милли нигезләргә әйләнеп кайту
вакыты дип бәяләүгә килә. Авангард эзләнүләргә нисбәтле хезмәттә Р.Фәйзуллин,
Г.Афзал, И.Юзеев, Р.Әхмәтҗанов, Р.Гаташ, Ш.Анак, Р.Харис, М.Әгъләмов, Зөлфәт
иҗатлары тикшереп бәяләнә. Ә инде прозасында милли нигезләргә кайтуның аерым
үрнәкләре алдарак чорда күренсә дә, тулы канлы рәвештә ул әлеге чорда Ә.Еники,
Г.Әпсәләмов, Г.Бәширов, Г.Ахунов, Н.Фәттах, Х.Сарьян, Ш.Хөсәенов, Ә.Баян,
М.Юныс, А.Гыйләҗев, М.Галиев иҗатларында урын ала һәм иҗтимагый тормышка
да зур йогынты ясый. Хезмәттә тикшерелә торган чор ХХ гасыр башы әдәбияты белән
гасыр ахырындагы әдәби эзләнүләрне үзара тоташтыручы күпер буларак бәяләнә.
Автор фикеренчә, хәзерге татар әдәбиятындагы сан һәм сыйфат үзгәрешләре, сүз
сәнгатендәге синтетизм, төрле юнәлешләрнең үзара керешүе кебек күренешләрнең
асылын әнә шуннан эзләргә кирәк.
Д.Заһидуллинаның киңкырлы эшчәнлегендә хәзерге әдәбият һәрдаим игътибар
үзәгендә тора. Ул беренчеләрдән булып ХХ гасыр ахыры – XXI гасыр башы татар
әдәбиятында күзәтелгән әдәби-эстетик эзләнүләрне, аларның табигатен, әдипләрнең
тема-мотивлар, жанр һәм жанр формалары, аеруча сәнгати алымнар һәм чаралар
өлкәсендәге табышларын җентекләп барлау, аларның әдәби процесстагы урынын
билгеләү буенча тикшеренү башлый. «Яңа дулкында» (2006) дип аталган тәнкыйди
язмалар җыентыгы татар әдәбияты фәнендә яңа сүз буларак кабул ителә. Хезмәтләрдә
урын алган Ф.Садриев, Т.Миңнуллин, Т.Галиуллин, Ф.Бәйрәмова, Н.Гыйматдинова,
М.Галиев, Ф.Сафин, Р.Зәйдулла, Г.Гыйльманов, М.Кәбиров һ.б. иҗат портретлары
фәнни нигезе, аналитик бәяләмәсе, әдипнең сәнгати дөньясын дәлилле ачуның үрнәге
булып торалар.
Татар әдәбиятының үсеш-үзгәрешен, анда барган кызыклы эзләнүләр белән
башка милләт укучыларын да таныштыру максатында рус телендә дөнья күргән
«Хәзерге татар прозасы (1986–2016)» (2017) һәм «XX-XXI гасырлар чигендә татар
поэзиясе (1986–2016)» (2017) монографияләре ике гасыр чиге әдәбиятын өйрәнүдә
яңа башлангыч булып тора. Автор безнең күз алдында барган әдәби процессны фәнни
казанышларга нигезләнеп бәяли, җитди гипотезалар белән чыгыш ясый. ХХ гасыр
ахырында татар әдәбияты үсешенең яңа этабына керде дип саный галимә. Бу, беренче
чиратта, сүз сәнгатенең төрлелегендә чагыла. Классик традицияләрне аеруча үз иткән
әдәбиятыбыз, модернизм һәм постмодернизм алымнарына да бик теләп мөрәҗәгать
итә, чынбарлыкны чагылдыруның яңадан-яңа юлларын эзли. Бу исә ХХ йөз башы
традицияләрен, шулай ук гасырның 60 елларында урын алган милли хасиятләрне калкытып куюга, аларда урын алган тема һәм проблема, жанр һәм мотив эзләнүләрен,
сәнгати чаралар байлыгын яңа заманга бәйле ачуда, бәяләүдә, киң планда укучыга
җиткерүдә чагыла.
Д.Заһидуллинаның соңгы елларда басылып чыккан «Татарская литература XX – нач.
XXI вв.: «мягкость» модернизма-авангарда-постмодернизма (к постановке проблемы)»
(2020) хезмәте алдагы тикшернүләренең дәвамы һәм аларның бөтенлекле нәтиҗәсе
дә булып тора. Монографиядә дөнья әдәбиятына зур йогынты ясаган модернизм
күренешенең татар әдәбиятында милли үзенчәлекләргә нисбәтле «йомшак» формада
чагылыш табуы дәлилләнә. Бу исә, үз чиратында, ХХ гасыр уртасында күзәтелгән
яңарышка – авангард эзләнүләргә көчле йогынты ясаган кебек, гасыр ахырында һәм
ХХI гасыр башында әдәбиятта шактый киң урын алган постмодернизмда да үзенең
эзләрен саклый. Автор эзлекле рәвештә ХХ гасыр башында татар әдәбиятының
шәрык һәм рус-Европа әдәбиятларындагы казанышларга нигезләнгән, шуңа да
синтетик табигатьле булуын билгели. Ягъни бер әсәр кысаларында төрле әдәби
юнәлеш, алым-формаларын, иҗат стильләрен күзәтергә мөмкин була. Әнә шулар
аның «йомшак»лыгын тәэмин итә дә инде. Ни кызганыч, совет чорында мондый
эзләнүләр туктап кала, «революцион үсеш» идеологиясе кеше табигатен бертөрле
генә сурәтләүне таләп итә. Әмма гасыр уртасында сүз сәнгате тирән торгынлыкка
керә, алга таба үсеше туктала. «Җепшеклек» дулкыны әдипләрне кузгатып җибәрә
һәм алар традиция эзләп халык авыз иҗатына һәм ХХ йөз башы классик әдәбиятына
мөрәҗәгать итәләр. Реализм һәм романтизм белән бергә, модернистик алым-формалар
да урын ала. Чикләү шартларында әдипләр читләтеп әйтүгә – «эзоп» теленә дә күпләп
мөрәҗәгать итә, сатира шактый киңәеп китә, сүз сәнгате төрле юллар белән яшәп
килгән җәмгыятьне тәнкыйтьләүгә килә. Д.Заһидуллина фикеренчә, әлеге үзенчәлекләр
татар әдәбиятындагы авангард эзләнүләрнең «йомшак»лыгын тәэмин итә. Ул, үз
чиратында, милли сүз сәнгатендә лирик-шартлы формаларның, психологизмның,
символларның, фәлсәфи эчтәлекнең, тәнкыйди башлангычның көчәюенә китерә.
Җәмгыятьтәге үзгәрешләргә бәйле ике гасыр чигендә татар әдәбиятында
классик төсмер алган күптөрлелек белән янәшә, классик булмаган метод-алымнарга
нигезләнгән парадигма урын ала. Рус һәм дөнья әдәбиятында ул берсен икенчесе
кире кагу, алдагы традицияләрдән китү рәвешендә күзәтелсә, татар әдәбиятында исә
алдагы чор традицияләре яшәвен дәвам итә, аларга яңа төр алым-формалар өстәлә.
Төрле юнәлешләр, берсен-берсе тулыландырып, үзара бәйләнештә яшәвен дәвам итә.
Шул рәвешле, автор фикеренчә, татар әдәбиятында постмодернистик сурәтлелекнең
«йомшак» формасы урын ала.
Галимәнең «Художественные приемы и стилевые обновления в татарской
литературе (в контексте тюркских литератур ХХ-ХХI вв.)» (2022) хезмәте татар
әдәбиятының үсеш-үзгәреш тарихына караган нәтиҗәләрне төрки халыклар әдәбияты
үсеш-үзгәрешенә нисбәтле тикшерүне максат итә. Татар сүз сәнгате күпгасырлык
тарихында, шул исәптән совет чорында да үзенең милли үзенчәлеген саклап кала. Бу
исә аны башка төрки халыклар сүз сәнгате белән чагыштырып карауга китерә. Эзлекле
рәвештә стиль үзенчәлеге, теге ясә бу чорда өстенлекле урын алган поэтик билге
буларак а) психологизм алымнары; б) «эзоп» теленә мөрәҗәгать итү; в) әсәрдә автор
һәм геройлар позициясенә бәйле күзәтелгән полифонизм (тигез күптөрлелек); г) урта
гасырлар суфичылык әдәбиятында Аллаһыны ярату идеясе чагылышы; д) гомумтөрки
һәм татар әдәбиятында традицияләр дәвамчанлыгының аерым лейтмотивлар
рәвешендә урын алуы; е) төрки әдәбиятларда проза текстының орнаментализм, ягъни
поэтиканың сюжеттан тыш элементлары булган интонация, лейтмотив, ритм һ.б.
бәйле оештырылуы кебек җитди мәсьәләләр азәрбайҗан, үзбәк, чуваш һ.б. әдәбиятлар
үрнәкләре белән янәшә куеп тикшерелә. Әнә шундый чагыштырма анализ аша татар
әдәбиятының үзенә хас закончалыклары тагын да тулырак ачыла.

Дания Фатих кызы – үзенең фәнни мәктәбен булдырган, дистәләрчә шәкертенә
фән юлын ачкан галимә, 450 дән артык басма хезмәт авторы. Аның җитәкчелегендә
ике докторлык, тугыз кандидатлык диссертациясе яклана. Ул бүген дә әдәбият фәне
методологиясенең аерым аспектлары буенча проектларда катнаша, аспирантларга
җитәкчелек итә. Галимә 20 ел дәвамында докторлык һәм кандидатлык диссертацияләре
яклау советларында, шулай ук берничә фәнни һәм фәнни-популяр журналның
редколлегиясендә әгъза булып тора.
Ул бүген дә актив иҗатта булып, татар әдәбияты тарихын тикшерүнең яңадан-яңа
юлларын, нәтиҗәле метод-алымнарын эзләүне дәвам итә. «Җыен» фонды тарафыннан
чыгарыла торган «Шәхесләребез» сериясендәге җыентыкларның фәнни җитәкчесе
буларак та күп эш башкара. Аның җитәкчелегендә татар әдәбияты тарихының
рус телендә биштомлыгын эшләү башланды. К.Насыйри һәм Г.Тукайның алдагы
юбилейлары уңаеннан яңа проектларда актив катнаша. Хәзерге әдәби тәнкыйтьтә
иң актив эшләүче авторларның берсе буларак, Д.Заһидуллинаның «Казан утлары»,
«Мәйдан», «Мәдәни җомга», «Идел» кебек газета-журналларда, төрле фәнни
җыентыкларда урын алган күзәтүләре яисә иҗат портретлары һәрвакыт зур кызыксыну
уята. Аның язмалары фәнни-теоретик төшенчәләргә нигезләнүе, сүз сәнгате
үзенчәлекләрен тирәнтен аңлап язуы, фикер киңлеге, татар әдәбиятын башка халыклар
әдәбияты белән чагыштырып яисә тыгыз бәйлелектә тикшерүе белән аерылып тора.
Галимә хезмәтләре республика Хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнә. Ул «Казанның
1000 еллыгы истәлегенә» (2007), «Фидакарь хезмәт өчен» (2019) медальләре белән
бүләкләнә, «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» (2014) дигән
мактаулы исемгә һәм Язучылар берлегенең Җ.Вәлиди (2006), И.Юзеев (2005)
исемендәге әдәби бүләкләренә лаек була.
Д.Ф.Заһидуллинаның бөтен эшчәнлеге халкыбыз мәнфәгатен кайгыртуга, татар
фәнен үстерүгә, аның иҗтимагый-мәдәни тормышыбызга йогынтысын баетуга
юнәлтелгән. Күптөрле халыкара конференцияләрдә катнашып, татар әдәбият фәнен
дөньякүләм танытуга зур көч сала, аның бүгенгесен кайгыртып һәм киләчәгенә йөз
тотып яши. Бу көннәрдә үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтүче каләмдәшебезгә
сәламәтлек, яңа фәнни казанышлар, хезмәт уңышлары теләп калабыз.

 


Әлфәт ЗАКИРҖАНОВ,
филология фәннәре докторы,
ТР ФА Г.Ибраһимов исем. ТӘһСИның бүлек мөдире.

«КУ» 10, 2024

Фото: архивтан

Дания Фатих кызы Заһидуллинаның бүген туган көне. Гомер бәйрәме белән котлыйбыз! Саулык – сәламәтлек, иҗади уңышлар теләп калабыз!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев