Логотип Казан Утлары
Юбилейлар

Казан энциклопедистика фәнни мәктәбе

Мансур Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтына – 30 ел

Башкалабыз Казан илдә һәм дөньяда фәнни ачышлары белән шөһрәт казанган мәшһүр галимнәре, фәнни мәктәпләре белән данлыклы. Чишмә башында – 1804 елда ачылган Казан университеты галимнәре. Беренче Казан геометрия фәнни мәктәбе Н.И.Лобачевский хезмәтләре нәтиҗәсендә барлыкка килә. Алга таба ике гасыр дәвамында Казанда 15 фәнни мәктәп оеша. Алар турында Татар энциклопедиясенең 3 нче томында махсус мәкалә бирелгән.

Һәм менә соңгы 30 елда Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында 16 нчы Казан энциклопедистика фәнни мәктәбе барлыкка килде. Аның оешу тарихы, казанышлары турында галим Гомәр Сабирҗановның 2022 елда нәшер ителгән «Татарская энциклопедия: краткий очерк истории создания» исемле фәнни хезмәтендә тәфсилләп язылган. Укучыларга тәкъдим иткән бу мәкаләмдәге кайбер мәгълүмат автор рөхсәте белән шул китаптан алып бирелде.

Тарихка күз салсак, татар зыялылары инде күптән, ике гасыр дәвамында милли энциклопедия булдыру турында хыялланган. Гыйльми хезмәтләрендә, аның әһәмиятле белем хәзинәсе булачагын нигезләп, зарурлыгын икърар иткәннәр. Әмма бу изге хыяллар төрле сәбәпләр аркасында тормышка ашмаган.

Бу юнәлештә кайбер кыю гамәли адымнар да ясалган. Әйтик, 1927-1928 елларда милләтпәрвәр галим Әхмәтһади Максуди, «Фәнни камус» («Энциклопедик сүзлек») төзеп, беренче китабын (нияте 4 китап) нәшер итүгә ирешә. Әмма 1932 елда репрессиягә дучар була, төрмәдә кыйнап азаплыйлар, 1933 елда Киров өлкәсенә сөргенгә озатыла, хезмәте җыеп алына, тыела. Әдәбият белгече, журналист Исмәгыйль Рәмиев тә 1930 елларда репрессиягә эләгә, бәхеткә, исән кала. Казанда 1969 елда «Әдәби сүзлек» төзи. Рецензентлар бу әһәмиятле хезмәтне ни сәбәптәндер нәшер итүне хупламый. Ни кызганыч, автор шул ук елда вафат була. Аның кулъязмасын әдәбият белгече Рәис Даутов табып ала, редакцияләп, тулыландырып, 2001 елда И.Рәмиев, Р.Даутов авторлыгында китап итеп чыгара. Күренекле язучы Әхмәт Фәйзи 1957 елда матбугатта: «Безгә, татар халкына, үзенең энциклопедия сүзлеген ясарга вакыт җитте» дигән тәкъдим белән чыга.

Әмма КПСС автономияле республикаларга энциклопедия төзергә рөхсәт итми. Үзгәртеп кору чорында мондый мөмкинлек туа. Татарстанның Тел, әдәбият, тарих институты (ИЯЛИ) директоры Мирфатыйх Зәкиев 1989 елның февралендә КПСС Өлкә комитеты үткәргән бер җыелышта беренче секретарь Г.И.Усмановка «Татар энциклопедиясе»н булдыру зарурлыгы турында тәкъдим белән чыга. Март аенда Казан дәүләт мәдәният институтының кафедра мөдире Гомәр Сабирҗанов (ул әлеге мөрәҗәгать турында белмәгән) Өлкә комитетына шул ук мәсьәлә хакында хат яза.

Секретарь бу башлангычны хуплый һәм, ниһаять, 6 сентябрьдә ТАССР Министрлар Советы Рәисе М.Ш.Шәймиев имзасы белән «Татар энциклопедиясен хәзерләү һәм нәшер итү» турында тарихи карар кабул ителә. Шул карар нигезендә Тел, әдәбият, тарих институтында 1990 елда Татар энциклопедиясен хәзерләү фәнни үзәге оештырыла, мөдире итеп Ф.С.Хәкимҗанов раслана.

Аз санлы (16 хезмәткәр) бу коллектив ике ел дәвамында әллә ни эш майтара алмый, чөнки әле тәҗрибә дә юк. Беларусь энциклопедиясен эшләү тәҗрибәсе белән танышу өчен А.Г.Яруллина һәм Г.К.Вайда берничә көн Минск шәһәрендә булып кайталар. Анда штатта 130 хезмәткәр эшләвен сөйләгәч, безнекеләр шакката.

Энциклопедиячеләр коллективы, 1992 елда Татар энциклопедиясе бүлеге буларак, әле оешып кына килүче Татарстан Фәннәр академиясенә күчерелә, эшен дәвам итә. Аның Президенты, академик Мансур Хәсәнов (25.06.1930 – 13.03.2010) энциклопедия хәзерләүне Академиянең мөһим бурычы дип саный, бүлек эшчәнлеген даими күз уңында тота. Бүлек мөдире вазифасын 1968 елдан танышы, булдыклы, тәҗрибәле галим Гомәр Сабирҗановка йөкли. Алар Мәскәүдә узган КПСС Өлкә комитетлары мәктәпләр һәм уку йортлары бүлекләре мөдирләре семинарында очрашып таныша. Тува республикасыннан килгән яшь галимнең перспективалы зат булуын М.Х.Хәсәнов абайлап ала, аңа Казанга эшкә кайтырга киңәш итә. КПСС Өлкә комитеты беренче секретаре Ф.Ә.Табеев хуплавы белән Г.С.Сабирҗанов ТАССР Министрлар Советы эшләр башкару идарәсенең социаль-мәдәният бүлеген 1971–1980 елларда нәтиҗәле җитәкли. Аннан соң Казан мәдәният институты ректоры чакыруы белән үзе оештырган яңа кафедра мөдире вазифасын 12 ел уңышлы башкара, аның тирән эчтәлекле лекцияләренә студентлар яратып, бик теләп йөри.

Мансур Хәсәнов үзе Казанга чакырып кайтарган хезмәткәрнең эшчәнлеген даими күзәтеп, белеп торган, күрәсең. Фәннәр академиясе составындагы Татар энциклопедиясе бүлеген ул нәкъ Гомәр Сабирҗановка ышанып тапшыра һәм озакка сузмыйча күп томлы энциклопедия хәзерләү бурычын куя. Киңәшләшкәннән соң, башта «Татарский энциклопедический словарь» (Словник) һәм «Татар энциклопедия сүзлеге» (Лөгатьлек) төзеп чыгарырга булалар. Беренчесе – 1994 елның февралендә, икенчесе 1996 елда дөнья күрә. 1997 елда «Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге» басылып чыга. Бу басмалар югары уку йортларына, фәнни-тикшеренү институтларына, иҗат берлекләренә, гәҗит-журналлар редакцияләренә тапшырыла, аларның фикерләре сорала. Шактый күп уңай бәяләгән фикерләр, аз санлы искәрмәләр, авторларга таяну ноктасы булып, алдагы эшләргә дәрт-дәрман өсти.

Хәзер коллективка «Татар энциклопедия сүзлеге»н рус һәм татар телләрендә фундаменталь басма итеп хәзерләп нәшер итү бурычы куела. Бу бик дөрес, отышлы карар була, соңрак үзен тулысынча аклый. Башка энциклопедиячеләр сүзлекләрне энциклопедияләр басылып чыкканнан соң гына нәшер итәләр икән. Шулай итеп, безнең бу гыйбрәтле тәҗрибә дөньяда беренче булып чыкты.

Эш күләме гаять зур һәм үзенчәлекле, ә бүлектә нибары 16 хезмәткәр. Мөдирнең нигезле гозерен Татарстан Министрлар Советы Рәисе Мөхәммәт Сабиров уңай хәл итә, бүлек штаты 41 кешегә җиткерелә. Гомәр Сабирҗанов хезмәткәрләрнең эшен оештырып җайга сала, киеренке, нәтиҗәле эш дәвам итә.

Энциклопедия төзү методикасын үзләштерү максатында мөдир Мәскәүгә, Россиянең зур энциклопедиясе (БРЭ) нәшриятына юл тота, 1992–1994 елларда берничә тапкыр барып, башкала энциклопедиячеләре тәҗрибәсен өйрәнә. Соңрак, Татар энциклопедиясе институтын оештыргач, бүлек мөдирләре Р.М.Мөхәммәтшин, Р.В.Шәйдуллин, рәссам Л.Р.Галиеваны да алып бара. Мәскәүдән алып кайткан фәнни-методик кулланмалар, нәшриятта күргән тәҗрибә институт эшчәнлеген камилләштерүгә ярдәм итә.

1994 елның 3 маенда Татарстан Министрлар Кабинетының М.Ш.Шәймиев имзалаган карары «Татар энциклопедиясен хәзерләү һәм нәшер итүдә өстәмә чаралар турында» дип атала. Бу тарихи карар нигезендә Татар энциклопедиясе бүлегенә ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты статусы бирелә. 2014 елдан Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты дип атала, 2024 елда Мансур Хәсәнов исеме бирелде.

Институт директоры итеп 1994 елда ТР Фәннәр академиясе президенты Мансур Хәсәнов раслана, ул бер үк вакытта бик җаваплы ике вазифаны башкара. Рәсми боерык белән урынбасары һәм институтның җаваплы мөхәррире эшен Гомәр Сабирҗановка йөкли.

Фәннәр академиясе 1992–1994 елларда әле оешу, тернәкләнү чоры кичерә, аның колачлы эшчәнлеген җайга салу мәшәкатьләре, республиканың иҗтимагый һәм сәяси тормышында катнашу, аңлашыла ки, академик М.Х.Хәсәновның Татар энциклопедиясе институтын оештыру, аның көндәлек эшчәнлеген якыннан торып идарә итүгә вакыты җитми. Бу эшләр белән аның бердәнбер урынбасары Гомәр Сабирҗанов шөгыльләнә. Беренче чиратта, ул төрле фәннәрне тирәнтен белүче тәҗрибәле кадрлар туплауга керешә. Бу мәсьәлә эзлекле рәвештә, әкренләп, уңышлы хәл ителә. Институтка булдыклы, энтузиаст галимнәр, хезмәткәрләр кабул ителә. Нәтиҗәдә бу үзенчәлекле, җаваплы эштә бердәм, тату, бер-берсенә игелекле затлардан торган 107 кешелек коллектив барлыкка килә. Алар арасында 9 фән докторы, 26 фән кандидаты була, шулардан 10 хезмәткәр Татарстанның атказанган исемнәренә лаек булган.

Гомәр әфәнде институт структурасында 15 фәнни-редакция тармак бүлекләре оештырды, мөдирләре итеп тәҗрибәле галимнәрне билгеләп куйды. Нәшер ителгән басмаларны фәнни яктан тикшерү максатында, Баш фәнни-редакция коллегиясе һәм 35 фәнни тармак редакция коллегияләре оештырылды. Бүлекләр, аларның мөдирләре һәм хезмәткәрләр исемлеге энциклопедиянең һәр томында күрсәтелгән.

Тәҗрибәле, оста оештыручы һәм идарәче, дипломат Гомәр әфәнде Татар энциклопедиясен төзү эшенә Казанның, Татарстанның күренекле галимнәрен, академикларын җәлеп итүгә иреште. Бәхеткә, алар – Татарстан патриотлары, милләтпәрвәр затлар – аның мөрәҗәгатен намус эше дип кабул итеп, хезмәт хакы белән кызыксынмыйча, гаять зур ярдәм күрсәтәләр. Бу фидакарь галимнәр: филологлар – Мирфатыйх Зәкиев, Хатыйп Миңнегулов, Вахит Хаков, Флёра Сафиуллина; тарихчылар – Миркасыйм Госманов, Индус Таһиров; физиклар – Кев Салихов, Шамиль Чабдаров; археологлар – Альфред Халиков, Евгений Казаков; архитектор – Сәйяр Айдаров; музыкант – Рубин Абдуллин һ.б. Казан дәүләт университеты, фәнни-тикшеренү институтлары, югары уку йортлары галимнәре белән иҗади хезмәттәшлек Татар энциклопедиясен һәм башка фәнни хезмәтләрне сыйфатлы, чынбарлык нигезендә хәзерләп нәшер итү мөмкинлеген тудырды.

Штаттагы урынга дәгъвачыны Гомәр әфәнде, бик җентекләп тикшергәннән соң, өч ай сынау шарты белән кабул итте. Шәхсән минем үземә, 2004 елда эшкә килгәч, бик җитди керү имтиханы тотарга туры килде. Институтның Икътисад һәм халык хуҗалыгы тарихы бүлегендә эшкә мин җиденче, өлкән фәнни хезмәткәр булып килдем, 9 ел тырышып, намуслы хезмәт иттем. Бүлек шактый зур, мәртәбәле, чөнки энциклопедия өчен язылачак мәкаләләрнең темалары киң колачлы. Татарстанның икътисады, халык хуҗалыгының бик күп тармаклары тарихы һәм хәзерге халәте турында тулы, тәфсилле мәгълүмат булырга тиеш. Бүлек мөдире профессиональ тарихчы, КДУны тәмамлагач, күпьеллык хезмәт тәҗрибәсе туплаган урта яшьтәге Гөлнур ханым Мәүлетова миңа энциклопедия өчен мәкаләләр язу методикасын аңлатты, киңәшләр бирде. Ул инде 1996 елдан биредә эшли, 2003 елдан – бүлек мөдире. Җәмгысы 20 ел әйбәт, нәтиҗәле хезмәт итеп, тәҗрибәле энциклопедияче булып өлгергән. Ул «нәчәлник» булып, безгә әмер биреп кенә утырмады. Күп хезмәт таләп итә торган, катлаулы темаларга – сәнәгать, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы, транспорт, элемтә һ.б. фәнни мәкаләләрне үзе язды. Җитәкчебез хезмәттәшләренә таләпчән, әмма хәерхаһлы, мәрхәмәтле остаз булды.

Бүлектә күренекле галимнәр, белгечләр эшли – Татарстанның атказанган икътисадчысы, язучы, профессор Фарсель Зыятдинов (1937–2021) 1993–2003 елларда шушы бүлектә мөдир вазифасын башкарды, тагын 10 ел өлкән фәнни хезмәткәр иде.

Ветеринария фәннәре докторы, ТАССРның атказанган зоотехнигы профессор Амсар Фазылҗанов (1937–2023) 1996–2013 елларда терлекчелек тармаклары турында тирән эчтәлекле мәкаләләр язды.

Татарстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары булып эшләгән, ТАССРның атказанган агрономы Иван Афанасьев 2002–2013 елларда намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте белән энциклопедия хәзерләүгә зур өлеш кертте.

Элек КДУның биология факультетында эшләгән Лидия Полякова (1949–2008) 2002–2008 елларда безнең бүлектә үсемлекләр дөньясы турында бай эчтәлекле мәкаләләр язды.

Тарихчы (КДУ тәмамлаган) безнең институт аспиранты Сергей Белов (1979–2022) 21 ел дәвамында төрле мөһим темаларга күләмле камил язмалары белән ихтирам казанды. Фәнни тикшеренүләрен йомгаклап диссертация язды, тик якларга өлгерә алмады, каты авырудан соң, 43 яшендә вафат булды.

2008 елда безнең төркемгә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының элекке хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, арышның мул уңышлы яңа сортын чыгарган селекционер Руфина Асретдинова килеп кушылды. Казан авыл хуҗалыгы институтында (хәзер Аграр университет) 1980 елларда без укыткан студент кыз шундый зур казанышка ирешкән, афәрин! Энциклопедиягә ул Татарстан үсемлекчелеге турында, шул мөһим тармакта күркәм нәтиҗәләргә ирешкән галимнәр, игенчеләр һ.б. темаларга тәфсилле мәкаләләр иҗат итте. Безнең бүлек ябылгач (2013 ел), Төбәкне һәм социальмәдәни вазгыятьне өйрәнү бүлегендә әһәмиятле хезмәтен әле дә дәвам итә.

Татар энциклопедиясенә үзем дә шактый күп мәкаләләр яздым, мәгълүмат туплау өчен еш кына архивларда казындым, предприятиеләрдә дә булдым. Бары берничә мисал китерәм. Татарстан икътисады, сәнәгатенең алга киткән эре тармаклары: азыктөлек, сөт һәм сыр, сыра һәм алкогольсез эчемлекләр, спирт, шәраб, аракы җитештерү, җәмәгать туклануы, кулланучылар кооперациясе, «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы, Түбән Кама ГЭСы, Социалистик Хезмәт Геройлары һ.б.

Мин әзерләгән күләмле мәкаләләр уңай бәяләнде, алар күптомлы басмаларда урын алды. Мин чын күңелдән канәгать булдым.

Шушы югары квалификацияле, бердәм коллективтагы хезмәттәшләремә мин ихлас рәхмәтле! Вафат булганнарны юксынабыз, алар һәрчак истә. Исәннәребез – институт ветераннары белән даими элемтәдә, хәл-әхвәл белешеп яшибез, сирәк булса да, данлыклы институтыбызда очрашып куанышабыз!

Институт һәм бүлек тормышында мине шул сокландырды – коллектив даими киеренке иҗади эшчәнлек халәтендә, хезмәткәрләр үзара ягымлы, игелекле мөнәсәбәттә, эшләрен зур җаваплылык белән башкаралар. Минем өчен бу яңа эштә аларга сорауларым күп булды, игътибар белән тыңладылар, иренмичә яхшылап аңлаттылар. Мине гаҗәпләндергәне шул булды – директор урынбасары, җаваплы мөхәррир Гомәр ага Сабирҗанов һәр мәкаләне игътибар белән укып редакцияли, кимчелеккә, хилафлыкка юлыкса, автор белән бергә дустанә, әдәпле генә төзәтәләр. Ә мәкаләләр саны меңнәр, хәтта ун меңнәр.

Институт коллективы 1997 елда «Насёленные пункты Республики Татарстан. Краткий справочник» хәзерләп нәшер итте, укучыларга ошады.

Ниһаять, 1999 елда фундаменталь «Татарский энциклопедический словарь» хәзерләнеп, аз чыгымнар белән Лондонда нәшер ителде, тиражы 30 мең булды. Казан типографияләрендә андый калын басма өчен әле җиһаз юк, ә Мәскәү наширләре бик күп акча сорады. Сүзлек макетын иң башта Мәскәү БРЭ галимнәре укып, югары бәя бирде. Басылып чыккач, Татарстан матбугатында күпсанлы уңай бәяләгән мәкаләләр дөнья күрде, институтка да хатлар килде, кайбер кимчелекләр, хилафлыклар да күрсәтелде.

Казан шәһәре хакимияте (ул вакытта хакимият башлыгы Камил Исхаков) Татар энциклопедиясе институтына 1999 елда Пушкин урамында (56 нчы йорт) ике катлы әйбәт бина бирде. Эш шартлары күпкә уңайланды. 2016 елда бинага капиталь ремонт ясалды, яңа җиһаз, компьютерлар куелды.

«Татар энциклопедиясе сүзлеге» туган телебездә 2002 елда Хельсинки шәһәрендә басылып чыкты. Җентекле тикшеренүләр, архив материалларын туплау нәтиҗәсендә иҗат ителгән энциклопедия сүзлекләре коллективның мәдәният, фән өлкәсендә зур җиңүе булды, киң җәмәгатьчелек аларны җылы кабул итте, матбугатта уңай бәяләгән мәкаләләр чыкты. Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Чабаксар, Саранск, Минск, Киев энциклопедиячеләре дә безнең бу сүзлекләргә югары бәя бирде. Сүзлекнең дөньядагы иң затлы 14 телнең берсе булган татар телендә дөнья күрүе куанычлы вакыйга, тарихи әһәмияткә ия казаныш булды! Башта энциклопедик сүзлекләр эшләп чыгару дөрес һәм отышлы адым булды, чөнки алар таләпчән укучылар сынавын узды, Татар энциклопедиясенә төзәтелгәч, тулыландыргач кына кертелде.

Татар энциклопедиясе сүзлеген рус һәм татар телләрендә төзеп нәшер иткән өчен 2005 елда институтның бер төркем хезмәткәрләренә Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе бирелде. Лауреатлар исемлегендә М.Х.Хәсәнов, Г.С.Сабирҗанов, В.Г.Абзалова, А.В.Гарзавина, Р.Н.Даутов, Р.И.Мөхәммәтшин, Р.В.Шәйдуллин булды. «Җир ресурсларын файдалану нәтиҗәлелеген күтәрүнең оештыру-икътисади механизмнары» дигән фәнни хезмәтем өчен мин дә, автордаш буларак, 2009 елда шул мәртәбәле премия лауреаты булдым.

Киеренке иҗади эш туктаусыз дәвам итте. Татар энциклопедиясенең рус телендәге 6 томы, 2002–2014 елларда хәзерләнеп, бер-бер артлы басылып чыкты. Энциклопедия басмалары баш мөхәррирләре М.Х.Хәсәнов, аннан соң Н.М.Мазһаров һәм М.Х.Сәлахов, җаваплы мөхәррир Г.С.Сабирҗанов булды. Баш фәнни-редакция коллегиясе составында 37 күренекле галим эшләде. Алты томда җәмгысы 20628 мәкалә, шулардан 9685е күренекле шәхесләр турында иде. Шунысы әһәмиятле: бу саллы басмалар кара-ак һәм төсле фотосурәтләр белән бизәлеп, Казанда «Идел-Пресс» комплексы типографиясендә нәшер ителде. Аның директоры Ислам Әхмәтҗанов Энциклопедия институты мәнфәгатьләрен үтәү өчен 2002 елда типографиягә махсус җиһазлар кайтарткан иде. Нәтиҗәдә Татар энциклопедиясенең 13 томы, (7 том татар телендә) югары сыйфатлы итеп басылып, киң җәмәгатьчелек куллануына тапшырылды.

Энциклопедиягә мәкаләләр хәзерләгәндә, кайбер күңелсез, сәер хәлләр дә очрый. Илебездә, хәтта чит илләрдә билгеле, данлыклы Казан музыка кораллары фабрикасы (анда 500 кеше эшләгән) 1990 елда бөлгенлеккә дучар була һәм эшчәнлеген туктата. Фабрика архивы чүплеккә чыгарып ташлана. Казан Полиграфия-нәшрият комбинаты (элекке Татполиграф) әле эшләсә дә (158 кеше), комбинат архивы «су агып юешләнде» дип, чүплеккә озатыла. Ә канун аларны Милли архивка тапшыруны таләп итә югыйсә!

Татарстанның Кама Тамагы районы, Зур Кармалы авылы тумасы агроном Габдуллаҗан Мәликов (1907–1981) 1946–1978 елларда Грозный шәһәре янындагы совхозда директор булып уңышлы эшләгән. 1966 елда ул Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була. Аның турында архив мәгълүматларын сорап, мин Ичкерия Президентына хат юлладым. Җавап безне тетрәндерде: «Архив Россия-Чечня сугышы вакытында тар-мар ителде».

Геройның якташы, абруйлы журналист Хәмзә Бәдретдинов, туганы Азат ярдәме белән язып, мәкаләне һәм фотосурәтен 4 нче томда урнаштырдык.

Институт коллективы, кыенлыкларны җиңеп, тарихта беренче күптомлы уникаль, универсаль Татар энциклопедиясен иҗат итте, якты дөньяга чыгарды. Күп хезмәт сорый торган, четерекле һәм җаваплы бу эшне тормышка ашырган хезмәткәрләр мактауга лаек, әлбәттә! Бигрәк тә институт коллективын оештырган, бу изге эшкә 25 еллык титаник хезмәтен кызганмаган, һәрберебезгә укытучы, остаз булган, җаваплы мөхәррир Гомәр ага Сабирҗанов – искиткеч кеше! Тарихчы галим, мәдәният белгече (культуролог), тәҗрибәле энциклопедияче, киң, күпьяклы белемле, әхлаклы инсан.

Халкыбыз өчен бик мөһим эшне ул башыннан алып ахырына тикле җиренә җиткереп башкарып чыкты. Күренекле энциклопедияче, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, «Почёт билгесе», «Буян-Бадыргы» орденнары кавалеры Гомәр Сабирҗанов 2017 елдан лаеклы ялда. Әмма тынгысыз галим кул кушырып утырмый, монография язды, институт җитәкчеләре, коллектив белән тыгыз хезмәттәшлектә яши. Олы хезмәтен югары бәяләп, ТР Фәннәр академиясе президенты Сабирҗанов Гомәр Салих улын 90 яше тулган көнендә (2023 ел, 20 апрель) тантаналы җыелышта Академиянең «Фәнни казанышлары өчен» алтын медале белән бүләкләде.

Татар энциклопедиясе институтында эшләвемне әйткәч, чуваш милләтеннән булган бер танышым – югары белемле юрист – әйтә куйды: «Ничек инде ул энциклопедия татарныкы гына?» Татар энциклопедиясе бары тик татарлар турында гына дип уйлаган икән. Энциклопедиягә кертелгән чуваш милләтеннән булган күренекле шәхесләрне, башка милләт вәкилләрен дә атагач, ул канәгать калды.

Ниһаять, 2008 елда Татар энциклопедиясенең 1 нче томы ана телебездә дөнья күрде. Күптән көтелгән бу тарихи басма 22 октябрьдә Татарстан Фәннәр академиясенең зур залында җәмәгатьчелеккә тантаналы җыелышта тәкъдим ителде, республикабыз һәм татар халкының фәнни, мәдәни тормышында мөһим вакыйга булды.

Бу казаныш белән Татар энциклопедиясе институты хезмәткәрләрен, күпсанлы авторларын, укучыларны ТР ФА президенты Әхмәт Мазһаров, ТР Хөкүмәте рәисе урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева, халык шагыйрьләре Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, академик Миркасыйм Госманов, профессор Абдуллаҗан Җәләлов, язучы Адлер Тимергалин кайнар тәбрикләделәр, басма турында уңай фикерләрен әйттеләр, киләчәккә тәкъдимнәрен белдерделәр. Татар энциклопедиясе институты директоры урынбасары, җаваплы мөхәррир Гомәр Сабирҗанов беренче томның кыскача эчтәлеге, аны хәзерләү тарихы, иң күп хезмәт куйган хезмәткәрләр турында сөйләде, аларга рәхмәт әйтте. Республика җитәкчеләренә, аеруча М.Ш.Шәймиевкә рәхмәтен белдерде. Институтның тарих бүлеге мөдире профессор Рафаил Шәйдуллин энциклопедия басмаларын ана телебездә әзерләү бүлеген оештыруны зур казаныш дип бәяләде һәм бу коллективның булдыклы, зыялы хезмәткәрләрен атады. Эшнең тулаем акрын бару сәбәпләреннән гуманитар һәм табигать-техника фәннәренең татар телендә терминнары эшләнмәгәнлеген, рус телендә чыккан томнардагы текстларны яңартып, тулыландырып бирү зарурлыгын әйтте.

Ана телендә иҗат ителгән беренче том Россиядә төрки телләр арасында беренче энциклопедик басма, башка төрки телләрне (башкорт, казакъ, үзбәк, азәрбайҗан, нугай, каракалпак һ.б.) белүче кеше дә оригиналда укып, күпкырлы, бай мәгълүмат алырга мөмкин. Г.Тукай әйтмешли, «чын безнеңчә милли» рухтагы энциклопедия, һичшиксез, татар телен, милләтен саклап калуга уңай йогынты ясаячак, киләчәк буыннарга олы мирас булып калачак.

Энциклопедия гыйльми мәгърифәтче вазифасын да әйбәт башкара. Беренче томны тәкъдим итү җыенындагы чыгышларында милләтпәрвәр зыялыларыбыз бу уникаль басманы югары бәяләделәр. Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин: «Татар энциклопедиясе – халкыбызның зур фикеренчә, «Татар халкының соңгы гасырда ирешкән иң зур казанышы – үзенең энциклопедиясен булдыру». Язучы Адлер Тимергалин: «Энциклопедия – баш маяк, үрнәк өлге, милли казаныш, милли һәйкәл!» – дип бәя бирде. Академик Миркасыйм Госманов: «Энциклопедия халкыбызның милли үзаңын күтәрүгә, телнең үсеше, аның сүз байлыгын арттыруга зур өлеш кертә», – диде.

Татар энциклопедиясен төзү барышында фәнни терминнарны татар телендә булдыру мәсьәләсе хәл ителде. Юриспруденция, нефть чыгару, нефть сәнәгате, очкычлар һәм боралак (вертолёт), автомобиль төзү, төгәл фәннәр, авыл хуҗалыгы, биология, медицина, сәнгать, спорт һ.б. өлкәләргә караган терминнар тарихта беренче тапкыр туган телебездә эшләнде. Бу мөһим юнәлештә күп хезмәт куйган белгечләр: Р.Н.Даутов, А.К.Тимергалин, С.С.Шәмсетдинов (язучы Солтан Шәмси), В.К.Зыятдинов, К.С.Миңнебаев, Л.Х.Хәмидуллин, А.Г.Яруллина, профессорлар В.Х.Хаков, Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев, Т.К.Сираҗетдинов, А.А.Җәләлов, биология фәннәре кандидатлары Ф.З.Вәлиев, В.Г.Бакирова, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Ф.Г.Борһанов, археолог М.И.Әхмәтҗанов, географ Л.Р.Камалиева һәм күп кенә башка хөрмәтле милләттәшләр. 

Күптомлы Татар энциклопедиясе дөнья һәм илебез җәмәгатьчелегенә татар халкының һәм Татарстанда яшәүче башка милләтләрнең үзенчәлекле матди һәм рухи мәдәнияте турында бай мәгълүмат бирә. Ул дөньяга карашны киңәйтә, энциклопедик фикер йөртүгә этәрә. Тормышта, хезмәттә җитди казанышларга дәртләндерә, чөнки аның сәхифәләрендә үрнәк алырдай затлар турында язылган. Институтның югары сыйфатлы басмалары китап нәшриятлары өчен үрнәк булып санала.

Энциклопедия сәхифәләрендә төрле фәннәрнең хәзерге заман казанышлары тәфсилле күрсәтелгән. Татар халкы, Татарстан тарихының актуаль мәсьәләләре, җөмһүриятебезнең социаль-мәдәни, иҗтимагый-сәяси тормышы, икътисады киң яктыртылган. Татарстаннан читтәге төбәкләрдә яшәүче татарлар тарихы, аларның бүгенге халәте турында да мәгълүмат бирелгән.

Энциклопедия мәкаләләре хәзерге фәнни карашка нигезләнеп язылган. Әйтик, татарларның рус тарихчылары бозып язган ясалма «тарихы» чынбарлыкта булган тарихыбыз белән алыштырылды. Чынбарлыкта булмаган, ялган «вакыйгалар» фаш ителеп, дөреслек, гаделлек җиңде. Мәсәлән, Җиңү байрагын 1945 елда Рейхстаг түбәсенә татар егете Гази Заһитов кадаган; Германиядә әсир татарларның фашистларга каршы көрәшкән яшерен оешмасы «Г.Кормаш һәм М.Җәлил төркеме» дип язылды. Советлар Союзы Герое Александр Матросов чынбарлыктагы Шакирҗан Мөхәммәтҗанов (1923–1943) дип кертелде.

Институтта 2000 елда аспирантура ачылды. Анда 67 белгеч укыды, фәнни тикшеренүләр алып барды, 28 аспирант кандидатлык диссертациясе яклады. Аспирантлар Татар энциклопедиясен эшләүдә актив катнашалар. 2024 елда 15 аспирант укый. 3 бүлек мөдире диссертация язып, яклап, фән докторы дәрәҗәсе алды: Р.В.Шәйдуллин (тарих), Р.М.Мөхәммәтшин (сәясәт), Р.Г.Усманов (физика).

Шуны искәртик, бер генә югары уку йорты да энциклопедиячеләр әзерләми. Бу үзенчәлекле һәм бик җаваплы хезмәткә белгечләр Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында өйрәнәләр. Ә укытучы, остаз вазифасын биредә күпьеллык тәҗрибәле хезмәткәрләр: бүлек мөдирләре, методистлар, мөхәррирләр башкара. Җаваплы мөхәррир Гомәр әфәнде Сабирҗановның, фәнни-редакция коллегиясе әгъзаларының да игелекле ярдәме зур роль уйный. Шуңа күрә 2024 елда Мансур Хәсәнов исеменә лаек булган институтны без Казан энциклопедистика фәнни мәктәбе дип атыйбыз. Моңа институтның Татарстанда, Россиядә энциклопедистика фәнни-методик үзәк вазифасын нәтиҗәле үтәве дә нигезле хокук бирә. Эш шунда: XXI гасыр башлангач, Татарстан шәһәрләре, районнарында үзләренең энциклопедияләрен булдыру хәрәкәте киң колач алды. Бу өлкәдә әле тәҗрибә булмаганга, аларны төзүчеләр безнең институтка методик ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Хәтта ерак Тыва Республикасыннан фәнни-методик ярдәм сорадылар.

Институт җитәкчеләре, җаваплы мөхәррир, фәнни хезмәткәрләр, бу әһәмиятле башлангычны хуплап, аларга җитди методик һәм гамәли ярдәм күрсәтәләр. Мисаллар күп, берничәсен генә атыйм. Гомәр әфәнде Сабирҗанов Болгар шәһәре һәм Спас районы (2 басма), Чүпрәле, Уренхой-Тыва (2 том) энциклопедияләрен әзерләүдә киңәшче, остаз һәм мөхәррир булды. Аның җитәкчелегендә институт хезмәткәрләре Әлмәт, Чистай энциклопедияләрен төзүдә турыдан-туры катнаштылар. Бу мөһим игелекле эшчәнлек дәвам итә.

Марс ГАИТОВ, икътисад фәннәре кандидаты, доцент, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган икътисадчысы, ТР ФА Мансур Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты ветераны

(Мәкалә кыскартып бирелде. Ахырын журналның 05, 2024 санында укыгыз)

 

"КУ" 05, 2024

Фото: архив

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев