Логотип Казан Утлары
Юбилейлар

«ЧОРЛАР ТУА ҮЗ ҖЫРЧЫСЫ БЕЛӘН»

Чорыбыз җырчысы, шагыйрә, каләм иясе, талантлы киң колачлы галимә Рифә Фатхрахман кызының түгәрәк юбилее якынлашып килгән көннәрдә әдибәнең шул сүзләре күңелгә килә. Рифә апаны Казан федераль университетының татар әдәбияты кафедрасы исеменнән чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз, фәнни һәм иҗади уңышлар телибез.

«Чорлар туа үз җырчысы белән,

Илтер кеше кирәк алга карап,

Тарих битләрендә кабатлана

Бөек сүзләр: Шагыйрь, Каләм, Талант».

Әдәбият галиме, тәнкыйтьче, мөгаллимә, шагыйрә, язучы Рифә Рахман (Рифә Фатхрахман кызы Харрасова) язган әлеге юллар әдибәнең үзе турында кебек.

Рифә Харрасова (Сабирҗанова) тумышы белән мөгаллимнәр гаиләсеннән. Язмыш аны гүя Казан университеты мөгаллиме һәм галиме булырга гаиләдә үк әзерли. Арча педагогик көллиятендә башлангыч сыйныф укытучысы белгечлеген алган яшь татар кызы 1982 елда Казан университетының филология факультетына килә һәм, укуын тәмамлаганнан соң, татар гыйльмиятенә, әдәбиятына хезмәт итү юлын гомерлеккә сайлый. Әдәбият нәзариясе, тарихы, милли тәнкыйть хакында күпсанлы чыгышлар, мәкаләләр, фәнни китаплар авторы булудан тыш, талантлы галимә татар теле гыйлеменә, халык авыз иҗатын өйрәнүгә караган хезмәтләр дә яза. Казан университеты доценты Рифә Фатхрахман кызы Харрасова Казан, Чуваш һәм Удмурт дәүләт университетларында филологларга «Текст теориясе», «Текстка филологик анализ», «Журналистика нигезләре», «Журналистның иҗат лабораториясе», «Әдәби тәнкыйть теориясе», «Иҗат психологиясе», «Әдипнең иҗат лабораториясе», «Халык авыз иҗаты», «Әдәбият белеменә кереш», «Әдәбият теориясе», «Шәрык халыклары әдәбияты», «Сәнгатьле уку нигезләре», «Нәшрият хезмәте», «Әдәби редакцияләү» һ.б. предметлар алып бара, һәркайда шәкертләренең яраткан остазы, олы исемле мөгаллимә буларак хезмәт куя. Бүгенге көндә Р.Харрасова – егерме алты укыту-методик әсбап авторы. 

Әдәби тәнкыйть, әдәбият гыйльмияте өлкәсендә күпсанлы хезмәтләре белән танылган галимә Рифә Харрасова кандидатлык диссертациясендә өйрәнеп яктырту өчен остазы, Казан университетының атаклы профессоры Р.К.Ганиева җитәкчелегендә Гаяз Исхакый иҗатының башлангыч дәверен сайлап ала һәм уңышлы яклап чыга. Әйтергә кирәк, Р.К.Ганиева – милли әдәбият гыйлеменә көчле галимнәр әзерләп биргән профессор. Академик Д.Ф.Заһидуллина, галимә А.А.Шәмсутова, Л.Р.Фәезова, Л.Н.Шарова һ.б. кебек милләтебезгә гаярь хезмәт итүче шәхесләр рәтендә Рифә Харрасованың исеме аерым урында. Галимәнең шактый хезмәтләре «Татар әдәбияты тарихы» академик томлыклары өчен махсус хәзерләнә. Остазы Р.К.Ганиева эзеннән Р.Харрасова, Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлының моңарчы игътибарга алынмаган якларын өйрәнеп, «Тукай энциклопедиясе»нә ике йөздән артык мәкалә тәкъдим итә, матбугат аша киң җәмәгатьчелеккә җиткерә. 

«Әйдаманның аты булган сүзләр,

Чын останың хакы булган сүзләр.

Тамырлары туфрак капшаганда,

Һәр килер чор үз баласын күзләр!»

Казан университетында татар студентларына иҗат кодрәтен, сүз көчен тоярга өйрәтүче түгәрәк бар. Милли әдәбиятыбызның кабатланмас затлы шәхесе, мөгаллим Мөхәммәт Мәһдиев җитәкләгән «Әллүки» түгәрәгенең чираттагы әйдаманы тукайчы галимә Рифә Рахман булуы бик тә табигый. Язучы-мөгаллимә студентларны «Әдәби сүз» исемле гәзит чыгару дәртенә тарта. Бу дәвердә мәгърур университетыбыз гүя әйдаман, сүз остасы Рифә Фәтхрахман кызын үз чорының асыл сүз остасы итеп танытырга ашыктыра, талантлы язучыга соңрак «Мәгърифәт», «Идел», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары мәйданы ачыла. Җитди теоретик әзерлеге булган галимә журналистика өлкәсендә дә үзен, беренче чиратта, остаз итеп күрә. Р.Харрасова бу өлкәдәге эзләнүләрен «Татар матбугаты: бүген һәм иртәгә» (2010), «Остаз кадерен оста белер» (2011) «Яшь редактор киңәшләре» (2009) һ.б. күпсанлы китапларында, хезмәтләрендә тәкъдим итә. 

1995-2022 еллар аралыгында милли поэзиябез киштәсен унбер шигырь китабы белән баеткан Р.Рахманның иҗади куәтенә үз заманында Роберт Әхмәтҗанов иң гадел һәм тулы бәя биргәндер кебек тоела: «Татар шигъриятендә Мәхәббәткә шулай табынган, аны төрле яклап, төрле интим балкышлары белән сурәтләгән тагын берәр шагыйрь бар микән? Белмим. Китаптан китапка күчеп, бу татлы, газаплы моң дәвам итә... «Шук алма, моңсу алма» җыентыгына карата түбәндәгеләрне әйткәнмен. Ә бу фикерләрем бүген дә шул ук килеш кала…: «Мондый шигъриятне стандартчылар, гадәти шигърият түгел бу, дияргә мөмкиннәр. Дөрес уйлыйлар. Ә минемчә, шигырь технологиясендә «җан биргән» адәм буларак әйтәм, бәям: тапталган сукмак түгел бу. Рифәнең рухи атмосферасы, күңел дулкыннары – үзенеке, бу яктан аның почеркының үтә индивидуальлеген аерымларга мөмкин». Шагыйрәнең «Шук алма, моңсу алма» дип исемләнгән поэтик җыентыгы (1997) һәм «Төнге кояш» (1999) тупланмасы «Ел китабы» бәйгеләрендә III дәрәҗә дипломга лаек була. Каләм иясенең поэтик иҗаты С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк (2008) белән билгеләнә. 

«Айлы күлдәвекләр», «Онытырмын димә», «Йолдызлар төстән язганда», «Таулар һаман ерак» исемле җыентыклар Р.Рахманны киң катлам укучыга прозаик буларак танытты. «Сөннәтче әби», «Бер микъдар былбыл», «Судан тапкан йөземнәр», «Сары шарф» һ.б. әсәрләрендә үзәккә татар тормышы алына. Прозаик Рифә Рахман Ф.Хөсни (2012), Г.Исхакый (2014) исемендәге бүләкләргә лаек була. 

Әдәбият теориясен студентларга фән буларак укыткан галимә, үзенчәлекле каләм остасы күптән түгел яраткан укучысына «Татар кызы» дип исемләнгән романын бүләк итте. Роман жанры аша укучысы белән сөйләшүне Рифә Рахман болай башлый: «Ирләр белән иңгә-иң торып тормыш тарткан Татар кызы! Кем Син? Нинди Син? Узган гарасатлы гасыр, яшәгән тирәлегең ничек үзгәртте Сине? Ниләрдән рухыңны сындырмаслык көчләр аласың? Нинди сыйфатларыңны балаларыңа, оныкларыңа биреп калдырырга ашкынасың? Синең хакта башка кавемнәр ничек уйлый? Илең, халкың, нинди булуыңны тели, заман Синнән ни көтә?». 

Гаяз Исхакый мотивларын хикәяләрендә яңгыраткан язучы романда татар хатын-кызының архетипик моделен сакральләштерә. Романда гыйлемле, көчле ире янәшәсендә үзен гаярь итеп тойган, тырыш, хезмәт сөюче, хыялый һәм нечкә күңелле, тирән кичерешле хатын-кыз идеаллаштырыла. Татар әдәбиятында Рифә Рахман прозасында актуальләшкән сөннәтче әби образы романда мифологема төсендә тәкъдим ителә: «Безнең нәселдә буыннан-буынга кызлар гайрәтле. Эшен дә ирләрне уздырып эшлибез», – дип горурланучы Зәмниха образында татар хатын-кызының нәселдән-нәселгә күчкән архетипик сыйфаты атала һәм сакральләштерелә. «Нәселен кумаган эт булмас, дигәндәй, гаярьлекләре, дөньяны аңлаулары, авыр чакларда куркып калмаулары» белән аерылып торган, «тормышны тартышырлык, кирәк чакта киңәшен бирерлек хатын-кызлар белән яшәү җиңелрәк тә, күңеллерәк тә иде» дигән фикерләр сөннәтче әби, кендек әбисе мифологемасы эчтәлеген тулыландыра. 

Алда куелган сорауларга җавапны әдибә геройлары теле белән әйтеп бара. Әйтик, кыргыз мәргәне Муса уйларында автор карашы тоемлана. («Хыялый булу, чиктән артып китмәсә, кешегә бик кирәк. Ул сыйфат өметле итә, сәфәргә тарта, дөньяны беләсе килү теләген көчәйтә»; «Татарларның кызлары белемле, дип соклана иде атасы, аларга шуңа да дәрәҗәле адәмнәр өйләнә»; «Аларда дин көчле, белем көчле. Үзләренә, гамәлләренең нәтиҗәсенә ышаныч көчле. Шулай булмаса, җәһәннәмнән бу якларга күченерләр, заводлар салырлар, кибетләр ачарлар идемени?!» 

Нечкә тоемлы шагыйрә Р.Рахман романда ирдәүкә белән чын хатын-кыз арасындагы аерманы ассызыклауны тиеш таба. Зәмниха – көчле, укымышлы, тирән фикерле, тырыш, затлы Әхмәтгалим янәшәсендә генә чынлап ачылган урман кызы – үзендәге ирдәүкәлекне тоеп, йөгәнли алган хатын итеп бирелә. Шул рәвешле, язучының идеалы  – «йортны сакларлык, безне якларлык ир» янәшәсендәге «иманлы, намаз-ниязлы, атаананың кадерен белүчән» хатын. 

Рифә Рахман хатын, килен образын милли гореф-гадәтләрне тасвирлау аша мифлаштыра, сөннәтче әби, урман кызы сыйфатларын үз эченә туплаган архетип шулай тудырыла. Әдибә иҗтимагый проблематиканы фәлсәфи мотивлаштыра: гореф-гадәтләр югалуын хәзерге заман фаҗигасенә әверелгән проблема – кешенең кадере бетүенең асыл сәбәбе итеп күрсәтә: «Нишләптер гел актан киенгән, бар нәрсәне, чип-чиста гына түгел, агартып юган, дөньяны җигелеп тарткан, көмәнле чагым дип тә тормаган Таифәгә бигрәкләр дә шаккатты Зәмниха. Бәбәй китергәндә, кендек әбисенә кеше эзләп мәшәкатьләнәсе килмәгәнме, моның сәвитнекеләргә ошамавыннан курыкканмы, больницаны – еракка, анда баруны эш калдыруга санаганмы, белмәссең. Баласын өендә ялгыз калып кына таба да, кендеген кисеп, тазартып, биләүгә салгач, аркасына утын күтәреп, су буйларындагы мунчаларын ягарга китә икән. Әнисе Нихан, кырык көнгә кадәр бәби алып кайткан хатынны да, сабыен да бик сакларга кирәк, дип әйтә торган иде. Нинди күтәрү, нинди мунча! Хәзер хатын-кызның, яңа туган баласын алып, уракка китүе дә табигый бер хәлгә әйләнде, кырда гына бала табуы да. Элек авырлы чагында да ялгызын калдырмаганнар аны, өйдәгеләре бер-бер җиргә китеп барса, төн кунарга күршеләре кереп калган. Андый вакытта хатыннар хәлсез, йомшак була, албастыдан бастырылуы, көмәне төшүе бар дип курыкканнар. Кадере китте кешенең, кадере китте хатын-кызның...» 

Романда гаилә-нәсел-ил мотивы хатын-кыз образы белән бер дәрәҗәдә сакральләштерелгән ир заты идеалы эчтәлегенә урнаштырыла. «Кеше дә, хыяллар да үзгәрә, хәтта тамырларында аккан кан да гел бер үк булмый торгандыр, әмма илеңне тою, аны ярату барыбер узмый икән», дигән караш автор фикере кебек аңлашыла. Татар кызы белән беррәттән, татар ирендәге сыйфатлар, аның үзгә эчке дөньясы ачыла. Авторның иҗтимагый проблемаларга фәлсәфи бәясе дә нәкъ менә ир-ат геройлары уйланулары аша бирелә («Акылы-уе булган бөҗәк, гамьсез бер сурәттә, сытылырмын дип тә курыкмыйча, бер кирәкмәгәнгә, аягы буйлап сәяхәттә йөрер идемени...»; «Агачның черек кайрысын кайчаннан бирле тукылдаткан тукран Әхмәтгалимнең бу утыргычта тиккә генә утырмаганын, иң соңгы, әлегә чардугансыз каберлектә аның сабые ятканын беләме? Юктыр. Белсә, йөрәкнең ашыгып типкәнен дә уздырып тукылдаудан туктар иде» «Йөзләгән, меңләгән кешеләрне ачлы-туклы тормышка калдыру, иленнән куу шул ук тереләй үтерү белән бер түгелмени» һ.б.). Ир-ат геройлары теле белән бирелгән ватанпәрвәрлек мотивын язучы Вюнсдорф лагере тоткыны Әхмәтгалим исеменнән туган нигез кадере эчтәлеге аша аңлата: «Урыс саналган татар тоткынының тел белүенә дә, эшкә кулы ятуына да, әдәбенә дә, динилегенә дә таң калдылар. Солыхка кул куелып, сугыш тәмамлангач, хуҗалары Әхмәтгалим белән елый-елый хушлашты. Монда кал, яшь хатын алырсың, укырсың, үзебездә торырсың, дип үгетләделәр, каласы итмәде, Зәмнихасын, балаларын сагынганын әйтте. Берничек җаен таба алмагач, аларны да үзеңә алдыра аласың, дип тә карадылар.
 

– Туган җирне монда алып килеп булмый шул, – диде».

Туган нигез мотивын шәҗәрә мотивы тулыландыра. Әхмәтхәсән башлаган шәҗәрә Әхмәтгалим кулында: «Әлеге шкафта Әхмәтгалименең нәсел тамырларын чагылдырган шәҗәрә дәфтәре дә бар. Ул аңа исән калган биш баласының, кияүләренең исемен өстәде. Өстәде дә сызды». Шәҗәрә мотивын исә кеше язмышы, милләт язмышы проблемасына балага исем кушу йоласы тоташтыра: «Зәмниха яннарыннан кайтып озак та үтмәде, Әхмәтгалинең малае туды. Габделбари дип кушканнар. Шул хактагы хатында Аннасы белән икесенең, исемен кыскартып, Бари дип йөргәннәрен язган. Иптәшләребез – Борис... Ананың йөрәге шушы сүзләрдән жу итеп китте. Кыскартсалар кыскартсыннар да! Анысы халык гадәтендә. Мулла кушкан исемне бөтенләй бозарга ярыймы соң?! Икенче кешегә әйләндерү бит бу. Бариларына ниндидер бер урысның – Борисның язмышын бирүгә ризалашу». 

Нәсел тарихы аша Р.Рахман «Татар кызы» романында ХХ йөздәге милли-иҗтимагый барышның иң четерекле проблемаларына, чорның җанөшеткеч вакыйгаларына бәя бирә. Нәтиҗәдә, дилогиядә татар тормышы тулаем бер образ буларак тәкьдим ителә.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, (ул шулай ук Җамал Вәлиди  исемендәге бүләк иясе дә) Рифә Рахманның нечкә тоемлы, ярсу хисле шигърияте таң калдыра, күңелнең иң тирән кылларын кузгата, экзистенциаль әрнү-сагышлардан үрелгән прозасы тетрәндерә. Тынгысыз галимә Р.Харрасованың ялкынлы гыйльми сүзе сискәндерә, гамьле итә, тәнкыйтьченең үткен публицистик каләме уйга сала. Шагыйрәнең «лирик мин»е үзенең – талантның дөньяга килүен гайре табигый хәл итеп сурәтли:

«Йолдызларның аңы киткән чакта,

Йолдызларның төсе уңганда

Туганмын мин.

Инеш, елга суы

Ярларына тәмам тулганда.

...Бик газаплы диләр йолдызларның

Яралуы Галәм эчендә.

Мин дә йолдыз кебек җан алганмын

Шуңадыр да йолдыз төсендә».

Рифә Рахманның шигъри фәлсәфәсендә яшәү мәгънәсе, гомер озынлыгы, килер буыннар турында уйланулар зур урын алып тора. Алардагы моңсу интонациягә һәрвакыт өмет хисе килеп кушыла. «...Безнең урыныбызга да никадәрле йолдыз табылыр», – дип белдерә ул шушы ук шигырендә.

Чорыбыз җырчысы, шагыйрә, каләм иясе, талантлы киң колачлы галимә Рифә Фатхрахман кызының түгәрәк юбилее якынлашып килгән көннәрдә әдибәнең шул сүзләре күңелгә килә. Рифә апаны Казан федераль университетының татар әдәбияты кафедрасы исеменнән чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз, фәнни һәм иҗади уңышлар телибез.

 

"КУ" 09,2022

Фото: unsplash
 

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев