«БЕЗ БУ ҖИРГӘ ЮККА КИЛМӘГӘН!»
Марсель Галиевкә 70 яшь
Язучыга иҗат юлы ныгысын өчен
үз нужасы гына җитми,
ул халык күргәннәрне, милләт кичергәннәрне
иҗатының үзәгенә куйсын.
А.Гыйләҗев
Аяз Гыйләҗев архивын системага салганда, без әдипнең татар әдәбияты һәм аның тарихына һәр язучының керткән өлешенә багышланган гаҗәеп кызыклы уйлануларына тап булдык. Бу очракта язучының Марсель Галиевкә язган хаты турында сүз бара: «Без, әдипләр, тормыш дигән елгада бер көймәдә йөзәбез. Мин аның бер кадагы булсам, син икенчесе яки, киресенчә, нумерларны теләгәнчә һәм бик иркен алыштырып була. «Беренче нумерлы кадак»ны дәгъвалый икән дип уйлый күрмә, барыбыз да кирәк, беребез генә булмаса да, көймәнең таралып, сүтелеп китүе бик ихтимал. Ә елга ага, бусагалар аша үтеп, кыяларга кага-кага ага, көймәнең бер урында бөтерелеп, тыелып торган чаклары да була, кемдер кыеп яньчелгән кадак булып кереп утыргач, көймәгә су кергән мизгелләр дә була. […]
Ә мин болай яратып, ышанып уйлыйм. Көймә чайкалып аумасын өчен, кадакларның төрлесе кирәк! […]
Әдәбиятның биеклеген, урынын бары тик милләтнең язмышы гына билгели. […]
Халыкның географик урнашуы да аның холкына, характерына тәэсир итә һәм әдәбиятның, сәнгатьнең эчтәлеген билгели. Татарның таулары юк, диңгезләре ерак, елгаларының берсе дә «татарныкы!» дип горурланырлык түгел, «Волга – русская река!» […]
Каян рух алып, тарихның кайсы баганаларына таянып ныгысын татар күңеле?! Илһам каян килсен аңа?.. […]
Таралган, таркалган, йомшарган булса да, милләт калган лабаса! Тел дә әз-мәз сакланган. Без хәзер көймәдә, елга иркенә баш биреп, теләсә кая агарга тиеш түгел инде! Безгә шәп ишкәкчеләр, адашмас лоцманнар, барыннан да бигрәк, бөркет күзле, нык куллы рулевойлар кирәк. Безнең буын онытылып бара торган төп бер сорауга җавап эзләргә бурычлы: ничек сакланып калган татар халкы? Динме? ХХ гасырда диннең йөзен ертканнар. […] Кем яшәткән татарны? Ничек яшәткән? Һәм бу яшәү куәте озак елларга бара алырмы? Менә сез, урта буыннар, яшьләр – Ркаил Зәйдулла, Зиннур Хөснияр, Газинур Моратлар аңа ни дәрәҗәдә өлеш кертерсез? […]
Син – талантлы егет, сәләтле каләм. Синең тере җаның бар. Әйдә әле, берәүләрне шаккатыр, берәүләрне сөендер. Яз әле, татарны сикереп торырлык итеп яз әле!»[1].
Гыйләҗевнең хатлары – аның әдәби тирәлеге белән тыгыз бәйләнештә торган, язучының башкаларга булган мөнәсәбәтен күрсәткән уникаль материал. Әлеге хат 1990 елның 2 ноябрендә язылган. Олпат әдип яшь язучы Марсель Галиевнең иҗатына ничек шәфкатьле, тирән һәм зирәк итеп бәя бирә! Һәм иң мөһиме – бу сүзләрдә өмет бар: яшь каләм иясенең нәсыйхәтне ишетүенә һәм буыннар арасындагы бәйләнешнең югалмавына өмет. Без исә бу үзенчәлекле хатның ни өчен нәкъ менә М.Галиевкә язылуын һәм хат адресатының киләчәктә замандашларын гаҗәпләндерә, сокландыра, куандыра алу-алмавын ачыкларга тырыштык.
Без Марсель Галиевне, иң беренче нәүбәттә, шагыйрь, классик җырлар авторы буларак кабул итәбез. Киң даирәгә ул татар эстрадасында Х.Бигичев тарафыннан башкарылган «Миләүшә» җырының[2] авторы буларак таныш. Филологик белем алгач кына, без гади булып тоелган бу җыр артында шагыйрьнең катлаулы хезмәте яшерелүен аңладык. Үз әсәрен шагыйрь халык җырына охшатырга тырышмый, стилизация ясамый, ә бәлки традицияләрне сюжет, композиция, тел төзелеше дәрәҗәсендә иҗади эшкәртә, шул ук вакытта халыкның дөньяны тануы белән үз җыры арасындагы органик бәйләнешне дә саклап кала. Формасы һәм эчтәлеге белән бу җыр татар халкының мактау-макташу җырларына якын тора. Татар филологик фольклористикасында мактау-макташу җырларының жанры билгеләнмәгән. Мондый жанр парадигмасын, җырның вазифасын күздә тотып, фольклорист музыка белгечләре аерып чыгара[3].
Шагыйрь игътибарын кияүгә бирерлек яшькә җиткән кызга юнәлтә. Традицион рәвештә макталу объектына бары тик иң яхшы сыйфатлар гына хас: «Авылыбызның гүзәле, дип / Бөтен халык сөйләшә, / Миләүшә!»; «Мең ел гомер теләп сиңа / Кәккүкләр дә эндәшә». Гади сүзләр, кыска җөмләләр ярдәмендә автор каһарманының портретын тудыра. Кызның зифа буен ул Миләүшә / каен параллеле аша ача. Аның хезмәт сөючән булуын «Кырда, җырда һәм җәйләүдә / Бар кыз сиңа тиңләшә» юллары әйтеп бирә. Фольклор сурәт шәркый сурәт (мәхәббәт өчен көрәш) белән кисешә: «Бер егеткә күз сирпесәң, / Җитмеш егет көнләшә, Миләүшә!». Гиперболизация алымы әсәрнең жанр формасына туры килә. Туй йоласына хас булганча, кияү дә кәләшкә туры килергә тиеш; ул – «Сабан туе батыры».
Марсель Галиевнең татар халык җыры традицияләренә мөрәҗәгать итүе, беренчедән, аны формалаштырган мәдәни мохиткә, икенчедән, сәләтенең табигатенә бәйле; өченчедән, шагыйрьнең фольклорны лаеклы әдәби әсәр өчен универсаль чыганак дип санавы, халык җырының эстетик һәм дөньяга карашны булдыра торган нигезләрен аңлавы, халык милли характерын ачарга һәм үз шигъриятендә тудырырга тырышуы белән аңлатыла.
«Миләүшә җырына Сабантуй, Татар иле батырын зурлаган «Көрәшчеләр затыннан без»[1] җыры аваздаш. Бу җырда героик коннотация потенциалын үзләрендә туплаган «мәйдан», «батыр», «Казанның ак сөлгесе» кебек милли дөнья образлары бар. Үсешендә үзгәреш кичергән халкының киләчәгенә ышаныч хисе җырның буеннан-буена кызыл җеп булып сузыла: «Батырлары булган халык / Билен бирми мәңге дә».
Автор тарафыннан жанры әтиләр җыры буларак билгеләнгән «Кайту»[2] җырының тексты да бу нисбәттән игътибарга лаек. Шагыйрьнең бу әсәре «чит җирләрдә бәхет эзләүчеләр моңы» (чаг«Ир-егетләр»[3], «Без барасы юллар»[4]) төркеменә кергән лирик халык җырларына якын тора. Ир-ат образларының героик потенциалы «яу», «атлар» образлары аша тормышка ашырыла. Якыннардан һәм Ватаннан аерылу темасы исә хронотоп бирелешендә чагылыш таба: «туган як», «олы юл», «авыл башы». «Үз» һәм «чит» («туган як» / «ерак илләр») арасындагы чикне Марсель Галиев әсәрендә «куш нарат» саклый. Әлеге образның тамырларын шулай ук татар җыр традицияләреннән эзләргә кирәк. Борынгылар куш агачның теге дөнья белән бәйләнешле булуына ышанган, күп кенә халыкларның фольклорында нарат үлемсезлек символы булып тора. М.Галиев образларны параллель итеп бирү яклы: аның әсәрендә аерылу сагышы ирләргә («әтиләргә») генә түгел, ә атларга да хас: «Авыл башындагы куш наратка / Атлар да бит борылып карады». Җил исә, туган яктан хәбәр китерә.
Марсель Галиев турында сүз йөрткәндә, аның сәләтенә һәм иҗатына хас булган моңлылык хакында әйтмичә мөмкин түгел. Әлеге сыйфат йомшак лиризмда да, әсәрләренең аһәңле, көйле булуында да, шагыйрьнең лирик «мин»енең халык аңының тирәнлеген, үзенчәлеген табигый рәвештә чагылдыра алуында да күренә. Бу сыйфатның иң ачык чагылышы исә – Ватанга багышланган әсәрләр («Урсай җыры»[5], «Тымытык җыры»[6], «Актүбә чишмәләре»[7], «Туган җиргә мәдхия»[8]). Ркаил Зайдулла бик дөрес билгеләвенчә, Марсель Галиев – «туган ягын яратып, аның һәр маҗигыннан фәйләсүф ясап язучы»[9] . Бу әсәрләрнең лирик герое үзен туган җир чишмәләренең, елга-күлләренең, болын-кырларының, урман-тауларының матурлыгын мактап җырлаучы тургае итеп сурәтли: «Җырласам да, җыласам да / Сокланып туялмадым, / һәй!» («Тымытык җыры»). Туган җирне ярату мотивы күп кенә җырларда аерылышу, сагыш мотивы белән аваздаш. Шагыйрь еш кына гаҗәеп сурәткә корылган оригиналь образлар тудыра: «Әй туган җир, тауларыңа / Таңнарда меним әле. / Кояшның тауга таянып / Чыкканын күрим әле» («Актүбә чишмәләре»). Бу җырларындагы фольклоризм аның тирә-юнендәге күренешләрне җанландырырга (анимизация) һәм кешеләштерергә (антропологизация) теләвендә күренә һәм үзенчәлекле метафорика, символикада, параллелизмның төрле формаларында (психологик, образлы, композицион, синтаксик) чагылыш таба.
Тарихи җырларга якын торган җырлар исә аерым бер үзенчәлекле төркем хасил итә. Гасырлар аша Марсель Галиев замандашларының рухи мөстәкыйльлеген күрергә тели. «Дала хәтере»[10] җырында язучының карашы Алтын Урда тарихына, төрки тарихның алтын гасырына юнәлгән: «Күктә – тәңре. Җирдә – Илхан, / Алтын Урда уллары. / Заманында байракларны / Күтәрдек без югары». Нәкъ менә бу җырда лирик геройның бүген күңелен борчыган сорауларга җавап табасы килә.
«Дала» – борынгы бабаларыбыз табынган хәрби рухның чагылышы, бөек цивилизация символы. Шагыйрь пространствоны «курган», «таш балбаллар», «әрем» образларын әсәргә кертеп җибәрү ярдәмендә миллиләштерә. «Киек каз юлы» образы исә вертикаль тудыра.
Лирик герой бөек цивилизациянең таркалуы, бөтенлекнең югалуы хакында ачынып яза. Алтын Урда тормышы чәчәккә күмелгән гөлбакчага тиңләштерелә. Шәһәрләрнең сакраль үзәге булып мәчетләр тора. Шамаилләр, җырлар цивилизациянең мәдәни маркерлары ролен уйный. Тәңре һәм таш балбаллар образлары пространствоның өзеклеген җиңәргә булыша. Шулай итеп төрки тарихның борынгыдан – Билге-каган һәм Күлтәгин хөкем сөргән заманнан бүгенге көнгә кадәрге бөтенлеге яңадан тудырыла. Дәүләтчелекнең юкка чыгуы «сүнгән учак» образы ярдәмендә сурәтләнә, Алтын Урданың таркалуы даланың йөрәге туктау белән чагыштырыла. Эчке чуалыш герой тарафыннан адашу булып бәяләнә: «Кайсы юлда адаштык без, / Алтын Урда уллары?» Курганнар өстендә күтәрелгән ярымай даланы ана карыны кебек якын күргән төрки халыкларны берләшүгә чакыру кебек кабул ителә: «Кайсы телдә җырлый хәзер / Алтын Урда ирләре?»; «Кайда соң без, җиһангирлар, / Алтын Урда уллары?» Борынгы бабаларыбыз тавышы мәкальләрдән дә ишетелеп киткәндәй була: «Ана күңеле – балада, / Бала күңеле – далада».
«Дала хәтере» җыры белән тематик яктан «Казанымның җиде капкасы»[1] җыры аваздаш, бу әсәрдә Ватан – башкаласы Казан шәһәре булган Идел-Йорт төсмерен ала. Хан образы укучыны Казан ханлыгы чорына кайтара. «Җиде капка» образын әсәргә кертеп җибәрү нәтиҗәсендә шәһәр үзе дә сакральләшә. Мөселман мифологиясендә Галәм җиде җирдән, җиде диңгез һәм җиде кат күктән тора. Ханның догасы Аллаһка багышланган.
Ханның ярдәм сорап ялваруы («Идел-йортны кирәк якларга!») һәм дастаннардагы җырлар аша безгә килеп җиткән нәсыйхәте («Казан чүксә, каза таралыр да / Нигезеннән кубар йортыгыз») хикәяләүгә драматик төсмерләр өсти. Дәүләтчелекне торгызу ярдәмендә Казан шәһәренең элекке бөеклеген кайтару идеясе җырны буеннан-буена колачлый.
«Туган җир кадере»[2] җыры туган якны ярату гимны булып яңгырый. Ил пространствосын Идел, таулар кәрваны һәм бөдрә ярлар тудыра. Безгә бабаларыбыздан мирас итеп калган васыять бар: «Ил кайгысы, ил шатлыгы / Ир-егеттә сынала». Туган ягын чын күңеленнән яратучы лирик герой замандашлары арасында илебез язмышы өчен җаваплылык алырга әзер батырлар булуына ышана: «Асыл затлар – азаматлар – / Бар ул, бар ул халыкта. / Булган ирләр мәйдан тотса, / Манаралар калыккан».
Туган якны ярату темасы шагыйрь иҗатында якыннарга мәхәббәт темасы белән үрелә. Р.Фәйзуллин «Су буеннан әнкәй кайтып килә»[3] җырын «классик җырлар, киләчәккә барачак шигырьләр» рәтенә кертеп бик дөрес эшләгән, безнеңчә. «Кеше рухының нинди генә тибрәнешләре юк» бу җырда[4]. «Шушы җырың белән әниеңә / Һәйкәл куйдың, – диләр», – ди шагыйрь үзе дә. Аның әлеге җыры сюжетлылыгы, ситуативлыгы белән аерылып тора, ул герой язмышы хакындагы кечкенә драматик новелланы хәтерләтә. Бу сыйфатлар әсәрнең хасиятен халык җырларына охшата. Су буена илткән сукмак гомер сукмагы дәрәҗәсенә җиткерелә. Беренче карашка көндәлек тормыш детале булып тоелган «каз каурые» сюжет үстерелешендә көнкүреш символына әйләнә.
Билгеле булганча, халык җырларында казлар да, сандугач һәм тургай кебек, туган җир образын тудыра (чаг.: «Ишкәкче карт җыры»). Аларның очышы геройның туган ягыннан аерылуы, аны сагынуы булып аңлашыла (чаг.: «Ир-егетләр»). Җырларда еш кына ятим каз бәбкәсе образы очрый (чаг.: «Су өсләрендә бөдрә тал»). Танылган җырында Марсель Галиев бу мотивларны бер ноктага җыя. Әни – туган оя төзүче: «әни учак яккан йорт». Аның яңа йорттагы гаилә тормышы суга бару йоласыннан башланып киткән (чаг.: «чишмәдән су алган кыз чагын»), ул су буеннан узган, ә тормыш ахырында вакыт елгасында эреп юкка чыккан. «Тал мамыгы» – ел фасылын күрсәтә торган билге генә түгел, әни җылысын гәүдәләндерә торган деталь дә. Геройның күңеле җирсү хисләре, балачак хатирәләре белән тулган. Әнисенең үлеме туган яктан аерылуны символлаштыра. «Шигырь самимилеге, садәлеге белән» укучыны «үзенең колы итә»[5] .
Марсель Галиевнең мәхәббәт җырлары халык җырларының катлауландырылган һәм шәхсиләштерелгән үзенчәлекле вариациясен хасил итә, шул ук вакытта автор классик шигърият һәм ХХ гасыр лирик җырларының тәҗрибәсен дә исәпкә ала («Көзге моң»[6], «Айлы сагыш»[7], «Кил минем дөньяма!»[8], «Соңгы теләк»[9], «Елмай син»[10], «Көнләшмә!»[11], «Нинди моң бар төнге күзләреңдә?»[12], «Таныр идең микән?»[13], «Миләшле көз»[14] , «Гаепле түгелсеңдер»[15]...). Алар лирик геройның монологы яисә аның сөйгән яры белән хыялындагы диалогы формасында язылган. Аларда Марсель Галиев җырның чылбырлы төзелеше, образларның баскычлы тараюы, төрле кабатлаулар, боҗралы композиция, даими эпитетлар кебек алымнардан файдалана.
Мәкаләнең дәвамын "Казан утлары" журналының 10нчы санында укырга мөмкин.Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев