Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Зөядә танылган Казан рәссамы Геннадий Архиреев музее ачылды

Зөядә танылган Казан рәссамы Геннадий Архиреев музееның тантаналы ачылышы булды, анда Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Татарстанның беренче Президенты Троицкая урамында музей урнашкан ике катлы агач бинаны карады. Йорт XIX гасыр ахырында төзелгән, ул Иоанн-Предтеченск хатын-кызлар гыйбадәтханәсенә караган. Минтимер Шәймиев шулай ук рәссамның тол хатыны Светлана Колина белән очрашты. Рәссам Геннадий Архиреев Зөядә туган, анда аның әнисе сәяси репрессияләр чорында җибәрелгән була. "Аның әнисе – намуслы комсомол хатыны, ул 1947 елда үз җитәкчеләренең сөт заводында “кулыннан тота”, аны "контрреволюцион эшчәнлектә” гаеплиләр һәм кулга алалар. Ел ярымнан соң Зөядә Гена туа, ул балалар йортында үскән. Әнисе иреккә чыккач, ачык форма туберкулез белән авырса да, үзе белән Казанга, ата-анасы янына алып китә. Биредә ул бик озак, ярты еллап дәвалана, ә әбисенең, чират торганда өшегәч, аякларын кисәләр. Нәтиҗәдә, Гена кабат интернатка эләккән. Димәк, ул ике ел гына гаиләдә яшәгән. Җиденче сыйныфта ул үз теләге белән мәктәпне ташлап, Урицкий исемендәге мәдәният сараенда афиша ябыштыручы булып эшли башлый ", – дип сөйләде рәссамның тол хатыны. Геннадий Архиреев балачактан рәсем сәнгате белән мавыга, Казан рәссамнарының студия һәм остаханәләрендә булгалый. Армиядә хезмәт итеп кайткач, Илдар Зариповның рәсем сәнгате студиясендә укый башлый. 1970 елларда үзенең беренче эшләрен ТАССР сынлы сәнгать музеендагы күргәзмәдә тәкъдим итә. Соңрак Качалов исемендәге театрда бутафор, "Родина"кинотеатрында рәссам-рекламист булып эшли. Рәсем буенча системалы белеме булмаса да, Геннадий Архиреев рәссам-нонконформист булып таныла, ул Татарстан андеграундының билгеле шәхесе була. Музейда Казан иҗатчысының өй мохите торгызылган: аның тол хатыны Архиреевның йөзгә якын көнкүреш һәм шәхси әйберләрен бүләк иткән. Экспозициядә рәссамның “Зөя утрау-шәһәрчеге” тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының шәхси милкендә булган 30дан артык хезмәте тәкъдим ителгән. Моннан тыш, 30га якын әсәрен Светлана Колина вакытлыча кулланышка тапшырган. Минтимер Шәймиев музейда булдырылган рәхәт иҗади мөһит булуын билгеләп үтте, шулай ук эшләрне башкарган “Әйбәт" дизайн-студиясенә аерым рәхмәтен җиткерде.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев