Татар матбугаты
Зөя утрау-шәһәрлегендә Россиядә беренче археологик агач музее ачылды
Надежда Гордеева “Зөя утрау-шәһәрлеге” Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы территориясендә Россиядә беренче “Татар бистәсе” археологик агач музее ачылды.
Музей ачылышында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев; "Зөя бөтендөньяга билгеле утрауга әйләнде. Биредә музейлар күп. Узган ел монда ярты миллион турист булган”, - диде.
Татарстанның беренче Президенты мондый музей күргән юк иде диде. “Боларның барысын да безнең белгечләр, галимнәр ясады”, - диде ул.
ЮНЕСКОның экс-генераль директоры Ирина Бокова өченче тапкыр Зөягә килүен белдерде. “Болгар белән Зөя Татарстанның географик картасында нокта гына түгел, алар – маяклар”, - дип билгеләде ул.
Аның фикеренчә, утрау-шәһәрлектә яңа музей ачылу – ул мәдәни мирасны саклауга өлеш кертү.
Музей “Экспозиция” һәм “Археологик казу” бүлекләреннән тора. 900 квадрат метр мәйданда XVI — XVIII гасырлар урталарында агач шәһәр корылмалары күзаллана.
Экспозициядән тыш 2,4 мең агач эшләнмә ачык фондларда саклана.

Надежда Гордеева, Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев