Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Журналистлар арасыннан чыккан зур җитәкчеләр еш очрый

Танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев "Татар-информ" агентлыгына шул хакта белдерде. Римзил Вәлиев мисал итеп РФ Дәүләт Думасының элеккеге Рәисе Геннадий Селезневны китерә. Искәртеп үтик, 500 битле "Геннадий Селезнев. Прямая речь" китабында Римзил Вәлиевнең дә мәкаләсе урын алган. Геннадий Николаевич Селезнёв (1947- 2015) — Совет һәм Россия дәүләт, сәясәт эшлеклесе. 1996-2003 елларда РФ Дәүләт Думасы рәисе вазифасын башкара. Думаның өченче һәм дүртенче чакырылышында (1993-2007) депутат булып сайлана. Моннан тыш ул “Возрождения России” сәяси партиясенә нигез салучы. Журналистика өлкәсендә яхшы таныш Геннадий Селезнёв 1980-1993 елларда “Правда”, “Комсомольская правда”, “Учительская газета” газеталары баш мөхәррире була. “Журналистикадан сәясәткә китүчеләр бик үзенчәлекле, креатив, нык, төпле идеологлар була. Ленин заманнарыннан ук сәясәтчеләр беренче булып газета чыгарган, үзләре шуңа язган”, - ди Римзил Вәлиев. Геннадий Селезнев мөхәррирлек иткән чорда, “Комсомольская правда” иң зур тиражларны җыйды, дип саный журналист. “Ул бик сабыр гына, һәр кешегә дә нейтраль караучы шәхес иде. Беркайчан да “әтәчләнеп” йөрмәде. Чыдам иде һәм һәр проблеманы чишәргә тырышты. Геннадий Селезнёв заманча Россиядә иң социаль-демократик фикерле кеше иде”, - дигән фикердә Римзил Вәлиев. Алар Геннадий Селезнев Санкт-Петербургта чыга торган “Смена” газетасы баш мөхәррире булган вакытта ук таныша. Соңрак Римзил Вәлиев “Комсомольская правда” газетында эшли башлый, Геннадий Селезнёвны да әлеге басманың баш мөхәррире итеп билгелиләр. “Мин ул газетадан киткәндә, хезмәт кенәгәмә рәхмәт сүзләре яздырган ул бердәнбер мөхәррир иде”, - дип искә алды Римзил Вәлиев үзенең элеккеге җитәкчесен. Бу басмада, танылган журналистлар белән беррәттән, минем мәкаләм дә чыгуына мин бик сөендем, ди журналист, горурлыгын яшермичә.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев