Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Жәлилчеләрне искә алу мәрасиме

Моннан нәкъ 73 ел элек, 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә империя суды карары белән Муса Жәлил hәм аның 10 көрәштәшен гильотинада жәзалап үтерәләр. Алар: Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров. Сугыш еллары ераклашкан саен аның әhәмияте безгә яңа яктан ачыла бара. Жәлилчеләрнең батырлыгы шушы вакыт эчендә күңелләрдән жуелмады гына түгел, ә яңа мәгънәләргә дә баеды. Жәлилчеләрнең батырлыгы халкыбызның йөз аклыгына әверелде. 73 ел элек  татар халкының 11 асыл ир-егете Ватан иминлеге өчен, милләт даны өчен газиз башларын салган минутларда Казанның 1 май мәйданында герой-шагыйрь Муса Жәлилгә куелган hәйкәл янында көндезге сәгать 12-00 дә каhарманнарыбызны искә алу мәрасиме була. Чарада татар шагыйрләре, язучылар, Татарстан Мәдәният министрлыгы вәкилләре, студентлар, мәктәп балалары, казанлылар hәм башкалабыз кунаклары катнашачак.  
Татарстан язучылар берлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев