"Зәки Зәйнуллинның яңа китабын укыгач, борчылдым" - Н.Гыйматдинова
Күңелгә берәр төрле борчу керсә, ул һич тынгылык бирми, һаман бимазалап тора икән. Танылган язучы, галим, әлбәттә инде, “татарым” дип янып-көеп яшәгән милләтпәрвәр Зәки абый Зәйнуллинның “Кеме генә юк татарның?” дигән өр-яңа китабын укыгач, сөенәсе урынга, бик нык борчылдым. Оныттым дигәндә генә ул, кабат искә төшеп, җанны сыкратты. Кайсы нәшриятта басылгандыр, анысы күрсәтелмәгән, мөгаен, намуслы мөхәррир кулыннан да үтмәгәндер, хаталар бик күп.
Шик тә туа, әллә соң Зәки абый исеме белән кайсыдыр ки адәм “китап” әвәләде микән? Әдип мондый өтек-төтек җөмләләр белән әсәр язмас дип уйлыйсың. Ярар, бу ягына артык тукталмыйк. Китапның эчтәлегенә карыйк. Анда автор йөзгә якын милләттәшенә, шул исәптән каләмдәшләренә дә “бәя” биргән. Күккә чөеп мактау бары тик бер генә язучыга “эләккән”, ә калганнарын ул “тар-мар” итеп ташлаган.
“Йөзлек” арасында 93 яшьлек ил карты Зөфәр Салиев та бар. 1990 елда Россия Президенты Ельцинга түбәтәй кидергән, милли хәрәкәт үзәгендә кайнаган, пенсия акчасына татар китаплары, Коръән тәфсирләре сатып алып тараткан, язучылар, журналистлар белән аралашкан Зөфәр аганың исеме Татарстанда бик күпләребезгә таныш. Менә шушы мөхтәрәм затны Зәки абый баштанаяк пычракка күмеп ташлый. Нигә? Ни өчен? Озак баш ваттым, җавап табалмадым. И Раббым, аксакал дәрәҗәсендәге картны каралтып, нәрсә генә отты икән Зәки абый, дидем.
“Ачлыкта ике көн утырдык (1991 елның 14-26 май көннәре турында сүз бара. – Н.Г.), – дип яза ул әлеге китабында. – Ашамыйбыз, су гына эчәбез. Рәшит (Әхмәтҗанов. – Н.Г.) минем янга кечерәк гәүдәле бер картны ияртеп алып килгән дә күрсәтә. Карт матур түбәтәйдән. Рәшит: – Зөфәр абый бу! Гаяз Исхакый (дөресе – Хәсән Туфан. – Н.Г.) авылыннан. Фамилиясе Салиев. Фронтовик, пулеметчик булган. Шәп сугышкан – өч ордены бар. Безнең белән ачлыкка утырырга тели. Зөфәр Салиев сөйли башлый. Аның сөйләвеннән бик көчле татар, милли патриотизм агыла.
Моны ачлыкка утыртабыз. Кич булып килә иде ул утырганда, ә иртәгәсен иртән күрше ишегалдында туалетка барганда, аның белән күрше йортта яшәгәннәр белән инцидент килеп чыкты. Зөфәр абыйның сөйләвенә караганда, ул туалетка барганда, домино уйнап утыручылар аның түбәтәен салдырып алганнар икән дә, барысы да урыслар икән. Һәм туалетка җибәрмәгәннәр. Аны “татарский националист” дип сүккәннәр өстәвенә”. Шуннан соң З.Зәйнуллин бабайның түбәтәен алып калган кешеләр янына бара. Моның сәбәбен ачыклый.
“Түбәтәен без алдык, – дип аңлата ишегалдында домино уйнап утыручы ирләр. – Туалетка да кертмибез сезне. Ул карт туалетка барган җиреннән борылып безнең өстәл янына килде дә безне “оккупанты русские!” – дип исемләргә тотынды. “Сасы колонизаторлар!” – ди безгә. Мин урыс, көн-төн заводта эшлим. Токарь мин. Нинди колонизатор, ди инде мин – эшче мин. Куып чыгардык без аны. Биргәләргә идек тә, гәүдәсе бик бәләкәй, сугар җире дә юк”.
Мәйданда түбәтәйне хуҗасына кайтарып биргәч, Зәки абый аңа кисәтү ясый. Бәдрәфкә йөргәндә, ул йортта яшәүчеләр белән башка низагка кермәскә куша. Зөфәр абыйның бер атна элек кенә, түбәтәен салып, Казанга килгән Борис Ельцинның башына кидерүен искә төшерә (бу вакыйга исә 1990 елда ук була. Һәм моны Зәки абый бер ел дәвамында белмәгән, имеш. – Н.Г.). Син аңа ялагайлангансың, ди. Ә кичә Ельцинга каршы оештырылган ачлыкка килеп утыргансың, ди. Кайда синең чын йөзең, ди. Мин синең Ельцинга түбәтәй кидергәнеңне кичә белгән булсам, кертми идем ачлыкка, ди. Аннары автор: “Минем шигем юк, Зөфәр Салиевны КГБ җибәргән. Үзе утыргач та Зиннурга сөйләгән унике ел мәктәптә директор булып эшләгәнен. Ә мәктәп директоры итеп КГБ тик үзенә шикаять язганнарны гына куйдырткан. Зөфәрнең КГБшник икәненә минем фактым юк, вә ләкин кичәге ул ясаган инцидент мине нык уйландыра.
Шул ачлыктан соң Зөфәр Салиев миңа карата һәрчак начарлык эшләде. БТИҮ эшендә катнашып, шунда һәрчак минем тәкъдимнәргә каршы чыкты. 1993-94 елларда мин аның белән кул биреп исәнләшүдән туктап, аны “күрмичә яши башладым”. 1924 елда туган кеше иде – бармы икән әле ул Казанда? Бардыр! Татар халкына каршы эшләгән мишәрләр, Шаһгали хан кебек, озак яшиләр алар!“ – дип нәтиҗә чыгара.
Милли хәрәкәттә бергә көрәшкән сафташын сатлыкҗан Шаһгалигә тиңләү, бер уңайдан мишәр халкына да кизәнү бернинди киртәләргә дә сыймый инде! Мөгаен, Зәки абый 2007 елда “Ачлык мәйданы” дип аталган документаль әсәрендә ниләр язылганын оныткандыр. Хәзер алдагы өзек белән чираттагы өзекне чагыштырыйк. Түбәтәй вакыйгасы монда болай сурәтләнгән иде: “Ашаган юк. Суны күп эчәбез. Күрше йорттагы бәдрәфкә йөрибез. Бер барганда Зөфәр абый Салиевның түбәтәен, шул ишек алдында домино уйнап утырган урыслар башыннан салдырып алганнар. Үзен төрткәләп, бәдрәфкә кертмичә ишек алдыннан куганнар. Ул да мишәр. Тавышы өзгәләнә: – Мине, фронтовикны, өч орден кавалерын төрткәлиләр, кара йөрәкләр! Түбәтәемне салдырып алдылар. Тагын керсәгез, монда гулуву атарвем, диләр. Менә сиңа ачлык! Өч егет ияртәм дә, теге йортка китәбез. Ишек алдында биш-алты урыс домино уйнап утыра. – Кем бу картның түбәтәен алды. Бирегез! Берсе безгә карамыйча гына сүгенә: – Пошли бы вы отсюда, на х...!
Сүзләрен әйтеп бетерә алмый, мин бугазыннан уң кул белән эләктерәм дә, сул кул белән, йодрыклап күтәрелә башлаган уң кулыннан эләктереп алам да бугазыннан кыса башлыйм. Урыстан аракы, суган исе килә. Ул авыр итеп хырылдый башлый. Урыныннан тора башлаган икенче урыска минем белән килгән таза егет уң кулының уч кырые белән селтәнеп юан муенына суга, тегене очкылык тота башлый.
– Түбәтәй кайда? Урыс сул кулы белән ачык күлмәк изүенә кереп китә дә Зөфәр абыйның чиккән түбәтәен чыгара. Мин урысны җибәрәм: – Тагын бер бәйләнеп карагыз, кереп тоташ йортыгыз белән тоташ туздырабыз. Ач кешенең ачуы яман, сак булыгыз. Безнең арттан урыс гадәте буенча акырып кала күрмәгез, кире борылачакбыз! Йорттан чыгу ягына юнәләбез. Арттан кылт иткән дә тавыш ишетелми...”
“Ачлык мәйданы” документаль әсәрендә Зөфәр агага карата бернинди ризасызлык та сизелми. Бүген, дистә еллар узгач, шул вакыйгаларны кара буяуларга манып, үзгәртеп язуның гына хикмәте аңлашылмый.
...III Гильдия купец Сәли бабайның оныгы Зөфәр аганы язмыш яшьтән үк чыныктыра: Донбасс шахталары, фронт линиясе, төрмәдәй Суслонгер лагере, Мурманскида “Морской охотник” дигән дошманның хәрби корабларына каршы эзәрлекләү частенда хезмәт итү. Немец корабларына каршы тирән бомбалар кую, тәүлегенә 300дән артык немец самолетының һөҗүмен кире кайтару. ”Кызыл йолдыз”, ”Ватан сугышы” орденнары кавалеры сугыштан соң туган авылы Кармәттә, аннары Аксубай районында комсомол оешмаларын җитәкли. Шунда гомер юлдашы Оркыя апаны (югары белемле укытучы) очрата. Бөгелмә укытучылар институтын, соңрак Казан пединститутының география-биология факультетын тәмамлый. Башта туган авылы Кармәттә, аннары Ульян өлкәсендә, соңрак Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында укыта.
Салиевларның уңышлары, яңа методик алымнары район күләмендә укытучыларга үрнәк итеп күрсәтелә. Нәтиҗәдә Зөфәрне Түбән Кәминкә (Чирмешән районы) урта мәктәбенә директор итеп күчерәләр. Анда ул яңа мәктәп һәм укучылар өчен интернат төзетә. Бу эштә аңа авиаконструктор, МИГ самолеты авторы (Татарстаннан СССР депутаты) Микоян булыша – 150 мең сум акча табыша. Мурманскида үзе хезмәт иткән хәрби гарнизонга барып, командирдан дүрт йөк машинасы һәм бер автобус ала. Тынгысыз җан Зөфәр ага бөтен гомерен гаделлек өчен көрәшеп үткәрә. Сөргенгә сөрелгән шагыйрь Хәсән Туфанны азат итәр өчен суд юлларын таптый.
– Милли хәрәкәттә катнашуымны көтелмәгән гаҗәп хәл дип санамыйм, – ди аксакал. – Ул хис миндә яшьтән үк бөреләнгән иде. Чистайда безгә тарих фәнен Мәҗитов дигән укытучы өйрәтте. Минемчә, ул Совет хөкүмәтенең кайбер сәясәте белән килешми иде шикелле. Ул дәресләрдә татар халкының гасырлар буе изелүе турында аңлата иде. Дәүләтебезне, телебезне югалту, алфавит алмаштырулар аны нык борчый иде. Кем аның фикерен кабул итә, ул шуларны үз тирәсенә тартты. Казанга экскурсиягә алып барды. Без, яшьләр, кызу, кайнар халык, Иван Грозный һәйкәленә теш кайрыйбыз. Аны җимерәсе, ватасы килә. Ләкин күпме генә: “Татарны мыскыллап тора”, – дип исбатласак та, укытучы безне тыйды, егетләр, алай көрәшмиләр, диде. 1989 елда мин Казанда бөтенләйгә төпләндем. Балаларым институтта укыганда ук шәһәр читендә иске генә йорт сатып алган идем. Татарның милли аңы уянган вакытлар. Муса Җәлил һәйкәле янында митинг гөрли. Шунда мин дә гайрәтләнеп чыгыш ясадым. “Татарстанның да 16 нчы союздаш республика булырга хокукы бар, моның өчен аның, Сталин әйткәнчә, берәр ил яки дәүләт белән чиктәшлеге мәҗбүри түгел”, – дидем. Митингны оештыручылар нотыгымны ошатты. Шуннан мин милли хәрәкәт эчендә кайный башладым. Барыбыз да мөстәкыйльлек турында хыялландык бит, һәм ул хыял, һичшиксез, тормышка ашар кебек иде. Мин шуңа инанып, 1991 елда Ирек мәйданында ачлык игълан итүчеләр төркеменә кушылдым. Ничә көн өйгә кайтмагач, кызым Роза: “Әтине үтереп ташлаганнар”, – дип елый-елый, дөнья бетереп мине эзләгән. Ул чакта мин Татарстанның азатлыгы өчен ятып үләргә дә әзер идем.
Россия Президенты Ельцинның Казанга килүе үзе бер тамаша булды. Президентны күрәсе килә. Рәхмәт, Казан дәүләт университеты парторгы чакыру кәгазе бирде. Халык шыгрым. Алда ике якка да микрофон куйганнар. Безнең мөстәкыйльлеккә кизәнгән рус демократлары чәчрәп чыгалар да Ельцинга сораулар яудыралар. Менә зур кунак сөйләргә кереште. Кызым Роза миңа кыйммәтле түбәтәй бүләк иткән генә иде, сәхнәгә менеп кигездем дә куйдым шуны Ельцинның башына! “Хөрмәтле Борис Николаевич, әгәр син безнең мөстәкыйльлекне якласаң, сине пәйгамбәр урынына күрер идем”, – дидем. Ул аркамнан какты, һәм без куллар кысыштык та, мин аска төштем. Ельцин: “Берите суверенитета столько, сколько надо”, – диде, “күпме йотасыз” дигән сүз әйтмәде кебек ул. Мәскәү мөстәкыйльлеккә бәйләнә башлагач, мин ике көн саен “Правда”, “Известия” гәҗитләренә һәм шәхсән Ельцинга: “Срочно түбәтәйне җибәр, син аңа лаек түгел”, – дип телеграммалар суктым...
Мәйдандагы хәлләрдән соң да Зәки Зәйнуллин Зөфәр абый белән бергә күп кенә милли чараларда катнаша бит әле. Беркөнне, шәһәр биналарына урнаштырылган Россия флагларын йолкып йөргәндә, аларны тотып, милиция участогына да алып китәләр. Төркемнәре белән шунда төн кундыралар. Бу хакта “Кеме генә юк татарның?” дигән китапта да язылган. Яшерен оешма агенты дип шикләнгән очракта, Зөфәр аганы үз янәшәсендә йөртер иде микән ул? Ай-һай! Яки шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов Зөфәр абыйга багышлап “Мамык мендәр” һәм “Зөфәр абый” дигән гаҗәеп матур шигырьләр язар идемени?!
“1924 елда туган кеше иде – бармы икән ул Казанда?” – дип сорый язучы. Аллага шөкер, Зөфәр ага исән-сау! Кызы Роза тәрбиясендә яши. Аңа шаккатарлык: газета-журналлар укый, ил-көндәге яңалыклар белән кызыксына. Хәтере искиткеч әйбәт, аның беркайчан да беркем турында да яманлап сөйләгәне юк. Хәтта ки Зәки абыйны да мактап кына телгә ала. Батыр кеше, турысын әйтә, ди. Әмма туры әйтәм дип, узынып китеп, бинахакка кеше рәнҗетүне батырлык түгел, көчсезлек дип саныйм.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев