Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Зәй кызлары "Зәй гүзәле - 2017" бәйгесендә көч сынашты

Зәйдә кызлар арасыннан иң чибәрләрен ачыклау берничә ел элек башланган иде. Быел яшьләр арасында бу күркәм традиция торгызылып (аны яшьләр эшләре идарәсе оештырды), “Зәй гүзәле - 2017” конкурсы үтте. Конкурска старт март урталарында ук бирелгән иде, дип яза район басмасы. Бәйгедә катнашырга теләк белдергән кызлар берничә этапта үзләрен сынап карады, оештыручылар финалга бары 10 кызны гына сайлап алды. Алар – Динара Бахмашиева, Диләрә Хаева, Татьяна Чернова, Альмира Имамиева, Яна Яковлева, Виктория Петрова, Айгөл Аптекашева, Камилә Габдрахманова, Мария Трошина һәм Дарья Суркова. Алар арасында өлкән сыйныфларда укучылар шактый. Кызлар сәхнәдә үзләрен төрле сынауларда күрсәтеп, жюрига араларыннан иң лаеклысын сайлап алу мөмкинлеген бирделәр. ”2017 елның Зәй гүзәле” исемен Дарья Суркова яулады. Аңа 22 яшь, музыка мәктәбен “фортепиано” классы буенча тәмамлаган, җырларга ярата, дүрт ел дәвамында Чаллыда модель булып эшләгән, яңа коллекцияләр күрсәтүдә катнашкан, аның фотосурәтләре туй журналларында басылган. Белеме буенча – инженер, бүгенге көндә ул “Гидромонтаж” төзелеш фирмасында эшли. Дарья Суркова әлеге җиңүе белән 2018 елда “Татарстан миссы” конкурсында катнашуга юллама алды, диелә район хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев