Татар матбугаты
Заманалар авыр булса да...
V чакырылыш Дәүләт Советының 29 нчы утырышы Бөек Ватан сугышы башланган көнгә туры килде. Бу уңайдан “бер минутлык тынлык” игълан ителде. Миллионланган корбаннар китергән сугышны парламент дәрәҗәсендә бик үзенчәлекле, гыйбрәтле итеп искә алдылар.
Дөресен генә әйткәндә, мин ике көн элек парламент рәисе Ф.Мөхәммәтшинның, аның урынбасарларының һәм дистәләгән депутатның Арча кырындагы Мәңгелек ут янында фронттан килгән хатларны укыганлыгын һәм һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр куйганнарын белә идем. Әмма, сугыш башланган көнне искә алуның шуның белән генә тәмамланмасы башыма да килмәде. Бактың исә Дәүсовет бинасы фойесында фронтовиклар хатларыннан күргәзмә дә оештырылган. Халык күп иде анда. Парламент хезмәткәрләре, журналистлар, депутатлар пыяла астына куелган хатларга иелә дә, беравык уйланып кала. Республикабызның дәүләт киңәшчесе Минтимер ага Шәймиев тә бар иде анда. Безгә – сугыштан соң туган буынга сугыш еллары афәтен тулысынча аңлап, кабул итеп бетерү бик ансат түгел. Ә менә Минтимер Шәрип улы бөтенләй башка халәттә иде.
Йөзенә карап ниләр турында уйлавын “укырга” тырыштым, әмма барып чыкмады. Чөнки, борчылу, газап, горурлык, үкенеч һәм башка төрле күп хисләр бөтенесе бергә кушылган иде Минтимер ага күңелендә. Шагыйрьләр, язучылар хатларын укыгач, аларның әсәрләрен, язмышларын янә искә төшерде... Хатларда тере тарих, ватанны яклап ут эченә кергәннәрнең йөрәк авазы иде.
Сугыш башлану көнен искә алу болар белән генә төгәлләнмәде. “Бердәм Россия” партиясе, “Татарстан – Яңа гасыр” телекомпаниясе һәм Дәүләт архивы әзерләгән әлеге чаралар видеоязмага да төшерелгән. Фәрит Хәйрулла улы, аның урынбасарлары һәм депутатларның солдат хатлары укуын ТНВ аша бар халык карады. Парламент утырышында тәнәфес вакытында ул язмалар бина эчендәге бөтен мониторлар аша күрсәтелде һәм Дәүсовет утырышы ничектер моңсу узган кебек тоелды. Шунысы гаҗәп, үзләрен адым саен үлем сагалап торганын белеп тә, Ватан уллары моң-зар тулы хат язуны кирәк тапмаганнар. Һәр җөмләләрендә җиңүгә өмет-ышаныч. Дөрес, ул заманда хатлар цензура аша узган диләр. Узгандыр, әмма, шунысы да бар бит әле аның, өметен җуйган, төшенкелеккә бирелгән солдат илгә җиңү яулый алыр микән? “Кешене – өмет яшәтә” дип юкка гына әйтмиләр.
Шунысы кызык, “заманалар авыр булуга карамастан” дигән сүзләр Дәүсоветның һәр утырышында берничә мәртәбә ишетелеп алса да, хәзергә өметсез уйлар белән таралышу юк әле. Бу утырышта да шулай булды. Финанс министры Радик Гайзатуллин әйтмешли “вәзгыять шактый катлаулы булуга карамастан”, бюджет үтәлеше белән мактана алабыз: Россия төбәкләре арасында бишенче урында икәнбез.
Керемнәр буенча 2016 елгы бюджет 220,2 млрд сумга җиткән, ягъни, баштарак расланганнан 13,7 процентка арттырып үтәлгән. Хәер, коры саннар тезеп китүнең хаҗәте юктыр. Иң әһәмиятлесе – бюджет акчалары кешегә ничек, ни дәрәҗәдә хезмәт итә соң? Бу яктан яшьләр эшләре һәм спорт министры В.Леонов тәкъдим иткән закон проекты кызыклы гына кебек. Проект яшь гаиләләрнең торак хәлләрен яхшырту буенча дәүләт ярдәменә кагыла. Кыскача гына әйткәндә, әле 1999 елда ук кабул ителгән закон буенча, яшь гаиләләргә акчалата дәүләт ярдәме 400 мең сумнан артмый иде. Әмма, торак мәйданының һәр квадрат метрына бәяләр үсү сәбәпле, бу “ярдәм”нең ярдәме әлләни сизелми башлады. 2017 елның I кварталында бер кв.метр мәйдан – 35079 сум дип билгеләнде. Законга үзгәреш кертелсә, дәүләт ике кешелек яшь гаиләгә 883990 сум, өч кешелек гаиләгә – 1136559 сум, ә дүрт кешелеккә – 1515412 сум акча бирәчәк һәм В.Леонов өметләнүенчә, бездә яшь гаиләләр саны да артачак.
Спорт министрының икенче тәкъдимен кайберәүләр бик урынлы һәм әһәмиятле дип санаса да, миңа ничектер кызык тоелып китте. В.Леонов фикеренчә, төнлә гражданнарның тынычлыгын бозмауга кагышлы законга зур дәрәҗәдәге мәдәният-сәнгать ярышлары узу искәрмә булып торуы турындагы җөмлә өстәргә кирәк. Мәсәлән, кичә Германия һәм Чили командалары очрашуы кичке 9да гына башланды һәм ул “закон кушкан” вакытка төгәлләнә алмый. Иң кызыгы, әлеге төзәтмә турында закон проекты өч укылышта бүген үк кабул ителергә һәм аңа Президент утырыш көнне, кичке 9ларда ук кул куярга һәм закон шунда ук гамәлгә керергә, матбугатта басылырга да тиеш иде. Президент имзасы хакында берни дә әйтә алмыйм, һәрхәлдә депутатлар министр тәкъдимен хуплады.
22 июнь – Хәтер көне булганга, күңелдән күңелсез уйларны куасы килә, заманадан зарланудан мәгънә юк. Шулай да тагын бер-ике кәлимә сүз языйм әле. Утырышта мәҗбүри медицина иминият фондының 2016 елгы бюджеты үтәлеше турында чыгыш тыңладык. Фонд җитәкчесе Алсу Мифтахова әйтүенчә, эшләр начар түгел. Тик менә депутат Хафиз Миргалимов кына эшне бераз бозып куйды: “Фондта артып калган акчаларны медицина ярдәме көтеп еллар буе чират торган пенсионерларга бүлеп бирергә кирәк”, – диде. Ә Алсу ханым ниндидер чиратлар барлыгын белми икән. Әгәр Хафиз иптәш дөрес, дәлилле мәгълүматлар китерсә, 2017 – 2018 елларга бюджет планын төзегәндә чират көтүче пенсионерларны онытмаслар, янәсе.
Парламент Рәисе Ф.Мөхәммәтшин исә, җитәкченең кайбер мәсьәләләрдә хәбәрдар булмавын Фондның тиешле дәрәҗәдә эшли белмәве дип бәяләде һәм коммунистлар фракциясенә депутат тикшерүе үткәрергә тәкъдим ясады.
Минемчә, замана авырлыгы, төрле хәлләр килеп туу үзебезгә, бигрәк тә кулларында ил дилбегәсе булганнарның гамәлләренә бәйле.
Риман Гыйлемханов, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев