Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Замана яшьләренә патриотик тәрбия бирүдә музей зур әһәмияткә ия" - Гөлчәчәк Нәҗипова (фото)

Бүген Татарстан Милли музеенда  Гыйльми Советның киңәйтелгән  утырышы узды. Халыкны музейга китерү, тарих белән таныштыру алымнарының төрлесен файдаланабыз, дип белдерде Милли музейның Гыйльми Совет утырышында генераль директор Гөлчәчәк Нәҗипова. «Замана яшьләренә патриотик тәрбия бирүдә дә музей зур әһәмияткә ия. Үз тарихын белмәгән яшьләр ватанны берничек тә ярата алмый. Кайчандыр музей хезмәткәрләре экскурсияләр уздыру, экспозиция проектлары эшләү белән генә шөгыльләнгән булса, замана шартларында без бөтен мөмкин булган ысулларны кулланабыз. Биергә, җырларга да туры килә...» Татарстан Милли музее республикабызда гына түгел, Россия күләмендә дә иң абруйлылардан санала. Музей фондларында 800 000 саклау берәмлеге экспонаты бар. Алар туган якның тарихын, табигатен, Идел буе, Урал алды, Россия һәм дөнья халыкларының тарихын өйрәнү һәм күрсәтү өчен файдаланыла. А.Ф. Лихачевның болгар тупланмасы, Ананьино казылмалары тупланмасы, мисыр һәм антик коллекцияләре, алтын тәңкәләр тупланмасы, XVII гасырның свиткалары, XV - XX гасыр кулъязма китаплары тупланмасы, татар әдәбияты вәкилләренең шәхси әйберләре, Казан татарларының декоратив-гамәли сәнгате үрнәкләре, Г.Р. Державинның мемориаль тупланмасы, тарихи таксидермия  үрнәкләре тупланмасы, колибри тупланмасы, көнчыгыш нумизматикасы тупланмасы - игътибарга иң лаеклылардан санала. Музейда Гыйльми Совет 1939 елдан бирле эшли. Ул ачык коллегиаль булып, музейның фәнни-эзләнү эшчәнлегендә мөһим урынны алып тора. Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Казан федераль университеты, ТР Фәннәр академиясенең А. Халиков исемендәге  архиология институты, Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе,  Казан мәдәният институтының күренекле  галимнәре һәм башка фәнни, белем бирү оешмаларының белгечләре әлеге Советның әгъзалары булып тора. Гыйльми утырыш барышында Гөлчәчәк Нәҗипова Совет әгъзаларын 2017 елда булачак төп тарихи проектлар белән дә таныштырып узды. Бөек рус революциясенең 100 еллыгы һәм ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан тарихи даталарны музей экспозицияләрендә яктырту мәсьәләләре дә кузгатылды. Музейның 2030 елларга кадәр үсеш стратегиясе программасында  Кунак сарае комплексындагы төзекләндерү эшләре хакында, ябык фонд торышы да аталып узды. План буенча Кунак сарае комплексын тулысынча яңарту каралган. Шулай ук саклау фондларын, ачык фондларны, Татарстан тарихы, мәдәнияте, табигате буенча даими экспозицияләрне  яңарту күздә тотыла. Музейда «Пушкин һәм Казан: Россия музейлары» музейара күргәзмә  каталогы да тәкъдим ителде. Исегезгә төшереп узабыз: узган елның көзендә «Пушкин һәм Казан: Россия музейлары» дигән күргәзмә Е. Баратынский музеенда тәкъдим ителгән иде. Татарстан  Республикасы  Милли  музееның тарихы XIX гасыр ахырында, бөтен Казан халкы аны ачу өчен акча җыйган вакытта башлана. Шуннан бирле ул берничә исем алыштырган: Губерна, Үзәк, Дәүләт, Дәүләт Берләшкән музее - ләкин аның эчтәлеге шул ук кала. Бу музей үзенең югары сыйфатлы реставрация студияләре һәм бик җентекләп сайланган экспонатлары белән дан тота.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев