Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ютазы районында "Һәрвакыт булсын әни!" дип аталган бәйрәм концерты оештырылган

Ютазы районының Көрәш-Бүләк авылы үзешчәннәре 8 март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт оештырды. Бу хакта "Ютазы таңы" газетасы яза. Авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Әгълиева барлык гүзәл затларыбызны һәм тамашачыларны бәйрәм белән тәбрик итте һәм үзенең иң изге теләкләрен җиткерде, дип хәбәр итә клуб мөдире Фәридә Гайфуллина. Әлфинә Гарипова, Гүзәл Вазиева, Ильяс Латыйпов, Люзия Садриева башкарган моңлы җырлар күңелләргә үтеп кергән. Ильмира Гыйниятуллина “Ак бию” җырын башкарганда, залда утыручылар аңа кушылып вальс әйләнгән. Ландыш Нуруллина башкаруындагы “Эшләпә”, Гүзәл Гайфуллина биегән “Су юлы”, Раилә һәм Раил Гариповлар башкаруындагы “Күңелле балачак” биюләре нур өстенә нур булган. “Өйләнәм!”, “Әби һәм оныклар” скетчлары халык күңеленә аеруча хуш килгән һәм көчле алкышларга күмелгән. Бәйрәм күтәренке рухта һәм бик күңелле үтте, дип сүзен йомгаклаган Гайфуллина.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев