Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Югары Осланның башлангыч сыйныф укучылары өчен "Киноградка сәяхәт" чарасы үткәрелде

Югары Осланның 1 нче һәм 2 нче класс укучылары өчен район балалар китапханәсендә “Книгоградка сәяхәт” китапханәсе белән таныштыру чарасы булды, дип хәбәр итә районның “Волжская новь” газетасы.

Биредә “Әкияти сәяхәтләр вакыты” дип аталган мавыктыргыч презентация уздырылды, дип аңлата китапханә мөдире Наталья Крымова. “Балалар халык әкиятләре геройлары белән танышты, рус фольклоры персонажлары турында төсле слайдлар карады. Аннары кызыксынып китеп, китаплар, журналлар укыдылар, өстәл уеннары уйнадылар”, - ди ул.

Балалар китапханәсенең яңа уку елы башлангач оештырылган беренче чарасы гына түгел бу. Шулай ук башлангыч класслар өчен биредә Бөтендөнья хайваннарны яклау көненә әңгәмә-викторина үткәрелде. “Искиткеч маҗаралар” дип аталган әлеге чарада китапханәчеләр балаларга әлеге көнне билгеләп үтү тарихы, әһәмияте турында аңлатты. Укучылар исә үзләрендә яши торган хайваннар, кошлар һәм башка тереклек ияләренә бәйле кызыклы очраклар турында сөйләде.

“Хайваннар турында аларның әһәмиятен, кыйммәтен белүчеләр тарафыннан ярату һәм хөрмәт хисләре белән сугарылган бик күп китап язылган. Алар фанилыкның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы никадәр акыллы итеп корылганы турында сөйли. Яшь укучыларыбыз өчен шушы темага “Гаҗәеп хайваннар” дип аталган китап күргәзмәсе тәкъдим ителә”, - ди Наталья Крымова.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев