Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Язучылар берлегенең Г.Тукай исемендәге клубында Ибраһим Газиның 110 еллыгы уңаеннан әдәби-музыкаль кичә оештырыла

2017 елның 20 нче февраленда 17.00 сәгатьтә Язучылар берлегенең Габдулла Тукай исемендәге клубында (Мөштәри урамы, 14) проза остасы, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Ибраһим Газиның 110 еллыгы уңаеннан әдәби-музыкаль кичә була.

Чарада танылган язучылар — Равил Фәйзуллин, Мәдинә Маликова, әдәбият галимнәре — Фоат Галимуллин, Зөфәр Рәмиев әдип хакындагы истәлекләре белән уртаклашырлар. Искә алу кичәсенә Татарстанның Кама Тамагы районныннан – Ибраһим Газиның туган ягыннан – якташлары да килер дип көтелә. Шулай ук кичә барышында беренче тапкыр язучының шәхси әйберләре дә күрсәтеләчәк. Әдипнең «Онытылмас еллар» әсәре буенча төшерелгән телевизион спектакльдә уйнаган артистларның чыгышлары да тамашачыларның күңеленә хуш килер. Яраткан җырчылар – Рөстәм Закиров, Газинур Фарукшин башкаруында халык җырлары яңгырар. Керү ирекле. Искә алу кичәсенә рәхим итегез! 54

Чыганак: http://www.sptatar.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев