Татар матбугаты
Язучы Камил Кәримовның Тукай премиясе алган әсәрләре рус теленә тәрҗемә ителә
Язучы Камил Кәримов үзенең Тукай премиясе алган әсәрләрен рус теленә тәрҗемә иттерә башлаган – китап итеп бастырып чыгарырга ниятли. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә язучы үзе әйтте.
«Ком сәгате» роман-дилогиясен һәм «Сакау күке» романын үз хисабымнан тәрҗемә иттердем. Аудиторияне киңәйтү өчен аларның рус телендә чыгуы да кирәк», - ди язучы.
- Камил Кәримов – «Карурманда кара песи: повестьлар һәм хикәяләр», «Игезәкләр йолдызлыгы: романнар» китаплары өчен 2018 елгы Тукай премиясе лауреаты.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар-информ
Фото: Султан Исхаков/архив
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев