Татар матбугаты
Язучы Факил Сафин Абдулла Алиш премиясенә лаек булды
Татарстанның Спас районында Абдулла Алишка 110 ел тулуга багышланган чарада Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясе лауреаты язучы Факил Сафинга Абдулла Алиш премиясе тапшырылды. Бу хакта Татарстан Язучылар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
- Тантаналы митинг язучының туган авылы Көектә узды, һәм анда язучының яңартылган бюсты ачылды. Болгар районы мәдәният йортында Абдулла Алишка багышланган кичә һәм Алиш премиясен тапшыру тантанасы булды.
- Факил Сафин - «Соңгы көз» (1989), «Гөлҗиһан» (1994) повестьлары, «Биек тауның башларында» (1999) романы, «Саташып аткан таң» (2002) роман-трилогиясе, күп санлы хикәяләр, Кадыйр Сибгатуллин, Рәшит Бәшәр, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов һ.б. әдипләрнең иҗатлары буенча фәнни эзләнүле, тәнкыйди мәкаләләр; публицистик язмалар, шигырьләр, эпиграмма, пародияләр авторы. 1996 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.
Татар-информ
Фото: архив/Салават Камалетдинов
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев