Татар матбугаты
"Язмышыма мин бик рәхмәтле" (Радик Гайзатуллин б/н әңгәмә)
Республика Хөкүмәте быелның март аенда узган елда башкарылган эше турында хисап тотты. Бюджетны үтәү буенча хисапны карап тикшерү һәм раслау вакыты да җитте. Бу хакта тәфсиллерәк сөйләүне үтенеп, газета хәбәрчесе республиканың баш финансисты – финанс министры Радик Гайзатуллинга мөрәҗәгать итте.
– Радик Рәүфович, бюджетны үтәүнең сыйфаты беренче чиратта керемнәр һәм салымнарны ни дәрәҗәдә туплауга бәйле. 2016 елда республикада керемнәр тупланышына бәйле вәзгыятьне сөйләп үтмәссезме? Россия Федерациясенең башка субъектлары белән чагыштырганда керемнәр тупланышы ничегрәк?
– Узган елда, геосәяси киеренкелек һәм санкцияләр режимы сакланылуга карамастан, Татарстан Республикасында төп макроикътисадый күрсәткечләр буенча тотрыклы уңай динамика (Россия буенча уртача тенденцияләрдән югарырак дәрәҗәдә) күзәтелде. Ел йомгаклары буенча республиканың тулаем төбәк продуктының үсеш темпы 2015 елдагы дәрәҗәгә карата чагыштырма бәяләрдә 102,5 процент тәшкил итте. 2016 елда төбәкнең тулаем продукты күләме 1944 миллион сумга җитте. Сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш гомумикътисадый динамикага уңай йогынты ясады.
2016 елда республика социаль-икътисадый үсешнең төп күрсәткечләрен үтәү тупланма бюджетның керем өлешенә 262,0 миллиард сум акча кертү мөмкинлеге бирде, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр күләме – 233,9 миллиард сум. Республика Россия Федерациясе субъектлары арасында тупланган үз керемнәре күләме ягыннан бишенче урынга чыкты. Республикада салым салу базасын киңәйтү эшенең актив төстә дәвам иттерелүен билгеләп үтәсем килә. Нәтиҗәдә агымдагы елның биш айлык йомгаклары буенча республика тупланган керемнәр ягыннан дүртенче урынны алды.
Салым һәм салым булмаган керемнәр үсеше 2015 елдагы белән чагыштырганда 112,1 процент тәшкил итте. Россия Федерациясе буенча уртача күрсәткеч – 108,7 процент, Идел буе федераль округы буенча – 111,5 процент. 2016 елда ТР территориясендә 694,5 миллиард сум күләмендә бюджет кереме, таможня җыемы һәм пошлинасы, социаль фондларга чигерүләр тупланды. ТР бюджетының керем өлеше 220,2 миллиард сум күләмендә үтәлде, шул исәптән 191,8 миллиард сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр тупланды.
Үзебезнең салым керемнәрендә иң зурысы – табышка керем: 72,5 миллиард сум күләмендә. 22 зур предприятие һәм кече нефть компаниясе салымнан төп керемне тәэмин итте, аларның салым түләү өлеше 63 процент тәшкил итте.
Тагын бер зур күләмдәге салым – республика бюджеты һәм җирле бюджетларга алына торган физик затлар керемнәренә салым. Тупланма бюджетка 64,4 миллиард сум, ТР бюджетына – 44,9 миллиард сум акча керде. Икътисадта уртача хезмәт хакы арту салым кеременең уңай динамикасына йогынты ясады: 2016 елда ул 5,2 процентка артты.
Республика бюджетында мөлкәткә салым түләү күләме 26,6 миллиард сум тәшкил итте. Бу салым үз эченә оешмалар мөлкәтенә салымны (22,1 миллиард сум) һәм транспорт салымын (4,5 миллиард сум) ала.
2016 елда республика бюджетына кире кайтарылмый торган керемнәр күләме 28,4 миллиард сумлык булды. Алынган барлык федераль средстволар максатчан булып тора – алар үзләренең билгеләнеше буенча җибәрелде.
– Узган елда бюджетның чыгым өлеше үзенчәлекләрен аңлатып үтмәссезме?
– 2016 елда Татарстанның тупланма бюджеты буенча касса чыгымнары – 261,5 миллиард сум, республика бюджеты буенча 222,2 миллиард сум булды. Бу чыгымнар Татарстан Республикасы Президентының ТР Дәүләт Советына Юлламасына куелган бурычларны тормышка ашыруга юнәлдерелде. Иң күп чыгымнар “Юл хуҗалыгы” бүлеге буенча хәл ителде, әлеге бүлек буенча чыгымнар күләме – 29,9 миллиард сум (тупланма бюджет буенча – 33,5 миллиард сум). Юл төзелеше өлкәсендә бурычларны тормышка ашыру республика Юл эшләре программасы кысаларында хәл ителде. Торак пунктларга һәм авыл хуҗалыгы объектларына илтүче автомобиль юлларын, күперләр, керү-чыгу юлларын төзү, юл-урам челтәрен төзекләндерү хәл ителде.
Чыгымнар буенча тагын бер зур бүлек – “Авыл хуҗалыгы”. Республика бюджеты буенча 21,6 миллиард сум (тупланма бюджет буенча – 21,8 миллиард сум) күләмендә акча тотылды. “Торак-коммуналь хуҗалык”. Әлеге бүлек буенча 14,6 миллиард сум күләмендә (тупланма бюджет буенча – 20,4 миллиард сум) акча үзләштерелде.
2016 елда республикада күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасын тормышка ашыру кысаларында чама белән 5,8 миллион квадрат метр мәйданда тугыз йөз туксан ике күпфатирлы йорт (ике йөз утыз меңнән артыграк кеше яши) төзекләндерелде.
Республика муниципаль берәмлекләрендә 43 парк һәм скверны төзекләндерү бурычы хәл ителде (ассигнованиеләрнең гомуми күләме – 1,4 миллиард сум).
2016 елны Су саклау зоналары елы дип игълан иткән ТР Президенты Указын тормышка ашыру кысаларында 21 су саклау зонасын төзекләндерү эше башкарылды, аларны ТР бюджетыннан финанслауга 1,1 миллиард сум акча җибәрелде. Чыгымнарның чираттагы блогы – социаль өлкә учреждениеләре һәм аларның чараларын финанслау. Әлеге юнәлеш буенча чыгымнар тупланма бюджетта 153,9 миллиард сум (чыгымнарның гомуми күләменнән 58,9 процент), республика бюджеты буенча – 121,4 миллиард сум тәшкил итте.
Бу чыгымнар бөтен хисап елы дәвамында бюджет һәм автоном учреждениеләрнең эшчәнлеген тәэмин итү, бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә хезмәт хакын, “май указлары”на кертелгән хезмәткәрләрнең аерым категорияләренең хезмәтенә түләүне кертеп, үз вакытында түләү мөмкинлеге бирде.
2016 елда хезмәт хакы түләүгә 97,1 миллиард сум акча җибәрелде, шул исәптән бюджет средстволары хисабына – 88,7 миллиард сум, федераль бюджет средстволары хисабына – 1,4 миллиард сум, бюджеттан тыш средстволар хисабына – 7,0 миллиард сум. Социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм капиталь төзекләндерүгә юнәлдерелгән республика максатчан программаларын тормышка ашыру дәвам иттерелде. Бу программаларга мәктәпкәчә балалар учреждениеләре, мәктәпләр, ресурс үзәкләре, мәдәният учреждениеләре, фельдшер-акушерлык пунктлары, табиб амбулаторияләре, участок хастаханәләре, социаль тәэминат учреждениеләре, физик культура һәм спорт объектлары җәлеп ителде.
ТР дәүләт бурычына килгәндә, 2016 ел йомгаклары буенча аның күләме 93,4 миллиард сум тәшкил итте. Бурычның төп өлеше реструктурлаштырылды. Узган елда дәүләт бурычы күләме асылда озак сроклы федераль бюджет кредитларын җәлеп итү хисабына 2,1 миллиард сумга артты. Шул ук вакытта 2015 ел йомгаклары буенча бурыч күләме 54 процент булса, 2016 хисап елы йомгаклары буенча бу күрсәткеч 49 процентка калды.
2016 елда Татарстан Республикасы кредит рейтинглары дәрәҗәсе ягыннан билгеле бер үзгәрешләр булды. “Moody's Investors Service” халыкара рейтинг агентлыгы карары белән республика фаразы “тотрыклы” дәрәҗәсенә күтәрелде. Шул ук вакытта Татарстанда тотрыклы икътисадый вәзгыятьнең һәм бюджет, дәүләт бурычы буенча тотрыклы күрсәткечләрнең сакланып калуы билгеләп үтелде. “Fitch Ratings” халыкара рейтинг агентлыгы да ТР кредит рейтингын раслап, элеккечә үк, “инвестицион” категориясенә кертте.
– Радик Рәүфович, укучыларыбыз игътибарын 2017 елда Дәүләт Советында бюджетны үтәү турында инде менә 15 нче тапкыр хисап тотачагыгызга юнәлтәсем килә. Шул ук вакытта, 17 июнь көнне, Сезнең юбилей да. Татарстан Республикасы финанс министры вазыйфасында хезмәт итүегезгә 15 ел. Сезне бу уңайдан котларга рөхсәт итегез. Моңа бәйле рәвештә бер соравым да бар. Бер вазыйфада озын “гомер” кичерү гаять зур тәҗрибә туплау гына түгел, соңгы вакыйгалар һәм тенденцияләрне даими белеп-күреп тору зарурилыгын да күздә тота. Сезнең уңыш сере нидә? ТР Финанс министрлыгы 15 ел эчендә республика бюджетын һәм тупланма бюджетны сыйфатлы үтәү өлкәсендә гаять зур үзгәрешләрне булдыруга иреште бит!
– Рәхмәт. Соравыгызга килгәндә, шәхеснең сыйфатлары гаиләдән килүен, ә инде үз мөмкинлекләрен ничек тормышка ашыру һәр кешенең үзеннән торуын әйтер идем. 1999 елда Финанс министрлыгында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлекне финанслау бүлеге начальнигы вазыйфасында эшли башладым. Шуннан соң министрның беренче урынбасары вазыйфасына билгеләнеп, миңа бюджетның керем юнәлешләренә җитәкчелек итү бурычы йөкләнде. Инде билгеләп үткәнегезчә, мондый җаваплы вазыйфа үзеңнең дөньяга карашыңны, аң-белемеңне киңәйтүгә даими омтылуны күздә тота. Яңа вазыйфамда эшне нәтиҗәле оештыру чараларын үтәүгә бөтен мөмкинлекләремне эшкә җиктем.
Алга китеп булса да әйтим, бүген без табышка салымның 80 проценттан артыграгын тәэмин итеп килгән зур салым түләүче предприятиеләр белән үзара тыгыз элемтәдә торып эшлибез. Салым түләүче предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә киң мониторинг, перспективалы бизнес-планнарына анализ үткәрелә.
Боларның барысы да безгә чираттагы финанс елына бюджет керемнәрен дә, агымдагы керемнәрне дә дөрес итеп планлаштыру мөмкинлеге бирә.
Без барыбыз да финанс торыклылыгына омтылабыз, әмма аны саклау өчен һәрвакыт алга бару кирәк.
Бюджет керемнәрен арттыру мәсьәләсен тиешенчә хәл итү өчен салым салу базасын киңәйтү шарт. Бу илебез һәм чит илләрдән инвестицияләр җәлеп итүгә, яңа производстволар оештыру, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү, яңа базарларга чыгуга бәйле рәвештә хәл ителергә мөмкин. Әлеге бурычны аерым бер ведомство гына башкарып чыга алмый. Биредә республика җитәкчеләренең ярдәме һәм хәлиткеч гамәлләре кирәк.
Ачыктан-ачык шуны әйтәсем килә: Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов бу чараларны бик зур энтузиазм белән актив төстә үткәрде һәм үткәреп килә. Җитештерү яки социаль өлкәнең бер генә юнәлеше дә аның игътибарыннан читтә калмый.
Рөстәм Нургали улы шушы еллар эчендә, үзенең барлык мөмкинлекләрен эшкә җигеп, республикада максатка омтылышлы төстә, бик җентекле үзара мөнәсәбәтләр системасын корды. Р.Миңнеханов республиканың социаль-икътисадый үсешенә тулы җаваплылыкны үз өстенә алып, бу бурычны 100 процентка үтәп килә. Президент тарафыннан булдырылган нәтиҗәле кадрлар, финанс, җитештерү сәясәте һәм стратегик сәясәт республикага предприятиеләрнең табышын, уртача хезмәт хакын, промышленность продукциясе һәм ваклап сату әйләнеше күләмен елдан-ел арттыру һәм, ахыр чиктә, тулаем төбәк продуктын, салым салу базасын үстерү мөмкинлеген бирә.
Рөстәм Миңнеханов тарафыннан куелган 2018 елга төбәкнең тулаем продукты буенча 2 триллион сумга ирешү бурычы республика тупланма бюджеты керемнәрен тагын да арттырачак. Бу бурычның үтәләсенә бернинди дә шик юк.
Шушы еллар эчендә кайбер җитди чараларны тормышка ашырдык. Болар:
– Россия Федерациясенең яңа Бюджет кодексын кабул итү нигезендә ТР Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү. Калган чараларны, иҗтимагый тормышның аерым якларына кагылып, бюджет керемнәре һәм чыгымнарына җитди йогынты ясардай чын мәгънәсендә реформалар буларак бәяләргә мөмкин:
– җирле үзидарәне реформалау;
– бюджет учреждениеләренең оештыру формаларын камилләштерү;
– ташламаларны акчага әйләндерү;
– билгеле бер салымнар кертү хисабына Россия Федерациясе субъектларының Юл фондын булдыру.
Бер үк вакытта шушы елларда дөнья күләмендәге ике җитди икътисадый кризис кичердек. Ягъни кул кушырып утырырга вакыт булмады дигән сүз.
РФ Финанс министрлыгы һәм федераль органнар белән эшләүгә аерым тукталып үтәсем килә. Үзгәртеп кору елларыннан соң башлап, Татарстан Республикасы бюджетының федераль бюджет белән үзара мөнәсәбәтләре Россия Федерациясенең бер генә субъектына да хас булмаганча, үзгә итеп корылды. Бу, әлбәттә инде, Минтимер Шәймиев һәм Рөстәм Миңнехановның зур тырышлыгы нәтиҗәсе. Алар, локомотив кебек, югары федераль дәрәҗәдә республика файдасына аерым сәяси карарларга килүгә иреште, ә без аларны саннар “теле”ндә конкрет норматив-хокукый актлар һәм килешүләргә күчердек.
Менә шулай, республикабыз уңышы аерым бер кешенең генә тырышлыгына бәйле түгел. Күп еллар дәвамында республикабызда яшәүчеләр файдасына фидакарьләрчә, максатка юнәлешле хезмәтне дәвам иттергән көчле команда эшчәнлеге нәтиҗәсе бу. Үземә әлеге команданың бер өлешен тәшкил итү мөмкинлеге бирелү белән эчкерсез горурланам.
Шуңа күрә, форсаттан файдаланып, үз вакытында миңа ышанып, ярдәм иткән төп терәкләремә – Минтимер Шәймиев һәм Рөстәм Миңнехановка эчкерсез рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә.
Шулай ук Финанс министрлыгының хезмәт коллективы турында да берничә сүз әйтми кала алмыйм. Биредә югары дәрәҗәдә һөнәри осталыклы, хезмәт сөючән хезмәткәрләр эшли. Мондый коллектив белән республика финанс органнары алдындагы теләсә кайсы бурычны хәл итәргә мөмкин. Алга таба да бюджетның сыйфатлы үтәлешен тәэмин итәсебезгә ышанам.
Язмышымнан канәгать булуымны яшереп тормыйм. Миңа ул республиканың иң югары дәрәҗәдәге финанс вазыйфасында бик күп танылган кешеләр белән танышу, аралашу, дөньяга карашымны, аң-белемемне күп тапкырлар киңәйтү, күп илләрне күрү, гаять катлаулы һәм кызыклы финанс бурычларын хәл кылу, республикабызда яшәүчеләр файдасына Президентыбыз указларын тормышка ашыру мөмкинлеге бирде. Бу елларда тулы канлы тормыш белән, хезмәтебезгә сөенеп яшәдек. Теләсә кайсы кешенең тормышында иң мөһиме әнә шулдыр дип уйлыйм.
Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев