Аның бер кушаматы - “Шәм”, берсе – “Рәхмәт, рәхмәт!” Икесе дә каләмдәшләре тарафыннан яратып, гүзәл сыйфатларын бары бер сүз ярдәмендә тасвирлау өчен бирелгән булса кирәк. Шаһинур Мостафин – күренекле эзтабар язучы. Ватанпәрвәрлек темасына аеруча мул һәм нәтиҗәле иҗат иткән әдибебез ул.
Документалистик әдәбиятта аңа тиң хезмәт куйган авторларыбыз санаулы гына. Батырлар, каһарманлык, ниһаять, үз язмышы хакында мөхтәрәм язучыбыз ниләр уйлый? Данлыклы Матросов батырлыгын кабатлаган әтисе тәрбиясен алган Шаһинур ага Мостафинга быел 12 февральдә 70 яшь тулды. Соңгы арада аның күз уңыннан югалып торуы ни белән бәйле? Шаһинур абый бик зур ихласлык белән "Интертат"ка интервью бирде.
Татар матбугаты
- Безнең әти – Әхмәтсафа фронтта булган. Авылның беренче тракторчысы, оста гармунчысы. Туачак җиде баласы да, аның кан тамырларында булган, без дә, димәк, аның белән атакага барганбыз. Әти белән бергә амбаразураны каплаганбыз. Әниебез - Герой ана Гөлзәйнәп Ибраһим кызы. Әтиебез - Бөек Ватан сугышы инвалиды, исән калган матросовчы каһарман, Кызыл Йолдыз ордены Кавалеры, “Хезмәттәге батырлык өчен” медаленә лаек булган мактаулы урманчы. Ул үзе 1925 елның 1 октябрендә туган. Фронтка 1942 елның ноябрендә китә. Рәхимҗан исемле абыебыз Мәскәү янындагы сугышларда яраланып кайткан була.
Әти сугышчан чыгынуны Александр Матросов һәлак булган урында ала. Матросов батырлыгын күрсәткәннәрнең саны бүгенге көнгә билгеле булганнары - 478 кеше, аларның 9-ы исән калган. Әтиебез шуларның берсе иде. Әти 1943 елны Псков өлкәсе Великие Луки районында амбразураны каплый. Билгеле инде, бомбалар да шартлап торгалый. Әти туфрак астына күмелеп кала, ләкин санитарлар аны табып ала, чөнки туфрактан әтинең уң кулы селкенеп чыга. Нәкъ уң кул калкып чыгуы да үзенә күрә гыйбрәтле. Әти госпитальләрдә бик озак дәвалана. Каты яраланган, тәне теткәләнеп беткән була. Ләкин ул, үлемгә үч итеп дигәндәй терелә, аякка баса. 1944 елның 5 маенда туган ягына кайта. Сугыштан дөм сукыр булып кайткан. 1945 елның 9 маенда авылның яшүсмер егетләре аны, ике тәгәрмәчле тратайкага утыртып, урам әйләндерәләр. Биш тапкыр урамны әйләнәләр, әти пар мендәрләр өстенә утырып гармун уйный-уйный әйләнә. Бу - бик тетрәндергеч мизгелләр, мин аны күз алдына китерәм.
“Сукыр Әхмәтсафа”, “Сукыр музыкант” дигән кушаматы була. Гармунда уйнап, боеккан күңелләрне кузгатып җибәрә. Әбигә әтинең үлеме турында ике тапкыр хәбәр килгән була. Ләкин әти исән килеш авылга кайтып төшкән. Авылдагылар: “Безнекеләр дә исәндер әле...” - дип өметләнеп куя, әтинең язмышы өмет чаткысы уята. Менә бу сәхифәләр үзе үк илне сөю, Ватан язмышы белән яшәү үрнәге дип уйлыйм.
- Мондый каһарман гаиләдә туып үскәч, сезнең гомер буе татар батырлары турында язуыгызга гаҗәпләнәсе дә түгел...
- Нәкъ шулай. Әнинең бертуган абыйсы Мингаян абыебыз 1945 елны Кенигсбергны алганда һәлак була. Әнигә 20 яшь тулган көнне була бу. Тормышта шатлык белән кайгы игезәкләр кебек гел бергә йөри. Диңгез дулкыннары кебек, килә-китә. Мине абый язмышы уйландыра иде. Беренче шигыремне 1961 елны М.Җәлилгә багышлап яздым. Ул елны М.Җәлилнең 55 еллыгын зурлап билгеләп уздылар. “Яшь ленинчы” газетасына берничә шигырь җибәргән идем. 1965 елда әлеге газета уздырган шигырь конкурсында беренче урын алдым. Ә 1966 елда хикәяләр буенча да беренче урынга ирештем. Жюрида ул вакытта Бакый Урманче, Хәсән Туфан, Шәүкәт Галиев, Венера Ихсанова һ.б эшли иде. Уңышларыма әни дә, әти дә сөенде. Шуннан рухланып иҗат итә башладым.
- Россия күләмендәге әдәби бәйгедә Сез бит Татарстанда яшәүче татар әдипләре арасында Ломоносов медаленә лаек булган бердәнбер язучы?
- Әйе, М.Ломоносов исемендәге алтын медальгә лаек булган идем. Ул эзтабарлык һәм хәрби-тарихи, патриотик теманы яктырткан өчен бирелә. Бүгенге көндә М.Җәлил музей-фатирында даими эшләп килүче “Кызыл ромашка”клубының җитәкчесе һәм Шәйхи Маннурның иҗат мирасы комиссиясе рәисе булып та эшлим.
- Сез язган һәм сезнең мөхәррирлектә чыккан китаплар да бик күп. Ничек өлгерәсез?
- Язмасам, авырый башлыйм. Язу миңа - иң яхшы дәва. Дуслар булганда илһам чыганагы саекмый. Дусларыңа булышу да зур этәргеч бирә, минем өчен бу - зур бәхет. Йөзләрчә китап редакцияләргә туры килде. Заманында безгә дә өлкән язучылар булыша торган иде. Мин үзем 11 ел буе Татарстан Язучылар берлегендә эшләдем. Хәзер “Сүз” китап нәшриятында эшлим. Соңгы чыккан китабым – “Алар Җәлил-Кормаш йолдызлыгыннан!..” дип атала.
- Чыннан да, Муса Җәлил берүзе генә булмаган. Аның янында шундый иптәшләре көрәшмәсә, ул Җәлил дә булмаган булыр иде. Дөрестән дә, бу фикерләрнең мәгънәсе бик тирәндә. Соңгы вакытларда Абдулла Алиш, Рәхим Саттар исемнәрен йөрткән урамнар бар. Ләкин башкаларның исемнәрен мәңгеләштерергә дә бик вакыт. Салих Батталның нәселе дә үзенчәлекле. Кормаш Җәлилнең уң кулы булган. Алишны да уң кулы дип йөрткәннәр.
Рафаэль Мостафинны соңгы юлга озатканда, җәсәденең баш очында утырганда үземә вәгъдә бирдем: “Ходай Тәгалә насыйп иткән гомеремдә Рафаэль Мостафинның эшләрен дәвам итәчәкмен!” - дидем. Чөнки батырлар турында язарга кирәк. Соңгы могиканнар булып каласы килми, булдыра алганча дәвамчыларыбызны әзерлибез. Андый кешеләребез бар.
Рафаэль абый үзе дә гаярь җәлилче иде. Ул сүзе белән батырлык эшләде, гомере буе шул изге эш белән янып яшәде. Заманында Җәлилне каралтырга тырышучылар булды. Ә киресенчә, үҗәтләнеп эзләнсәң, табасың. Рафаэль Мостафин һәм Миркасыйм Госмановка рәхмәт. Ләкин бу батырлыкларны ачасы да ачасы, бик күп батырлыкларны табасыбыз бар әле.
Рәхим Саттар батырлыгы турында да яздым. Польшада аны кибәнгә качкан җирендә утчәчәр (огнеметтан) яндырып үтергәннәр. Мәңгелек утта күпме чаткы бар? Аллаһы Тәгалә үзе генә белә. Кояш нурлары да миңа, батырларның җаннарыдыр кебек тоела. Адәм баласы нурдан яратылган бит. Аларның җаннары да шулай кебек, болар барысы да мине тетрәндерә... Ходай Тәгаләгә көн дә рәхмәт әйтәм. Боларны барсын да ачыклап, яңа китабымны төгәлләп киләм. Ул 7 бүлектән торачак. Җиде санын яратам. Изге сан бит инде. Яшәвебезне дә 7нче квартирда яшибез. Мамадышта әнигә бүләк ителгән фатир да 7 санлы. Шунда кайтып йөрибез.
Китабым “Батырлык - рухи матурлык” - дип аталачак, чөнки:
Батырлыкның туган көне бар,
Үлгән көне генә юк аның!
Батырлыкта яши матурлык -
Шулар тотып тора ил данын! –
- дип язган идем. Батырлыкны күңелендә матурлык булмаган кеше эшли алмый. Батырлыкка адым ясар өчен, кешенең күңеле матур булырга тиеш. Шул матурлык кына аны батырлыкка этәрә. Алар изегәк туганнар сымак. Китапның беренче бүлеге “Алар үлемсезләр затыннан”, - дип атала. Анда: “Үлгәннәр истәлеге тереләр өчен кирәк”, - дип язылган һәм каһарманнар турында бәян ителә.
Төрле милләтләр дуслыгы хакында да яздым. Мәсәлән, Кукмара районының бер авылында бер политрук дус рус егетен алып кайта. Шунда дәвалыйлар, аякка бастыралар, ул үзе Ленинград кешесе була. Геройларның исемнәрен оныкларыма да куштырырга тырышам.
- Документалистик әдәбиятның киләчәген ничек күзаллыйсыз?
- Киләчәге матур булыр, дип уйлыйм. Батырлык темасына яңадан әйләнеп кайтачаклар. Чөнки әле Интернет аша гына түгел, кешенең кулына китап тотып укыйсы килә башлаячак. Китап уку - күңелгә бер дәва, чөнки аның үзгә бер тылсымы бар. Китаптан күңелгә акыл, яктылык күчә. Кеше яшәгәндә, батырлыклар туа торачак. Шул батырлыкларны күрә белү өчен безнең әдипләребез дә, язучыларыбыз да кирәк. Батырлык - мәңгелек тема! Җир шары булганда, бу тема яшәячәк. “Рәхмәт, рәхмәт” сүзен бер-беребезгә ешрак әйтергә язсын. Ни өчен мин ике рәхмәт әйтәм? Чөнки бер рәхмәт ятим була, ике рәхмәт җылытып тора! Парлап яшәгәндә дә күңеллерәк бит. Иҗатта да, тормышта да, кешеләрнең парлы булуларын телим. Кешеләрнең күңелләренә ялгызлык беркайчан да үрләмәсен. Яшәсен матурлык һәм батырлык!
"Язмасам, авырый башлыйм. Язу миңа - иң яхшы дәва" - Шаһинур Мостафин (ӘҢГӘМӘ/ВИДЕО)
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев