Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Яз"дип аталган татарча диктантка Әмирхан Еникиның "Җиз кыңгырау" әсәре сайланган

29 октябрь көнне узачак “Яз” дип аталган татарча диктантка төннәр буе әзерләнеп утырырга кирәкми. Аны начар язсаң, сиңа бер кеше дә “икеле” куймаячак. Ә “5”ле алучыларны онытмаячаклар. Бу чара – татар телен ни дәрәҗәдә белүеңне тагын бер кат тикшерү ысулы. Рус теле буенча белемнәрне тикшерергә теләгәннәр үзләрен инде 12 ел дәвамында сынап килә. “Тоталь диктант”ны күз уңында тотып әйтәбез. Татарстанда әлеге традицияне быелның 29 нчы октябрендә кертеп җибәрергә җыеналар. Хәтерләсәгез, моңа беренче омтылыш быел булган иде инде. Апрель аенда Казан дәүләт университеты “Бердәм диктант” акциясен үткәреп, шактый катнашучыны үзенә җыйды.

Идеясе – 4 ел элек, чарасы – хәзер

- Без чит илләрдә, Россиядә уздырылган чараларның уңышлы форматын барлап киләбез. “Тоталь диктант”ның алымнарын да татарчалаштырырга булдык. Моннан дүрт ел элек Бөтендөнья татар яшьләре форумында Новосибирски шәһәре кызы Динә Гәрәева мондый тәкъдим белән чыккан иде, – дип сөйләде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин. Татарча диктантның нәкъ менә октябрь аенда узуы да тикмәгә түгел. Бөтендөнья татар яшьләренең һәр ае ниндидер чара белән бәйле. Әйтик, яз көне – “Мин татарча сөйләшәм” акциясе, җәен – “Печән базары”, форум вакыты. Көзне исә татарча диктант язу фасылы булсын, дип сайларга булганнар. Шунысы да бар: әлеге акциягә Казан шәһәре белән беррәттән, Россиянең 9 шәһәре кушыла. Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау, Уфа, Екатеринбург, Төмән, шулай ук Павлодар (Казахстан) белән Бишкәк (Кыргызстан) калалары кушылачак. Аларның барысында да диктантны Мәскәү вакыты белән көндезге 11дә яза башлаячаклар. Ун шәһәрнең барысын да исәпкә алсак, гомумән, әлеге диктантка бер мең кеше килер, дип өметләнәләр. Бөтендөнья татар яшьләре форумы “Бердәм диктант”ны оештыручылар белән көндәш булырга җыенмый. Чөнки яз көне уздырылып, медицина хезмәткәрләренә багышланган диктант октябрьдә узачак “Яз” акциясенә үзенә күрә бер этәргеч булып торган. Чараны уздырганда, Бөтендөнья татар яшьләре форумына КФУның Л.Н. Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, КФУ каршында эшләп килгән Каюм Насыйри институты ярдәмгә килә. Шуңа да диктант узачак шәһәрләрне сайлап алганда, Каюм Насыйри институтлары оешкан шәһәрләрне аеруча игътибарга алганнар.

Кагыйдәне искә төшерергә укытучылар булышачак

Диктантны язу гына түгел, аны тикшерәсе дә бар бит әле. Бу эшне исә КФУ филологлары үз җилкәсенә ала. Аларга Каюм Насыйри институтындагы тел белгечләре ярдәмгә килә. Татарча диктант язучыларның эшләрен кыска вакыт эчендә тикшереп чыгарбыз, дип өметләндерә оештыручылар. Мисал өчен, әгәр дә Казан шәһәрендә диктант язарга 200 кеше килсә, аның нәтиҗәсе ике көн эчендә әзер булачак. Татарча диктантка сайлап алынган текстка килгәндә, ул инде билгеле: Әмирхан Еникиның “Җиз кыңгырау” әсәреннән алынган өзек. – Әмирхан Еникинең әсәрләре – татар теленең иң югары дәрәҗәдәге өлгесе. Яшьләребезне шушы матур тел үрнәкләре белән таныштырасыбыз килде. Аларда татар телендә шулай чиста итеп аралашуга кызыксыну уятасыбыз да килде. Монда бит филологлар түгел, төрле катлам кешеләре килү күздә тотыла. Шуңа да авырлык тумасын өчен әлеге текст сайлап алынды, – дип белдерә КФУның Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм төрки тел белеме югары мәктәбе директоры, филология фәннәре докторы Әлфия Йосыпова.

Әйтергә кирәк, мәктәп-вузларны күптән тәмамлаганнар өчен чарада бераз ярдәм дә булачак. Ник дигәндә, диктантка багышланган сайтта да татар теленең берникадәр кагыйдәсе инде тупланган. Аннан соң, диктант уздырыласы көнне татар теле мөгаллимнәре катнашучыларны авыр сүзләр буенча аңлатма бирәчәк. Бишкәк, Екатеринбург, Санкт-Петербург, Мәскәү шәһәрләрендә диктантны оештыруда Каюм Насыйри үзәкләре вәкилләре катнашачак. Ә башка шәһәрләрдә татар телле филологлар эшкә җәлеп ителәчәк.

Ничәлегә язганыңны интернет аша бел! - Диктант язуда катнашу бүләк өчен булмасын иде. Кеше үз теләге буенча килсен. Бу чара, беренче чиратта, кешеләрне татарча яза башларга этәрер өчен оештырыла. Чөнки әлеге проблема ярылып ята. Мисал өчен, хәзерге заманда социаль челтәрдә утырган яшьләр татарча пост язмый. Күпләр туган телнең татар теле кабинетында онытылып калган тел яки әби-бабай белән сөйләшү теле, дип уйлый. Интернетта үз фикереңне татарча белдерә, социаль челтәрләрдә туган телдә пост яза, гомумән, татар телендә яза башлау – татарча диктант моңа этәргеч булыр, дип көтәбез, – ди Тәбрис. Әлеге диктантны оештыру уңаеннан, махсус сайт та булдырылган. http://diktant.tatar/ Әлбәттә, анда теркәлү мәҗбүри түгел. Ләкин диктант булачагын искә төшерү өчен ул – яхшы мөмкинлек. Сайтта теркәлгәннән соң, чара турындагы информация катнашучының электрон почтасына барып ирешә.

Татарча диктантны язган кеше катнашу турындагы сертификат әзерләнәчәк. Аны шушы сайт аша йөкләп булачак. Хаталар ясаганнарга филологлар консультация бирәчәк. Ә диктант билгеләрен исә сайттан белеп булачак. Диктантны бер хатасыз язучыларга исә “бишле”гә язу турында сертификат булачак.


– Татарча диктант – татар телендә грамоталы язуны үстерүгә, грамоталылык мәсьәләләренә игътибар юнәлтүгә багышланган белем бирү акциясе. Бүген татар телен һәркайда куллану, аны куллану сфераларын киңәйтү мәсьәләсе әһәмиятлеләрнең берсе булып тора, – дип ассызыклый Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин.

Аның фикеренчә, мондый чаралар татар шәһәр тел культурасы пластын булдыруга китерә, җанлы аралашуга кызыксынуны арттыра. Татарча сөйләшүче халык арасында да грамоталылык буенча сораулар шактый. Боларның барысы да мондый чараның кирәклегенә ишарәли, ди урынбасар.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев