Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Яшьләргә ярдәм итүче дәүләт программалары дәвам итәчәк" - Владимир Леонов

Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов министрлыкның коллегия утырышында республикада яшьләрнең төрле башлангычларына булышучы программалар киләчәктә дә дәвам итәчәген белдерде.

“Яшьләр – безнең кадрлар резервы, – дип исәпли Владимир Леонов. – Без моны аңлыйбыз, Татарстан җитәкчелеге, Президент та аңлый. Ике ел элек без министрлык коллегиясендә республикада яшьләр сәясәтен үстерүгә, яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән программалар кабул иткән иде. Бүген алар яхшы нәтиҗә бирә, шуңа күрә икътисади шартларга карамастан, бу программаларны дәвам итү өчен тырышачакбыз”.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев