Татар матбугаты
Яшьләр югалган татар телен эзли
26 апрельдә татар яшьләре Тукай көнен “Мин татарча сөйләшәм!” акциясендә катнашып уздырды. Оештыручылар сүзләренә караганда, бәйрәм итүчеләр саны 5 меңгә якын булган. Дүрт сәгать дәвам иткән чарада 250 өчпочмак, 158 чәкчәк, 89 гөбәдия ашалган, 50 литр чәй эчелгән. Яшьләр “Туган тел”не җырлап таралышты.
Быел бу акция уникенче тапкыр оештырылды, ул инде яшьләр арасында танылган брендка әверелде. “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе өстән кушканны көтмичә, нинди генә вәзгыять булмасын, татар яшьләре ана телендә сөйләшәчәк, дигән фикерне җиткерү теләге белән оештырыла. Биредә катнашучылар саны ел саен арта. Быел, мәсәлән, архитекторларны тупладылар, алар арасында бәйге оештырылды. Яшь архитекторлар белән эшләүнең үз мәгънәсе дә бар. “Казанда татарча мохит мактанырлык дәрәҗәдә түгел, милли тематикага багышланган архитектура үрнәкләре дә бик аз. Яшь архитекторларны әнә шул эшкә җәлеп итү теләге бар. Иманым камил, биш елдан соң алар инде Казанда яңача форматтагы проектларны тормышка ашыра башлар. Казан да заманча, милли колорит белән аерылып торачак. 25-30лап кеше, төркемнәргә бүленеп, әлифбаның “Ә” хәрефе стилендә төрле архитектура әйберләре, ART-объектлар ясады. Быел аның җиңүчесе – Гадел Фәхретдинов”, – дип сөйләде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин.
Гадәттә Тукай бәйрәме алдыннан “Татар-дозор” оештырыла. Быел анда 400 бала катнашкан. “Дәрдмәнд алтынын эзләү” уены нигезендә 50 командага бүленгән татар кызлары-егетләре Казандагы кызыклы, мәгънәле татар сүзләрен эзләде, төрле биремнәр үтәде, шул ук вакытта шәһәрдәге икетеллелекне дә барлады. “Казанда юл күрсәткечләрен, реклама язуларын, элмә такталарны карагыз: татарча язылганнары бик аз һәм бу яшьләрне борчый. Әйе, Казан төзекләндерелгән, матур, Европа шәһәрләрен хәтерләтә, әмма монда татар үзенчәлекләренә, татарча язуларга урын юк. Вәзгыять дәүләт дәрәҗәсендә үзгәрергә тиеш”, – дип сөйләде бу уенны оештыручы Илдар Шәфыйков.
Икетеллелек турында закон да бар, әмма аны тулы көченә эшләтеп җибәрү хәл ителмәгән. Берәүләр штраф санкцияләре белән куркытырга кирәк дип тәкъдим итә. Әмма бу ысул белән сабак укыту дөрес булырмы, юкмы – әйтү авыр. Һәрхәлдә, татарча элмә такталар юк. Дәүләт телләрендә мәгълүмат бирелми дип теге яки бу ширкәткә штраф салынса, ул кечкенә суммадагы акчаны түли дә котыла. Ә безгә ике тел дә кулланылган язулар кирәк.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы татар теленә игътибарны башкачарак җәлеп итә. Аларның аерым активистлары даими рәвештә зур сәүдә үзәкләре белән хат алыша, мәгълүмат такталары ике телдә булырга тиеш дип аңлату эшләре алып бара. Мәсәлән, шундый эш нәтиҗәсендә “ИКЕА” һәм башка шундый кибетләр татарчалашты. Быел Казанда ишекләрен ачкан “Лента” кибете дә, яшьләрнең тәкъдименә колак салып, ике дәүләт теленә ихтирам күрсәтеп, барлык язмаларын хатасыз татарча язып чыкты. Андыйларга “Мин татарча сөйләшәм!” акциясендә зурлап рәхмәт хатлары тапшырыла.
Әмма “кара исемлек”кә эләгүчеләр дә юк түгел. Ел саен “Тяжело с татарским” антипремиясе дә тапшырыла. Болар – Татарстан Конституциясен бар дип белмәүче, үз эшләрендә дәүләт телләрен исәпкә алмаучылар. Быел антирейтингка ике оешма – РЖД һәм “Содружество”эләкте. РЖДга антипремия Казанның Төньяк вокзалында татарча язулар һәм игъланнар булмавы өчен бирелде. “Содружество” исә Казан янында йөрүче электричкалар өчен җавап бирә. Бу ширкәт дәүләт теле – татар телен санга сукмаганга, Казанга һәм Казаннан юл тоткан электричкалардагы халык, шул исәптән Казан аэропортыннан килгән кунаклар да татарча мәгълүматны күрми һәм ишетми. Узган ел мондый “премия” Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясенә интернет сайтларын рус телендә генә алып барганы өчен бирелгән иде. Хәер, алар уңай якка үзгәрде, татар телендә дә сукалый башладылар.
“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе кысасында Бөтендөнья татар яшьләре форумы Казан мэриясендәге комитетларның татар телен куллану-кулланмавын тикшереп, махсус рейтинг та төзеде. Узган ел мондый рейтинг Татарстан министрлыклары арасында уздырылды. Нәтиҗәсе шатланырлык түгел: күпчелек комитетларда шалтыратуга татарча җавап бирү, сайтларны татарча алып бару, норматив документларны татарча урнаштыру буенча җитди проблемалар бар. “Кара исемлек”кә кергәннәрен күреп үзгәрерләрме? Вакыт күрсәтер. Әмма татар теленә ихтыяҗ тудыру, даими рәвештә бу хакта сөйләү, ике телне дә куллануны таләп итү – җәмгыятьнең бурычы. Үзебез тырышмасак, беркем дә килеп эшләмәячәк.
Римма Бикмөхәммәтова, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев