Татар матбугаты
"Яшьләр җыелган урыннарда татар теленең кулланылышы юк диярлек" - социология фәннәре кандидаты Гөлнара Габдрахманова
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнология бүлеге җитәкчесе, социология фәннәре кандидаты Гөлнара Габдрахманова “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде.
“Без яшьләрнең, күпләп җыелып, ял итәргә яраткан урыннарын тикшердек. Болар: театр, кино, парклар. Анда татар телен куллану юк дәрәҗәсендә. Яшьләрнең татар телендә аралашуы исәнләшү һәм саубуллашу белән генә чикләнә”, – диде ул.
Социолог моны татар теленең куллану мохите тар булу белән аңлата.
“Дөрестән дә, без рус теле өстенлек иткән җәмгыятьтә яшибез. Икътисади, сәяси, белем бирү системасы – барысы да рус телендә. Милли телләрне куллану өчен җирлек аз”, – дип белдерде ул.
Гөлнара Габдрахманова әйтүенчә, яшьләр үзләренең татар телен белмәүләрен ике сәбәп белән аңлата. “Татар яшьләрнең күбесе: “Алга таба мин татар теле белән кая бара алам?”, “Күпчелек русча сөйләшкәндә, ни өчен татарча сөйләп азапланырга?” – дип саный. Икенчеләре: “Татар мәктәбен тәмамласам да, алга таба мин татар теле белән кая бара алам?” дигән фикердә", – ди социолог.
Гөлнара Габдрахманова моны барлык милли телләрнең проблемасы дип саный. “Рус теле аларны кулланылыштан кысрыклап чыгара. Дөрестән дә, БДИ – рус телендә, югары белем бирү йортларында укыту – русча, эшкә урнашсаң, рус телен яхшы белергә кирәк. Кызганыч, милли телләр әби-бабай белән сөйләшү теле булып кала. Бу пессимистик тенденцияләргә игътибар итмичә, телне үстерү, аны куллану даирәсен киңәйтү юнәлешендә эшләргә кирәк”, – дип белдерде ул.
Татарстандагы урамнарда Гөлнара Габдрахманова элмә такталарның 95 процентында гына телләр турындагы канунның саклануын белдерде. Социолог фикеренчә, моның сәбәбе – татар телен белүчеләрнең аз булуы.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев