Татар матбугаты
Яшәсәк тә төрле җирләрдә...
“Республиканың иң яхшы якташлык җәмгыяте” конкурсына нәтиҗә ясалды. Беренче җиңүчеләр инде билгеле. Туган яклары белән ныклы элемтә булдырган җәмгыятьләр грантка ия. Җиңүчеләр исемлегендә алты район бар. Соңгы вакытта муниципаль берәмлекләр советы Казандагы якташлык җәмгыятьләре белән тыгыз элемтәдә эшли башлады. Бу юкка түгел.
Район, авыллардан чыккан кешеләр үз җирлекләрен онытмаска тиеш. Туган туфрак белән ныклы күпер булдырып, һәрвакыт элемтә урнаштырып тору кирәк. Шулай булмаса, авылларның рухи йөзе бетә. Моңа кадәр мондый инициатив төркемнәр бу эшләрне үзләре генә алып барырга тырышса, хәзер аларга муниципаль берәмлекләр советы ярдәмгә килергә булды. Шул уңайдан узган ел координацион совет оештырылды. Иганәчелек эше белән шөгыльләнүче бу җәмгыятьләрнең эшчәнлеген тагын да үстерү, аларга шартлар тудыру максатыннан муниципаль берәмлекләр советы, республика Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, махсус конкурс оештыру фикере белән чыккан иде. Бу тәкъдимне Президент та яклады. Һәм менә нәтиҗәсе бәян ителде.
Башкалада районнарның 39 якташлык җәмгыяте эшләп килә. Тик быел уздырылган конкурста аларның барысы да катнашмаган. Актаныш, Аксубай, Әлки, Апас, Арча, Буа, Кама Тамагы, Минзәлә, Нурлат, Балык Бистәсе, Тукай, Чирмешән, Чистай җәмгыятьләре генә үз эшчәнлеген бәян иткән. “Муниципаль берәмлекләр арасында төрле конкурслар уздыра башлагач, баштарак бәйгедә катнашучылар күп булмады. Хәзер исә мөмкинлектән файдаланып калырга теләүчеләр саны артты. Бу конкурс та шулай дәвамлы булып, катнашырга теләк белдерүчеләр тагын да артыр дип ышанасы килә”, – диде муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйт Шакиров.
Бәйгегә нәтиҗә ясаганда җәмгыятьләрнең эш нәтиҗәләрен, планнарын, якташларына ни дәрәҗәдә ярдәм итеп яшәүләрен, төрле социаль-мәдәни, спорт чараларында, җәмәгать эшләрендәге актив катнашуларын өйрәнгәннәр.
Нәтиҗәдә жюридагылар актанышлыларга баллны (53 балл) күбрәк куйган. Икенче урын исә Буа (49) белән Чистайга (45) бирелгән. Ә өченче урында өч район – Аксубай (44), Нурлат (43), Арча (42) җәмгыятьләре. Призлы урыннарга чыгучыларга грант алу өчен сертификат бирелде (100 мең сумнан алып 300 мең сумга кадәр). Ә менә эшчәнлекләре шулай ук уңай бәяләнгән Кама Тамагы белән әлкилеләргә Рәхмәт хаты тапшырылды.
Һәр якташлыкның үзенә генә хас эшләү алымы бар. Беренче урынга чыккан Актаныш якташлык җәмгыяте рәисе Вәсим Вахитов белдергәнчә, аларның башкарган эшләре шактый. Мәчетләр төзүгә ярдәм итәләр, сугышта катнашкан якташларын олылап, һәйкәлләр торгызалар, төзекләндерәләр, авыр тормыштагы гаиләләргә кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр. Күренекле райондашларының иҗат кичәләрен оештыралар. Буалылар да шушы юлдан бара. 25 ел дәвамында иҗтимагый оешманы җитәкләүче Ирек Закиров та үзләренең район белән тыгыз элемтәдә эшләүләрен әйтте. Мәчет-чиркәүләр торгызалар, картлар йортына ярдәм итәләр. Буалылар төп юнәлешне туган якка кагылышлы һәм җирлек өчен тарихи әһәмияткә ия китаплар бастыруга биргәннәр. Борһан Шәһиди эзләре буйлап Кытайга кадәр барып, татар һәм рус телләрендә бәян ителгән китаплары гына да ни тора! Районнан чыккан күренекле шәхесләр, үз җирлекләренә кайтып төрле бәйгеләр оештыра. Мәсәлән, Ренат Харис мәктәп укучылары арасында махсус премия булдырган. Икенче урынга чыккан чистайлылар тарих эзләре буйлап йөри. Чистайга кагылышлы һәр вакыйганы тирәнтен өйрәнеп, яшь буынга җиткерәләр. Исемнәре онытылган якташларын барлыйлар. Бар гомерен медицинага багышлаган профессор Иван Клюшкин, чистайлылар кайларда гына яшәмәсен, без алар белән горурланып, исемнәрен мәңгеләштерергә, яшьләребезгә сеңдереп үстерергә тиешбез, диде.
Утырышта җирлекләрдә булган проблемалар хакында да сөйләштеләр. Минсәгыйт Шакировны авыллардагы зиратларның торышы бик борчый. Сер түгел, бүген кайбер авылларда зиратлар ташландык хәлдә. Аларны карау, күзәтеп тору районнарга да йөкләнгән, моның өчен үзара салым акчасы да сарыф ителә. Тик кайбер урыннарда халыкның да җиң сызганып эшләве кирәк. “Христиан милләтендәгеләрнең каберлекләрне карый, чистарта торган махсус көннәре бар, – ди Минсәгыйт Шакиров. – Мөселманнарда мондый көн тәгаенләнмәгән. Авыллардагы барлык зиратларны өмә ясап чистартуны гадәткә кертәсе иде”.
Чарада катнашучылар бу уңайдан үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Кайбер авылларда инде махсус көн дә кертелгән. Читтә яшәүче авылдашлар кайтып, мәңгелек йортны тәртипкә китерә. Утырышта катнашучылар, май аеның бер шимбә-якшәмбесен республика күләмендә зиратта өмә көне итеп билгеләргә кирәк, дигән фикергә килделәр.
Лилия Нурмөхәммәтова, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев