Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яшел Үзәндә дөньяда уникаль "Татарстан Республикасында яшәүче картасы" проекты тормышка ашырылды

13 октябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән "Саклык банкы" ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсендә "Татарстан Республикасында яшәүче картасы" проектын презентацияләүдә булдылар. Кунакларга медицина өлкәсендә картаны куллану мөмкинлекләре турында Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсендә сөйләде.

Искәртеп үтик: Россиядә генә түгел, ә дөньяда уникаль "Татарстан Республикасында яшәүче картасы" проекты Яшел Үзәндә тормышка ашырылды. Аның үзенчәлеге - бөтен шәһәр, ә аннары төбәк тә бердәм цифрлы киңлеккә берләшергә мөмкин булуда.

"Татарстан Республикасында яшәүче картасы" - күпфункцияле электрон чиплы һәм элемтәсез түләү технологияле банк картасы. Ул түләү, социаль, транспорт кушымтасыннан һәм хуҗаның электрон имзасыннан - 16 цифрлы сервистан тора. Картага хуҗаның фотосы, фамилиясе, исеме һәм әтисенең исеме, СНИЛС кертелә. Сакланылган чипта туган көне, паспорт мәгълүматлары, медицина полисы номеры язылган.

Мисал өчен, Яшел Үзәндә яшәүче ул карта белән юл хакын түли, әйберләр сатып ала һ.б. эшли ала. Беренче тапкыр мондый функцияләргә ия банк картасы ун минуттан да азрак вакытта эшләнелә. Карталар гражданнар теләге буенча һәм бушлай бирелә. Гадел Вафин проектны презентацияләп, беренче тапкыр карта һәм бердәм цифрлы челтәр ярдәмендә ашыгыч ярдәм табиблары пациентның сәламәтлеге турында кирәкле мәгълүматны алачак дип белдерде.

"Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча без хастаханәләр эшчәнлегендәге киртәләрне юкка чыгара торган яңа стандартларын булдырдык. Бу карта, беренчедән, каршылыкны бетерә дип ачыклык кертте министр. - Хастаханәгә йөрүчеләрнең 70 проценттан артыгы 55 яшьтән өлкәннәр. Кемдер өчен фамилия, исем һәм әтисенең исемен, туган көнен, полис номерын кертү чын каршылык. Республикада яшәүче картасы инфомат ярдәмендә системадагы кешене автомат рәвештә идентификацияли".

Аның сүзләренчә, медицина хезмәткәрләре бу картаны кулланып санаулы секундларда пациентның нинди ташламадан кулланучылар категориясенә керүен аңлаячак. Шулай ук карта ярдәмендә табиблар электрон рецептлар бирә ала. Даруханәдә бу картаны бирү дә җитәчәк.

"Карта хуҗалары дәүләт даруханәләре челтәрендә ташламага ия. Әгәр диспансеризация узсаң 4 процент ташлама аласың. Препарат кыйммәтрәк булган саен экономия дә күбрәк булачак", - дип ачыклык кертте ул.

Татарстан сәламәтлек саклау министры фикеренчә, проект үз нәтиҗәлелеген күрсәтәчәк һәм шәһәрдә тиз таралачак.

"Без яңа карта республикалыларга охшар, ә поликлиникалар дустанә булыр дип өметләнәбез", - дип тәмамлады ул чыгышын.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев