Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яшь татар композиторлары һәм шагыйрьләре үзләренең иң яхшы әсәрләрен тәкъдим итәчәк

Камал театрының Кече залында тулы көчкә “Яңа дулкын” яшь татар музыкасы һәм поэзиясе кичәсенең репетицияләре бара. Мәдәният һәм сәнгать әһелләренең яшь буын клубы чараларын куючы-режиссер - Фәрит Бикчәнтәевнең укучысы Әминә Миндиярова. “Эштә иң яраткан мизгелләремнең берсе – ул афиша. Ул күренүгә шунда ук барысы да бик җитдигә әйләнә», – дип язган Facebookта Әминә. «Мин бу эшкә үземне тагын бер кат сынап карар өчен алындым. Укырга кергәнче мәдрәсәдә дә, мәктәптә дә шундый чаралар үткәрә идек. 4 курста профессионал яктан үземнең ничек үзгәргәнемне беләсе килде”, – дип сөйләде Әминә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә. Исегезгә төшерәбез: “Яңа дулкын”ның беренче кичәсе узган елның 17 ноябрендә үтте. Әминә проектта беренче тапкыр катнашты. «Беренче “Яңа дулкын”да шигырьләрне мин бик кабул итә алмадым. Ә шагыйрьләрнең үзләре белән аралаша башлагач, шигырьләр күңелемә керә башлады. Көндәлек тормыш турындагы уйларыңны алар шигъри калыпка сала», –дип җиткерде яшь режиссер. «Гүзәл Сәгыйтова, Йолдыз Миңнуллина, шагыйрьләр белән аралаша башлагач, мин ул дөньяга якынайдым. Шагыйрьләр – бик кызыклы кешеләр. Алар белән эшләү шундый җиңел һәм мин икенче чарага да алындым. Кешеләр бер команда булып эшкә бирелгәнне, идеяләр белән янганны бик яратам. Алар төннәр буе йокламаска мөмкин, беркем дә эштән качмый. Икенче чараны әзерләгәндә мин ул шагыйрьләргә тагы да ныграк бәйләндем», – диде Әминә. Кичә театральләштерелгән тамаша формасында үтәчәк. «Мин аны ничек тәкъдим итәргә икән дип уйландым, бу авыр мәсьәлә иде. Коръәндә минем яраткан аятем бар: һәр авырлыктан соң бер җиңеллек килә. Проблемалар онытыла һәм җиңеллек кала. Безнең депрессияле заманда без зарланырга ярамаган совет чорын искә алабыз. Ә хәзер социаль челтәрләрдә кешеләр эшләреннән, укудан зарлана һәм ул аңга тәэсир итә, кешеләр аннан борчыла. Депрессиядән чыгарга бары дини тормыш кына ярдәм итә. Безнең кичәдә сүз шул хакта булачак», – дип вәгъдә бирде Әминә Миндиярова. 19 гыйнварда яшь татар композиторлары һәм шагыйрьләре үзләренең иң яхшы әсәрләрен тәкъдим итәчәк. Куелышта шулай ук Габдулла Тукай шигырьләре кулланыла, Казанның архивтагы һәм хәзерге йөзе сурәтләнә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев