"Яшь чагымда ятим бала алырмын дип уйлап та карамадым" (язмыш)
Бер белән генә туктап булмый. Ятим баланы гаиләсенә алып, аңа наз биргән әти-әниләр әнә шулай ди. Бер ятимне бәхетле иткән, аның шат елмаюын, бәхеттән балкыган йөзләрен, чит баланың “әни” дип өзелеп торуын күргән кеше башкача булдыра да алмый. Әле өстәвенә үксез сабыйларны үз канатыңа сыендыру – зур савап та.
Ирем әйбәт булып чыкты Румия Ибраһимова Яшел Үзән районының Норлат авылында яши. Бүген алар гаиләсендә җиде ятим бала тәрбияләнә. Барысы да – малайлар. “Яшь чагымда ятим бала алырмын дип уйлап та карамадым. Хәзер исә язмышымны алардан башка күз алдына да китерә алмыйм”, – ди ул. Кияүгә чыгып, гаилә коргач, ире белән ике балага тормыш бүләк итә алар. Уллары Тимур һәм кызлары Регина дөньяга килә. Үз сабыйлары була торып та, Румия ханымның күңелендә әнә шул вакытта ук бер ятимне әниле итү теләге уяна. Әмма тормыш мәшәкатьләре белән әлеге хыялы чынга ашмый кала. Балалар буй җиткәч алырмын әле, дисә дә, теләген үти алмый. Җитмәсә, гомер иткән ире белән аерылышалар. Ә ялгыз калган хатынга бала да бирмиләр. Үзе дә ирсез килеш тәрбиягә бала алырга батырчылык итми.
“Беренче ирем киткәч, баштарак кыен булды. Күңелдәге теләгем тынгы бирмәде. Җитмәсә, үзем дә балалар йортында педагог булып эшлим. Көн саен сабыйлар белән очрашам. Бирегә эшкә килүгә үк, бер кызга күзем төшкән иде. Шул сабыйны аласым килеп йөрдем. Тик аны Испаниягә алып киттеләр. Ә эшли башлагач, мин гаиләгә малайлар алырга кирәк дигән фикергә килдем. Никтер малайларны тәрбияләү җиңелрәк бирелә. Алар үсмер чорны да авыр кичерми, көйсезләнмиләр дә. Икенче тапкыр никах укыткач, бу хакта иремә ничек әйтергә белми йөри идем. Ә ул үзе үк минем күңелдәге уйны әйтеп бирде”,– ди Румия ханым. Бездә хәзер җиде егет Румия ире Илнур белән киңәшләшә дә эшеннән өенә бала ташый башлый. Башта бертуган Сергей белән Славаны алып кайта. Бу малайлар гаиләгә шундый тиз ияләшә. Быел Cергей беренче сыйныфка бара икән. “Әниләре исән-сау. Кайсы шәһәрдә яшәгәнен дә беләбез. Әмма нигәдер ул сабыйларының хәлен белергә теләми. Ә менә безнең өчен алар иң кадерле кешегә әйләнде дә инде, – ди Румия ханым. – Өченче балабыз Диманы ничек алганны сизми дә калдык. Ул баланың әнисен бергә яшәгән ире үтергән. Аны безгә китерделәр. Бик кызгандым ул малайны. Тизрәк документлар җыеп, өемә алып кайттым. Әнисез калган малайга сөюемне, бар назымны бирәсем килде. Әнисен алыштыра алмасам да, ятимлекне сиздерәсем килмәде. Аларның бит бер гаебе дә юк”. Слава коррекция мәктәбендә укый икән. Румия үзенә генә күңелсездер дип озак уйлап йөри дә аңа иптәшкә тагын бер бала алмакчы була. Бер дигәнең ике була. Туганнарны аерып тормыйлар, Владик белән тагын бер Славаны алып кайталар. Быел җәй көне Эмиль белән Әмир исемле ике туганны үзләрендә яшәтәләр. Кунакка килгән малайларның кире балалар йортына кайтасы килми икән. Румия, аларны да алабыз, ди. “Өебез зур. Күңелебез киң. Ирем бик әйбәт кеше булып чыкты. Малайларны тәрбияләү минем өстә булса, эшкә өйрәтү – Илнур җилкәсендә. Бакча да казыйлар, мотоблок белән дә йөриләр. Кечкенәрәкләре тавыкларны ашата, йомырка җыялар. Әкренләп тормышка өйрәтәбез. Мин аларга итагатьле ир, акыллы әти булыгыз дим. Сез – гаилә корасы кешеләр, балалар үстерәсегез бар, дип тукып торам. Малайлар үзара бик дус. Әйтерсең барысы да бертуган. Илнур белән миннән туган шикелле. Хәзер улларыма карап торам да, ничекләр итеп шушындый лачындай егетләрне ташлап була икән, дип аптырыйм”, – ди ул. Румия ханымның үз балалары да ял саен туган йортка кайтып йөри. Бергә җыелышкач, гаилә тагын да берләшә икән. “Зур гаиләле булып яшәү ошый миңа. Олыгайган көнгә ышанычым нык. Кайчандыр ана назын биреп үстергән улларым буй җитәр дә белем алыр, гаилә корыр. Әнә шул чакта миннән дә бай кеше булмас дип уйлыйм, – ди Румия ханым. – Оныкларым гына да күпме булачак бит. Әнә шундый матур хыяллар белән яшим мин. Балаларым гына игелекле булып үссен, яхшылыкны онытмасын иде”.Гөлгенә Шиһапова, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев