Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ярославль шәһәренең Татар якшәмбе мәктәбендә "Җырлыйк әле!" уены узган

Ярославль шәһәренең Татар якшәмбе мәктәбе 29 гыйнварда “Җырлыйк әле!” уены узды. Анда якшәмбе мәктәбендә шөгыльләнүче балалар катнашкан, дип хәбәр итә төбәкнең “Нур” татар берләшмәсе. Шәһәрнең Пионерлар сараенда эшләүче, татар телен, мәдәниятен, тарихын танытучы Татар якшәмбе мәктәбенең быелгы уку елында һәр айның соңгы якшәмбесе саен төрле кызыклы татар кичәләре үткәрергә килешенгән. Шул рәвешле, балалар узган айларда “Могҗизалар кыры” уенында, “Бәхетле очрак” ярышында, “Акыллы көрәш” өстәл уенында көч сынашкан иде. “Җырлыйк әле!” уены “ТНВ” телеканалындагы тапшыруда кебек оештырыла: балаларга татар җырларын танырга туры киләчәк, үзләре дә җырлар башкарачак. 2010 елда оешкан "Нур" берләшмәсендә Ярославльдә гомер кичергән 200дән артык татар кешесе әгъза булып тора.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев