Татар матбугаты
Яр Чаллы шәһәрендә татар тарихында исеме уелган бөек шәхес Ризаэддин Фәхреддин укулары уза
Чаллыда Татарстанның татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучылары, музей җитәкчеләре, тәрбия эшләре өчен җаваплы мәктәп мөдирләре урынбасарлары катнашында Риза Фәхретдин укулары уза, дип яза "Шәһри Чаллы".
Әлеге педагогик чара шәһәрнең 52нче мәктәбендә үткәрелә.
Укуларда "Үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк", "Ризаэтдин Фәхретдин мирасы һәм бүгенге заман", "Тәрбия өлкәсендә Риза Фәхретдин хезмәтләре" һәм башка чыгышлар булачак. Шушы чара барышында ясалган фәнни чыгышларга, күтәрелгән мәсьәләләргә йомгак-нәтиҗә ясау, бәя бирүләр дә каралган.
Анда бик күп укытучыларның укытучысы булган галим, профессор Хатыйп Миңнегуловның катнашуы һәм чыгышы көтелә.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев