Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яр Чаллы һәм Түбән Камада Г.Камал театрының гастрольләре көтелә

2017 елның 14-21 фералендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры (Казан шәһәре)  традиция буенча Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләренә гастрольләр белән килә.

Гастрольләр афишасында 5 спектакль, шуларның 3 премьера. Билетлар инде сатуда, аларны Камал театры сайтында "Афиша-Гастрольләр" сәхифәсендә алып була. Ашыгыз, билетлар саны чикле!

ЯР ЧАЛЛЫ, "ЭНЕРГЕТИК" МӘДӘНИЯТ САРАЕ

14 февраль, 19.00, «Диләфрүз - Remake», Туфан Миңнуллин. Көннәрдән бер көнне авылның иң чибәр кызы Диләфрүзнең рәсеме төшкән “Рlауbоу” журналы егетләр кулына килеп эләгә... 12+.

15, 16, февраль, 19.00, «Бармы ришвәттән дәва?..», Зөлфәт Хәким. Эшеннән куылган химия укытучысы Сәйфи ришвәткә каршы дару уйлап таба һәм аны үзе яшәгән районда гына түгел, бөтен дөнья буйлап таратырга уйлый. Әлеге яңалык район җитәкчеләренә аяз көндә яшен суккандай тәэсир итә... 12+.

17 февраль, 19.00, «Сөясеңме, сөймисеңме...», Флорид Бүләков. Авырып ятканда Картның күзенә әҗәл күренә һәм исән калырга бер мөмкинлек бирә: гомере озынайтылсын өчен ул өч сәгать эчендә бер изге гамәл кылырга тиеш була. Һәм алар карчыгы белән, ашыгып-кабаланып, нинди изгелек кылырга дип уйлаша башлыйлар. 12+.

18 февраль, 12.00, 18.00, «Җилкәнсезләр», Кәрим Тинчурин. Татар классикасы җәүһәре булган, 1926 елда иҗат ителгән бу сатирик комедия бүгенге көнгә аваздаш трагик гәүдәләнеш ала. Әсәрдә сүз татар милләтенең инкыйлаб алды һәм инкыйлабтан соң сайлаган юлы хакында бара. Гасырлар буена төшенкелектә яшәгән халык иркенлек тою белән таркала, бердәмлеген югалта...12+.

20, 21 февраль, 19.00, «Көтәм сине...», Илгиз Зәйниев. «Көтәм сине...» спектаклендә вакыйгалар шәһәр хастаханәсендә бара. Драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев бала көтүче берничә пар үрнәгендә безнең җәмгыятьтәге бозыклык һәм гаделлек үрнәкләрен ачып бирә; “нәселебезне, халкыбызны, кешелекне дәвам итү хокукына ия булыр өчен кулыбыздан килгәнне эшләдекме без?” - дигән сорауга җавап эзли. 12+. ТҮБӘН КАМА, ХАЛЫКЛАР ИҖАТЫ ЙОРТЫ 19 февраль, 18.00, «Көтәм сине...», Илгиз Зәйниев.
Чыганак: http://kamalteatr.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев