Татар матбугаты
Янар чәчәк...
Кыяфәте белән кызгану хисе уятырга тиешле бу туташ образы күңелдә матурлык булып урын алыр дип һич уйламаган идем. Сүзем – Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында тулы заллар җыйган премьера герое – Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектаклендәге Рөкыя образы турында. Иң элек әсәрнең яңача куелышына, актерларның осталыгына, сюжетның бүгенге көн белән аваздаш булуына игътибар итәсең. Шушы күңелгә ятышлы тамаша барышында физик яктан зәгыйфьлеге булган чибәр, горур, үткен телле Рөкыя туташ образы бик тә үзенчәлекле рух кертеп җибәрә. Уйнавы белән күңелемне кузгаткан ялкын чәчле актрисаның кем булуы белән кызыксынам. Айгөл Абашева икән ул. Театр сайтында аның турында бик аз язганнар. Бу кыскалыктан кызыксынуым көчәя генә. Спектакльне тагын, тагын карыйм. Актрисаның үзе белән очрашасым килә...
Ниһаять, күрештек. Сүзебез Рөкыя роленнән башланып китте. «Рольнең авырлыгы – миңа зур өмет баглануда булгандыр. Заманында аны Асия Хәйруллина уйнаган, 1958 елда шушы роль өчен Тукай премиясенә лаек булган. Аның уенын күргән тамашачы каршында чыгыш ясау бермә-бер җаваплылык өсти», – ди Айгөл. Образны тудырган чакта режиссер Георгий Цхвирава: «Рөкыяне усал, язмыш белән рәнҗетелеп явызланган итеп күрәм. Ул сеңлесенең яшь, чибәр булуыннан да, аның янына чәчәк тотып Батырхан килүеннән дә көнләшә», – дигән фикердә тора. Айгөл башкачарак уйлый: «Минемчә, Рөкыя үзе усал түгел. Тормыш, кешеләрнең гаделсезлеге, кимсетүләре, хәтта әтисенең дә тупас мөнәсәбәте шулай үзгәрткән аны. Шуңа күрә миңа аның көнләшүен, усаллыгын акларга кирәк иде. Кәрим Тинчурин Батырханны тискәре образ итеп күргән. Г. Цхвирава, киресенчә, Батырханның герой булуын теләгән. Батырханны герой итеп күрсәтер өчен минем персонаж тискәре булып калды. Әмма Рөкыя – барыбер тирән кичерешләргә сәләтле, сөюгә сусаган җан».
Айгөл эчкерсез әңгәмәдәш булып чыкты.
- «Җилкәнсезләр»дәге Рөкыя шундук истә кала. Син анда аксаклап та, бөкрәеп тә йөрисең. Җитмәсә, сүзеңне, хисләреңне дә белдерергә кирәк. Боларны башкару кыен булмадымы, Айгөл?
- Авыр да, җиңел дә дип әйтә алмыйм. Бервакыт урамда бер бөкре абзыйның һич көтмәгәндә ачуланып кычкырынганын күрдем. Ул хаксыз булса да, кичердем – болай да язмыш тарафыннан кыерсытылган бит! Нәкъ менә шушы хатирә миңа Рөкыя образын ачарга ярдәм итте. Әсәрдә аның нидән бөкре калуы турында бер сүз дә әйтелмәгән. Ә бит сәбәпләре төрле булырга мөмкин: бәлки тумыштандыр, бәлки кечкенә чакта екканнардыр... Ни генә булса да, тормышта аңа мөнәсәбәт тискәре. Югыйсә тамчы да гаебе юк бит аның! Үзеңне менә шул урынга куеп карасаң – тормышка мөнәсәбәт тә үзгәрә. Һәр уйнаган ролем кадерле миңа. Сәхнәгә чыгып, үз сүземне әйтәсем килә, тамашачының шуны аңлавын телим. Күз алдыңа китерәсеңме – үзем башкара торган рольнең чын йөзен хәтта урамда очраган кешеләрдән эзлим!.. Кечкенә генә ролемне дә тамашачы яратырлык итеп уйнарга тырышам.
Айгөлнең театрга кадәрге тормышы, беренче карашка, капма-каршы булган могҗизалы очраклардан тора кебек. 1989 елда Пенза шәһәрендә туган, ике яктан да әби-бабайлы тулы гаиләдә үскән. Әнисе – Пермь ягыныкы: Кизельдән, әтисенең тамырлары Удмуртиянең Палагай дигән татар авылына барып тоташа. Бабасы, хәрби кеше булганлыктан, гаиләсе белән Пензага күченә. Ә әнисе, армиядә хезмәт итүче энесен күрергә Пензага килгәч, танышларында туктала. «Күршеләребез – яхшы кешеләр, өйләнмәгән уллары бар, әйдә таныштырабыз», – ди алар. Егет белән кызны күрештерәләр, соңрак ике арада хатлар йөри башлый. Ләкин көннәрдән бер көнне егеткә: «Әлфия үлде!» – дигән хәбәр килә. Элеваторда икмәк ташучы машина астында кала кыз. Исән калуына беркем дә өметләнми, җирләү хәстәрен күрә башлыйлар. Егет Кукмарага юл тота. Һәм... могҗиза! Сырхауханәләрдә дәваланып, Әлфия аякка баса! Яшьләр өйләнешә.
Р Әнигә бала табарга рөхсәт итмәгәннәр. Ә ул, баласыз тормышның яме юк, дип, мине тапкан. Гаиләдә мин – бердәнбер, – ди Айгөл. Балачагын сөйләп, көлдереп тә ала: – Бервакыт мине балалар бакчасында онытканнар. Әти бабай алып кайткан дип уйлаган, бабай әтигә ышанган. Кичен әни эшеннән кайтса – өйдә бала юк! Өчәүләп бакчага чапканнар. Ә мин инде йоклыйм икән... «Ничек инде баланы онытырга мөмкин?!» – дип ярсыган әни... Өйдә ике командир иде шул: бабай – хәрби кеше, әни – чая хатын, аңардан барысына да эләккән... Һәр командирның үз гаиләсе булгач, каршылыклар да килеп чыккалый шул. Кияүгә чыксам, әти-әни, әби-бабайлар кунакка килер, әмма яшәү аерым булырга тиеш.
Пензада рус балалар бакчасына, рус мәктәбенә йөргән Айгөл җәйге каникулларда Кукмарага кунакка кайта, башкаларга ияреп, татарча сөйләшә башлый. Музыка мәктәбенең аккордеон классында укып йөргән чаклары үзе бер вакыйга. Җиде ел буена һич укыйсы килми анда Айгөлнең. Ни гаҗәп, китәр вакыт җиткәч, бу мәктәп белән хушлашасы килми – ул тагын бер ел өстәмә шөгыльләнә. «...китә алмадым, аккордеонсыз яши алмам кебек тоелды. Шәхес буларак үсү өчен дә бик кирәк икән ул аккордеон. Музыкаль авазлар синең өчен аваз гына булып калмый, син инде үзең ниндидер көйләр чыгарасың...» – дип искә төшерә ул. Камал театры худсоветы каршында да ул аккордеоны белән чыгыш ясый.
Мәктәптә чагында Айгөлнең башкалар төсле түгеллеген адым саен искәртеп торганнар. Класстагы Маша, Андрей, Сергейлар арасында ул – бердәнбер татар кызы. Исеме дә беркемнекенә охшамаган – Айгөл! Җитмәсә әле ут янып торган җирән чәче дә башкалардан аерып куя! Ә ул үзенең дә алар кебек икәнен исбатларга тырышкан. Гел үртәшеп торган малайлар белән еш кына эләгешкәләсә дә, кызлар белән уртак тел һәрчак табылган. Ә җирән чәч «тарихы» кызның алдагы тормышында да шукланып алган менә... Хәер, бу хакта бераз соңрак.
Музыка мәктәбендәге укытучысы тырыш кызның сәләтен тоемлап, җитәкләп диярлек театр студиясенә алып килә. Һәм ул 9-11 сыйныфта укыганда ук яхшы белгечтән дәресләр ала башлый. 16 яшендә мәктәпне тәмамлаган кыз колледжның театр сәнгате факультетына укырга керә, аны «кызыл» диплом белән тәмамлап, балалар театр коллективының режиссер-педагогы дигән белгечлек ала. «Өч ел уку дәверендә актерлык осталыгы буенча бер «бишле» дә алганым булмады. Сәбәбе үземдә. Төркемдә староста булып, башкаларны оештыра алсам да, үземне оештыра алмый интектем. Сәхнәдә сценарийдан тайпылыш булса – фикеремне туплау, көлеп җибәрмәү бик кыен иде. Бу мине берничек тә акламый, тамашачы тулы бер картина карарга килә бит! Шуңа күрә «дүртле»не бик гадел куелган дип саныйм, – ди Айгөл. – Колледждан соң укуымны дәвам итәргә теләп, Русиянең иң көчле театр уку йортына, Саратов академиясенә киттем. Мәктәптән соң чәчемне сарыга буяган идем, колледжда да шулай йөрдем, Саратовка да шундый чәч белән килдем. Кабул итү комиссиясендәге өлкән яшьтәге ханым: «Син ник чәчеңне буйыйсың? Үз чәчең нинди?» – дип сорады. «Җирән төстә», – дим. «Кабат буя, үз чәчеңнең төсе отышлырак булачак», – диде ул. «Юк-юк, имтиханга бер генә көн калды, эксперимент ясамыйм», – дип киреләндем, сары чәч белән үземне ышанычлырак сизә идем. Беренче турда Зощенко, Тэффи хикәяләрен сөйләп көлдердем. Син каян, дип кызыксындылар, колледждан, дип аңлаттым... Театр уку йортларында кайдадыр укып килгәннәрне өнәп бетермиләр, «чиста биттән» башлауны өстен күрәләр дип ишеткәнем бар иде инде... Комиссиядәгеләр чәчемнең үз төсе нинди булу белән генә кызыксындылар, шуның белән вәссәлам! Соңыннан барыбызны да аудиториягә чакырып, икенче турга үтүчеләр исемлеген укыдылар, мин анда юк идем. Бик авыр кичердем, тормышымны сәхнәсез берничек тә күз алдыма китерә алмыйм икән мин. Махсус урта белем белән генә профессиональ театрга алмаячаклар. Миңа ул вакытта 19 яшь иде. Кызлар өчен актерлыкка укырга керү – 21 яшькә кадәр генә. Кабат кереп карарга булсам да, шансларым бик аз иде», – дип искә ала Айгөл. Вакытын бушка уздырмас өчен, ул Пензага кайтып журналистика бүлегенә читтән торып укырга керә, ләкин барыбер күңеле сәхнәгә тарта... Казанда мәдәният һәм сәнгать университеты бар, ди әнә... Анда татар һәм рус төркемнәре җыялар икән... Интернетта эзләнеп, Казанда 4 елга бер тапкыр рус төркеме җыюларын һәм моның нәкъ менә быелга туры килүен ачыклап, юлга кузгала хыялый кыз. Ул имтихан алдыннан әзерлек курсларына йөри. Ләкин курсларга йөрүчеләрдән бик азы гына укырга керә. Шул чакта ук остазлары Михаил Галицкий һәм Елена Галицкая Айгөлгә игътибар итәләр, аны үзләренең студенты итеп күрергә телиләр. Баллар буенча икенче урынга чыккан кыз бюджетка укырга керә. Әлбәттә, гаилә өчен дә зур шатлык була ул!
Мәдәният һәм сәнгать университетының рус төркемендә укыган Айгөлгә киләчәктә татар театрында эшләячәксең дип фаразласалар, гомерендә ышанмас иде. Әмма язмыш аны тагын кызык итә. Диплом спектакленә Фәрит Бикчәнтәев килә, имтихан комиссиясенең рәисе дә үзе икән. Укытучылары аша Айгөлне чакырта. Ләкин кыз барырга кыймый: татарча белмим дип ничек әйтсен инде ул аңа?! Пензасына кайтып китә, яшь тамашачылар театрында эш тә тәкъдим итәләр. Әмма Казан һаман үзенә тарта, һаман сагындыра... Кире Казанга килә кыз. Укытучыларына булышып, шунда юанып йөргән чакта, декан Фирдания Исмәгыйль кызы Садриева күреп ала аны, нишләп йөрүе белән кызыксына. Тәҗрибәле остаз шундук аңлап ала Айгөлне.
Р Фәрит абыең чакырганда барасың булган... Бүген ул эш буенча университетка килә, шунда сөйләшербез. Минем кабинет янында көт! – ди ул, икеләнергә урын калдырмыйча.
«...Укыган чакта мин староста идем. Фирдания Исмәгыйлевна мине үзләрендә укытучы итеп калдырырга теләде. ГИТИСка яки Санкт-Петербургка укырга да җибәрмәкче. Әмма минем актриса буласым килә, ризалашмадым. 4нче курста грант буенча бер елга Америкага китеп уку мөмкинлеге булды. Анысын да кире кактым... Барган булсам, янә дә укытучы булып калырга тиеш идем... Ә мин сәхнә турында хыялланам...» – дип аңлатты Айгөл. Бикчәнтәев белән очрашу аны куркыта да, өметләндерә дә. Ә Фирдания Исмәгыйль кызы – бик туры сүзле кеше: «Менә Айгөл, аның диплом спектаклендә уйнавын ошаткан идегез... Ул сезгә эшкә килергә тели», – дип яра да сала. Әлбәттә, Фәрит абыйсы аптырап кала: «Нишләп ул шунда ук килмәде соң?! – ди. – Ярар, килер, сөйләшербез». Татар телендә худсовет алдында чыгыш ясау өчен программа әзерләргә бер ай вакыт бирәләр кызга. Сәхнә сөйләме буенча педагог буларак, Фирдания Исмәгыйлевна Айгөлне үзе әзерли башлый.
«Тутырып-тутырып сөйләргә кирәк, ә мин кайбер авазларны дөрес әйтә дә алмыйм хәтта! Ә худсоветны ничек тә гаҗәпләндерергә кирәк! Хәзер дә әле сөйләмемнең хаталы икәнен аңлыйм, ә ул чакта (!) ни дәрәҗәдә булганын әз генә дә абайламаганмын. Һәр көнне спектакльләр карыйм, Фәрит абый студентлары белән дәресләрдә утырам, Фирдания апа белән университетта шөгыльләнәм, программаны ятлыйм. Хәлиткеч көн килеп тә җитте. Зур аудиториядә 15-20ләп таныш булмаган кеше – актерлар алдында чыгыш ясау бик җаваплы иде. Шигырь, проза, мәсәл сөйләдем, аккордеонда уйнап, «Алма бөреле, алма бөреле...» дип халык җырын җырладым. «Нишләп синең тавышың бик зәгыйфь? Әйдә, берәр әсәрне тулы тавышыңа урысча тыңлыйк әле!» – диләр. Ә мин хаталар сизелмәсен өчен көчсез тавыш белән махсус сөйләгән идем... Чынлыкта, тавышым тумыштан ук бик көчле. Комиссия әгъзалары минем «хәйләмне» шулай чиштеләр. Менә шуннан соң гомеремдәге иң озакка сузылган 30 минут дәвамында худсоветта минем язмышым хәл ителде. Фәрит абый Бикчәнтәев, Нияз Игламов, директор Илфир Якупов миңа «хөкем карарын» җиткерделәр: «Айгөл, татар телеңне шомартырга кирәк булачак», – диләр, «әйе-әйе» дип баш селким. Миңа янә: «Без сине театрга алабыз, аңлыйсыңмы?» – дип кабатлыйлар. Тагын баш селким. Алар, аптырап: «Син шатмы соң?» – дип сорыйлар, халәтемне аңламыйлар. Шуннан соң гына чынбарлыкка кайттым кебек. «Мин шат, бик шат! Ышанычыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!» Рдим.
2014 елда Айгөл театрга килә. Хәлим Җәләловны аңа укытучы итеп билгелиләр. Талантлы актер аңа сәхнә гыйлемен үзләштерергә, татар теленең мөмкинлекләрен ачарга, сөйләм дәресләрен өйрәнергә булыша, һәм кыз өчен «Җәләлов университеты» бүгенгәчә дәвам итә.
«Минем өчен театр – мең мәшәкатьле шушы дөньяда үз иҗатым белән кешеләрнең тулган күңелләрен җиңеләйтеп, сагышларын уртаклашып, яшәүгә омтылдырып җибәрүче урын. Бирегә килгән кеше сәхнәдәге образ аша үз проблемаларын чишү юлын табарга тиеш», – ди Айгөл.
Янар чәчәк Айгөлнең тормышка карашы да үзенчәлекле. Аның кайбер фикерләре инде минем куен дәфтәремә дә кереп калды.
«Миңа нәзер әйтергә ярамый. Әйтә калсам – Аллаһы Тәгалә сынар өченме, җәза итепме, шуны алдыма китерә дә куя. Кеше тәҗрибәсеннән үзеңә нәтиҗә чыгарып булмый, бар да үзең кичергәннәрдән, үз тормышыңнан гына килә...»
«Якыннарым өчен мин – позитив туташтыр, мөгаен. Ләкин, кызганыч, аларны үпкәләткән чакларым да булды. Чит кешегә: «Син вакытсыз чылтыратасың, минем эшем бар!» – дип беркайчан да әйтмисең, ә үзеңнекеләргә – очып чыгып китә андый сүзләр. Соңыннан бик үкенәм...»
«Тормышта алган иң мәгънәле сабак: телем – минем дошманым. Кешеләр белән сак аралашырга кирәген беләм, ләкин барыбер дә беркатлыланып әйтеп кую гадәтемнән арына алмыйм...»
«Кешенең кемлеген шатлыкта белеп була. Син кыен хәлдә калгач, ярдәмгә килүче күп булыр. Чын күңеленнән эшлиме алар, юкмы – аңлый алмыйсың. Ә менә син бәхеттән балкыганда яныңда кем булыр? Кешеләр уңышларыңа шатлана аламы? Шунысы бик мөһим...»
«Хыянәтчеләрне яратмыйм. Бер тапкыр хыянәт итүчедән качарга кирәк...»
«Гаиләм – дөньямның тоткасы. Тулы гаиләдә үсүемә Аллаһы Тәгаләгә һәрвакыт рәхмәтле булдым. Тулы гаилә диюем – әти-әни генә түгел, ә ике яктан да әби-бабаларым да...»
«Балачагымда миңа өйдәгеләр «кызым», «Айгөл» дип дәшәләр иде. Ә менә урыска кияүгә чыккан кайбер туганнарның балалары «Гюльчатай» дип эндәшә. «Минем үз исемем бар, һәм ул бик матур!» – дим аларга. Еш кына «Айгулька», «Гуля», «Айгюль» диючеләр бар. Яхшы нияттән, иркәләп әйтү булса да, кабул итә алмыйм, чөнки канымда үз милләте белән горурланучы татар кызы утыра! Аңым, зиһенем, алган тәрбиям татар кануннарына нигезләнгән. Казанга күчүемә, иҗат казанына чумуыма бик сөенәм».
...«Җилкәнсезләр»дә уйнаган актриса Айгөл төсе-кыяфәте, холкы-фигыле, көчле рухы белән яз, яктылык, яңалык символы булган янар чәчәкне хәтерләтте. Казанга кайтуы да очраклы гына түгел. Гөлләр дә үз ишләре арасында матуррак чәчәк ата. Айгөлебезнең дә үз бакчабызда чәчәк атканын күреп куанасы килә.
Алсу ГАЗТДИНОВА, КФУ студенты
Татарстан яшьләре
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев