Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Яңалыктан куркырга кирәкми" - Рөстәм Миңнеханов

“Үз казаныбызда гына кайный алмыйбыз, читтән дә файдалы әйберләр алырга кирәк”, – дип Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның дүртенче технологик эрага, яңа технологияләр үзләштерүгә әзер булуы турында әйтте. Бу хакта ул Иннополиста Россия венчур форумы кысаларында узган “Технологик эшмәкәрлек 4.0: глобаль көндәшлеккә сәләтлек һәм төбәк уникальлеге” темасына панель дискуссиясе барышында белдерде. Утырышны Мәскәүнең “Сколково” идарә мәктәбе ректоры Андрей Шаронов алып барды. Российский венчурный форум. Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н.Минниханов.фото Р.Кадыров. “Безнең өчен “цифрлы революция” ни, “дүртенче инновация” ни, 4.0 дисәләр дә – ничек атасалар да барыбер. Татар телендә бу сүз юк”, – дип белдерде ярымшаяру белән Рөстәм Миңнеханов. Андрей Шаронов та җавапсыз калмады: “Татар телендә “Алга!” дигән сүз генә бармы?” – дип шаяртты. “Бу безгә конкурентлык бирә дип саныйбыз, яңалыктан куркырга кирәкми”, – ди Рөстәм Миңнеханов. Аның әйтүенчә, бүген Татарстанда электрон система тотрыклыланды дип кыю әйтергә була. “Электрон хезмәтләр, электрон түләүләр гамәлдә, “Татарстанда яшәүче картасы” бар. Бу әле эшнең башы гына, без курыкмыйбыз. Бүген ниндидер роботлар, программалар гамәлгә кертелә... Нинди дә булса эшкә кертелгән хезмәтнең билгеле бер вакытта нәтиҗәләре дә күренә”, – дип белдерде Президент. Рөстәм Миңнеханов цифрлаштырылган технологияләрне кертү процесслары тиз баруын билгеләп үтеп: “Кайчак соңгы вагонга менеп утырырга тырышасың. Иң мөһиме – кешеләр, мәгариф системасы. Безнең югары уку йортлары үзгәртеп корылырга тиеш”, – диде. Президент фикеренчә, профессорларның лекция гына укып калмыйча, заманча лабораторияләрдә дә яшьләр белән шөгыльләнүе, яшьләрнең уку белән параллель рәвештә үз проектларын алга сөрүе кирәк. “Ни дисәң дә, кеше капиталы үсеш алуы – мөһим бурыч. Фәнни үзәкләрдән башка төбәк конкурентлы була алмый. Яңа технологияләрдән читләшергә кирәкми, без роботлар булудан курыкмыйбыз”, – ди ул. Российский венчурный форум. Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н.Минниханов.фото Р.Кадыров. Рөстәм Миңнеханов безнең илнең башка илләр, дәүләтләр белән хезмәттәшлеккә һәрвакыт ачык булуын һәм Россияне ябык, дошманнарча мөнәсәбәттә дип санаучыларның нык ялгышуын билгеләп үтте. “Безнең беркемгә дә аллергия юк. Төньяк Кореяга, Америкага да бардык...Бездә агрессия дә юк. Менә, мәсәлән, Украина дөнья чемпионатына килде, без аларга кул чаптык”, – дип белдерде Президент. Рөстәм Миңнеханов технологик үзгәрешләрдә Иннополис шәһәренә, Иннополис университетына зур өметләр баглануын билгеләп үтте.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев