Татар матбугаты
Яңа мәктәптә белем алу рәхәттер дә, тик аларда иң яхшы белемне бирәләрме?
Яңа уку елында республикада дүрт мәктәп ачылды. Әле ниндиләре генә бит! Мөмкинлекләр ягыннан – иң кәттәләре. Казан, Чаллы шәһәрләре, Биектау районында гөрләгән “мәктәп туйлары”на республика җитәкчеләре бүләк белән килде. Мәктәп ачу – аны ябу түгел инде. Республикада укучылар саны аз булган мәктәпләрне кыскартып бетерделәр бугай. Хәзер яңаларын ача башладылар.
2011–2016 елларда барлыгы 36 мәктәп сафка бастырылган. Әнә бит Казанның 181 нче мәктәбен ачу тантанасында катнашкан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да яңа бакчалар, мәктәпләргә ихтыяҗ булуын әйтте. “Башкалада яңа уку елында ике мәктәп ачтык, тагын өч белем йорты төзеләчәк. Сабыйлар саны елдан-ел арта баруга бәйле бу”, – диде ул. Быел илдә беренче сыйныфка баручы сабыйлар аеруча күп булды. Әйтик, республикада 48 меңгә якын бала тәүге тапкыр парта артына утырды. 1220дән артык укучыга исәпләнгән 181 нче мәктәпкә әлегә 700 укучыны кабул иткәннәр. Башкалабыздагы 180 нче күп профильле гимназиядә меңгә якын бала белем ала. Тантанада катнашкан Рөстәм Миңнеханов: “Балалар көндәшлеккә сәләтле булсын өчен мөмкинлекләр тудыру – безнең бурыч. Яңа уку елы белән котлыйбыз. Мәктәбегезнең иң алдынгы булуын телибез”, – диде Президент.
Былтыр Чаллыда 800 балага исәпләнгән мәктәп ачылса, быел тагын да зуррагын төзегәннәр. Икешәр бассейны, спорт залы, футбол кыры, 500 урынлы концерт залы бар. 1 нче сыйныфка 13 сыйныф туплаганнар. Биектау районындагы 4 нче мәктәптә әлегә 370 укучы белем алачак. Яңа мәктәп 500 укучыга исәпләнгән. Анда 1 нче сыйныфка 82 укучы кергән. Ә менә Кукмара районындагы Вахит авылы яңа башлангыч мәктәпле булган. Анда 47 бала белем ала.
Бәйрәм тантанасында катнашкан Россия мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Огородова белдергәнчә, яңа мәктәпләр өстәмә белем алу мөмкинлеге дә бирә. Алар иҗатта да, спортта да үз сәләтләрен сыный алачак. Берничә бассейны, спорт залы, уку өчен барлык шартлары булган заманча мәктәпләрне әлегә кемнәргәдер төшләрендә генә күрергә кала. Яңа мәктәптә белем алу рәхәттер дә ул. Тик аларда иң яхшы белемне бирәләр дип әйтеп буламы соң? Быел республикадагы 469 база мәктәбен алган белем сыйфаты рейтингында Казанның 179 нчы мәктәбе нибары 343 нче урынны гына били. Анда узган уку елында 1568 укучы белем алган. БДИны 68 укучы тапшырган. Математика буенча уртача күрсәткеч 46,43 не тәшкил итә. Рус теле – 69,13. Шул ук вакытта Бөгелмәнең 1940–1950 нче елларда төзелгән 2 нче лицее белән 6 нчы мәктәбе исемлектә 7-10 урыннарны били. Әлеге уку йортларында имтиханны 80ләп укучы тапшырган. Аларда имтихан нәтиҗәләре дә күпкә югары. Яңа мәктәпләрдә белем алган укучыларда уку теләге дә зуррак булсын иде.
Сәрия Мифтахова, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев