Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яңа елны Татарстан башкаласында барыннан да бигрәк немецлар, италиялеләр һәм төрекләр каршыларга тели

Кышкы каникулларда ял итү өчен чит ил туристлары тарафыннан сайлап алынган Россия шәһәрләре арасында Казан беренче унлыкка кергән. Яңа елны Татарстан башкаласында барыннан да бигрәк немецлар, италиялеләр һәм төрекләр каршыларга тели, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты. Казан рейтингта тугызынчы урында. Бу турыдагы мәгълүматны momondo.ru хезмәте җиткерә. Тикшеренүләр 2016 елның 21нче декабреннән 2017 елның 8нче гыйнварына кадәр башка илләрдән Россиягә очу турындагы мәгълүматларга нигезләнә. Халыкара туристлык юнәлешендәге мәгълүматлар буенча, чит ил туристлары сайлаган иң популяр беренче унлыкка Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Екатеринбург, Ростов, Краснодар, Омск, Сочи, Уфа шәһәрләре дә кергән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев